12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Габделганиева Чулпан Мударисовна40
Россия, Татарстан респ., Балтаси
0

Фразеологизмнарны тәрҗемә итү



Укытучы: Габделганиева Ч.М.

Предмет: татар теле

Программа: Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар”.-Казан: Мәгариф, 2010

Дәреслек: “Татар теле 5 кл.”( Харисов ФФ, Харисова ЧМ. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2009)

Дәреснең темасы: Фразеологизмнарны тәрҗемә итү

Дәреснең максаты:

1. Укучыларны фразеологизмнар белән таныштыруны дәвам итү, аларны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итәргә өйрәтү, тәрҗемә итү юлларын күрсәтү

2. Укучыларның сөйләм телен баету , логик фикерләү, тәнкыйди фикерләү, сүзлек белән, төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. Иптәшләренә, гаиләсенә, укыган мәктәбенә ихтирам, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү

Дәреснең төре: катнаш

Җиһазлау: дәреслек, презентация, “ Татарча- русча фразеологик сүзлек”, биремнәр язылган карточкалар, ноутбук, экран, проектор, колонкалар,ком сәгате, төркемдә эшләү кагыйдәләре, магнит.

Дәреснең технологик картасы

Этап

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ шәхескә кагылышлы,регулятив, танып-белү, коммуникатив

1.Оештыру өлеше

Максат: уңай психологик халәт булдыру, төркемнәргә бүлү

Энергизатор “Урын алмашу” ( сораулар бирә )

Урын алмашалар, уйныйлар.

Ш.-игътибарлы булу

К- әңгәмәдә катнаша белү

2. Ориентлаштыру, мотивлаштыру

Максат: фразеологизмнар турындагы белемнәрен искә төшерү, кызыксындыру

1.Видеохат

2.Төркемдә эш

3.Әңгәмә

Хатны тыңлыйлар

Төркем белән хат текстыннан фразеологизмнарны эзлиләр. Үзбәя , бирелгән сорауга җавап әзерли .

Фикер алышуда катнаша

Ш-сөйләгән иптәшеңә, аның фикеренә хөрмәт

Р-үз эшеңә бәя бирү, гомумиләштерә белү

К- тыңлый белү,төркемдә эшли , әңгәмә катнаша белү

Т.- фразеологизмнарны сөйләмдә ишетә, күрә белү

3. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: дәреснең темасын, максатларны ачыклау

1. Әңгәмә

2. карточкадагы биремне мөстәкыйль эшләү

3.Тейк оф- тач даун

Дәреснең темасын билгели,

Фразеологизмнарны тәрҗемә итеп карый, кыенлык белән очраша, үзенә бурычлар куя, әңгәмәдә катнаша, фаразлый, үзбәя

Ш-кызыксынучанлык

Р- үзбәя, максат куя белү

Т-фразеологизмнарны тәрҗемә итә белү

К- фикерне аңлаешлы итеп әйтә белү

4. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат : фразеологизмнарны тәрҗемә итү юлларын укучылардан таптыру

1Әңгәмә

2. Төркемдә сүзлек эш

3. Ысул чыгару

әңгәмәдә катнаша, фаразлый

Төркемдә сүзлек буенча 1 фразеологизмны эзләп таба, Үзбәя , нәтиҗәләр ясый ( тәрҗемә итү юлларын таба)

Ш- кызыксыну, сүзлек белән эшли белү

Р- прогноз,бәяләү

Т-сөйләмне баету, тәрҗемә итү юлларын белү

К- төркемдә эшли белү

5. Беренчел ныгыту

Максат: алган белемнәрен кулланып карау

1. Видеохатның дәвамы

2.Әңгәмә ( Мәктәпнең горурлыгы булган укучылар турында)

3. Рус телендәге тексттан фразеологизмнарны табу һәм тәрҗемә итү

Хатны тыңлыйлар,

сорауларга җавап бирәләр,

эзләнәләр ( горурланырлык укучыны),

төркемдә фразеологизмнарны табалар һәм тәрҗемә итәләр

Ш.- иптәшең, мәктәбең белән горурлану

Р. –бәяләү, кызыксыну уяту

Т.- рус фразеологизмнарын тәрҗемә итү юлларын белү

К- төркемдә эшли, иптәшләрен тыңлый белү

5. Рефлексия

Максат: дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя бирү

1.“Мишень”

“Мишень”гә тамга салып,үз эшчәнлекләренә бәя бирү, 2 фразеологизм белән танышу

Ш-укуга , хезмәт итүгә, иҗатка омтылыш,

Р-бәяләү, Т-сөйләм телен үстерү

К- фикереңне аңлаешлы итеп әйтә белү

Дәрес барышы

Укытучы куйган сораулар. Нәтиҗә

Башкарылган эш, үтәлгән биремнәр,көтелгән җавап

I.Оештыру өлеше, эшчәнлеккә үзбилгеләнү

Энергизатор “Урын алмашу” ( сораулар бирә )

-Хәерле көн. Минем исемем Чулпан Мөдәрисовна. Әйдәгез, сезнең белән дә танышыйк.

- Минем исемемдә а хәрефе бар. Кемнең исемендә шундый ук хәреф бар, урыннарыгызны алмашыгыз.

- Минем әнием телеңне йотарлык итеп пешерә. Кемнең әнисе минеке кебек, урыннарыгызны алмашыгыз.

- Минем улым әтисе белән ике тамчы су кебек. Кем гаиләсендәге берәр кешегә охшаган, урыннарыгызны алмашыгыз.

- Мин алтын куллы кешеләрнең эшләренә сокланам. Кем кул эшләре белән шөгыльләнә, урыннарыгызны алмашыгыз.

- Безнең охшаш яклар бармы? Аерылабызмы? Ни өчен шулай? Үзегезнекенә охшамаган фикерләрне тыңларга әзерме?

Урыннарын алмашалар. Төркемнәр барлыкка килә.

укучылар фикерләрен әйтәләр. Төркемдә эшләү кагыйдәләренә игътибар иттерелә.

II. Ориентлаштыру, мотивлаштыру

1.Видеохат

- Минем сезгә киләсемне белгәч, гимназиянең 5нче сыйныф укучылары хат җибәрде. Танышасыгыз киләме?

- Сез алдагы дәресләрдә өйрәнгән күренешләр юкмы?

2.Төркемдә эш

- Ә хәзер бергәләп хаттан фразеологизмнарны табыгыз, астына сызыгыз.

3.Әңгәмә

- Фразеологизмнар ни өчен кирәк?

Хатны тыңлыйлар Слайд 1

Төркем белән хат текстыннан фразеологизмнарны эзлиләр.

Үзбәя , бирелгән сорауга җавап әзерли .

Фикер алышуда катнаша. Русча фразеологизмнарга мисаллар әйтәләр. Инглизчәсенә игътибар иттерү (сүзлек)

III. Уку мәсьәләсен кую.

Әңгәмә

- Башка телләрдә дә бармы икән?

- Фразеологизмнарны бер телдән икенчесенә тәрҗемә итеп буламы икән?

- Димәк, нәрсә турында сөйләшербез?

2. Карточкадагы биремне мөстәкыйль эшләү

- Әйдәгез, тәрҗемә итеп карыйк. Сезнең өстәлләрдә фразеологизмнар язылган карточкалар бар. Һәркем берне алып, шыпырт кына тәрҗемә итеп карый. Белгәннәрен шул кәгазьгә язып куегыз. 1 минут вакыт сезгә.

3.Тейк оф- тач даун

-Кем барысын да тәрҗемә итә алды басыгыз.

- Кем 5не, 4не... тәрҗемә итә алды басыгыз.

- Ни өчен барысын да тәрҗемә итә алмадык?

Дәреснең темасын билгели,

Слайд 2

Фразеологизмнарны тәрҗемә итеп карый

кыенлык белән очраша

динамик поза

үзенә бурычлар куя, әңгәмәдә катнаша, фаразлый, үзбәя

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

1Әңгәмә

- Тикшереп карыйк, дөрес булдымы икән?

-Алтын куллы дигәнне сез ничек тәрҗемә иттегез?

- Сүзен сүзгә тәрҗемә итүне калька диләр. Калганнарының мәгънәсен аңлыйсызмы? Ник русча фразеологизмны әйтә алмыйбыз?

2. Төркемдә сүзлек эш

- Белмәгәнне кайдан карыйбыз?

3. Ысул чыгару

- Укучылар, без беренче фразеологизмнарны ничек тәрҗемә иттек? Калганнарының башта нәрсәсен ачыкладык? Аннан нәрсә эзләдек? Болай тәрҗемә итү эквивалент табу була.

 

-әңгәмәдә катнаша, Фразеологизмнарның русчасын әйтеп карыйлар, дөрес булмаса әйтәләр.Слайдтан карап тикшерү,

- сүзен сүзгә

Слайд 3,4,5,6,7

Төркемдә сүзлек буенча 1 фразеологизмны эзләп таба. Үзбәя .

Слайдтан тикшерү. Слайд 8,9,10,11,12,13,14,15

нәтиҗәләр ясый ( тәрҗемә итү юлларын таба)

Слайд 16

5. Беренчел ныгыту

1. Видеохатның дәвамы

- Хатның дәвамын ишетәсегез киләме?

2.Әңгәмә

- Сезнең мәктәптә горурланырлык укучылар күптер инде, әйеме? Кемнәрне әйтә аласыз?

-Бу егетне таныйсызмы? Аның турында ниләр беләсез?

-Аның турында фразеологизмнар кертеп җөмләләр төзи аласызмы?

3. Рус телендәге тексттан фразеологизмнарны табу һәм тәрҗемә итү

-Мин бу дәрескә әзерләнгәндә, сезнең мәктәп сайтыннан Булат турында кызыклы язма таптым. Сез аны төркемдә укып чыгарсыз һәм бергәләп русча фразеологизмнарның астына сызарсыз.

- Тикшереп карыйкмы? Барысын да таптыкмы? Ә аларны татарча әйтә аласызмы?

-Шушы язма ярдәмендә җавап хаты яза алырсызмы? Минем электрон почтама салырсыз , яме?

Хатны тыңлыйлар,

Слайд 17

сорауларга җавап бирәләр,

эзләнәләр ( горурланырлык укучыны),

Слайд 18

Слайд 19,20

төркемдә фразеологизмнарны табалар һәм тәрҗемә итәләр

Слайд 21

6. Рефлексия

“Мишень”

- Бу предмет ни өчен кирәк? Кайда тидерсәң, очко күбрәк була?

- Ату сүзе кергән ике фразеологизм бар. Мәгънәсен аңлыйсызмы?

- Шушы мишеньгә үзегезнең бу дәрестә ничек эшләгәнегезне билгеләп куярсыз.

-Дәрес тәмам.

“Мишень”гә тамга салып,үз эшчәнлекләренә бәя бирү, 2 фразеологизм белән танышу

Слайд 22


фразеологизмнарны тәрҗемә итү
PPT / 9.45 Мб

Видео1 Фразеологизмны тәрҗемә итү дәресенең презентациясенә
MOV / 29.34 Мб

видео2 Фразеологизмнарны тәрҗемә итү презентациясенә
MOV / 9.54 Мб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.