12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург
13

Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы. “Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кем сез?” шигырьләре



Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы.

Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кем сез?” шигырьләре

Максат.

Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән тулырак таныштыру, “Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Сез кем?” шигырьләрен анализлау, балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү һәм балаларда туган илгә, туган телгә, ата-анага, сөйгән ярга, дус-ишләргә, табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау.

Хәсән Туфан портреты, “Гүзәл гамь”, “Лирика” шигырь җыентыклары, “Туфан” истәлекләр, шагыйрь турында язылган газета-журнал мәкаләләре, “Хәсән Туфан” CD диск, буклетлар, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты, http://www.kitap.net.ru/tyfan.php http://www.museum.ru/M2656 интернет-сайтлары.

Дәрес барышы.

    Оештыру.

    Укытучының кереш сүзе.

    Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән танышту.

    Әйткән идең” җырын тыңлау.

    Хәсән Туфанның иҗатташлары, дуслары.

    Шигырьләре белән танышу.

    http://www.kitap.net.ru/tyfan.php сайтыннан дәреслектә булмаган шигырьләре белән танышу.

    Туфан шигырьләрен авторның үз башкаруында һәм артистлар башкаруында тыңлау.

    Хәсән Туфан образы сәнгатьтә.

    Хәсән Туфан музеена читтән торып сәяхәт итү. http://www.museum.ru/M2656 интернет сайт һәм компьютер презентациясе материаллары белән танышу

    Хәсән Туфанның басылган китаплары.

    Шагыйрь исеме мәңгелек. Яр Чаллы шәһәрендә Хәсән Туфан проспекты

    Йомгаклау.

    Хәсән Туфан иҗаты һәм тормышы буенча белемнәрне тикшерү.

1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез! Хәерле көннәр! Кәефләрегез ничек? Укучылар, сез дәрескә әзерме? Бик әйбәт!

    Укытучының кереш сүзе.

Алдагы дәрестә Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы турында хронологик таблица төзегән идек. Хәзер шул таблица язмасын файдаланып һәм тагы да тулырак итеп шагыйрь турында белгәннәребезне сөйлик.

3. Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән танышу.

Укытучы. Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле авыл бар, гадәти татар авылы. Әмма күп хәлләрне кичергән бу авыл. 1740 елларда көчләп патша тарафыннан чукындырылган, ә 1830 еллардагы чуалышлар чорында христиан диненнән бөтенләй баш тарткан. (1,2,3,4 нче слайдлар)

Менә шушы авылда 1900 елның 9 декабрендә әти-әнисенең соңгы, унынчы баласы булып, Хисбулла исемле малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп китапларына “Хәсән” – дип язар, фамилиясен “Туфан” дип танытыр...

Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар) (5,6 нчы слайдлар)

Исемегез – Хәсән

Әдәби кушаматыгыз – Туфан

Туган вакытыгыз – 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь)

Туган җирегез – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы

Белемегез – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегемнән уку

Эшләгән эшләрегез – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист

Матбугатта басыла башлавыгыз – 1924 ел

Язучылар союзына алыну вакытыгыз – 1934 ел

Бүләкләрегез – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Әдәби остазларыгыз – Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий.

Яраткан шагыйрьләрегез – Такташ, Твардовский

Яраткан мавыгуыгыз – чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү

Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз – төнлә белән

Нинди кара белән язарга яратасыз – яшел белән

Иң бәхетле чагыгыз – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы

Укучыга әйтәсе сүзегез –

Ничек икән синең йөрәк? дисәң,

Ничек икән гомер көннәрең? –

Кулыңдагы китабымда, чордаш,

Шигырьләрдә – минем йөрәгем.

Шагыйрь турында замандашлары (7,8,9 нчы слайдлар)

1927 ел. Шагыйрь Һади Такташ:

«Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге сирәк, ләкин яшь, яңа хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән җанга җылылык кертә башлады. Анда зәңгәр яшьлек хисләре бөдрәләнә. Чәчәгеннән бигрәк җимешле агач булыр ул...»

1966 ел. Шагыйрь Сибгат Хәким:

«Туфан – авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!»

1964 ел. Болгария укучысының шагыйрьгә язган хатыннан:

«Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, сезнең җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Моңа кадәр сезнең шигырьләрне укыганым юк иде. Хәер, гафу итегез, татар халкының шундый яхшы язучылары барлыгын да белми идем. Нигә яшерергә, хәтта әдәбиятыгызның барлыгын да белми идем. Бәлки шуңа күрәдер дә, минем шатлыклы гаҗәпләнүем сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына – туганлык мәхәббәтенә әверелде. Янымда бер буш конверттан башка кәгазь юк иде. Шул конвертка “Сиңа” дигән шигырегезне күчереп алдым. Мәхәббәт турында шундый кыска һәм шундый үзенчәлекле итеп моңа кадәр әле берәүнең дә язганы юктыр дип уйлыйм.»

1970 ел. Әдип Гомәр Бәширов:

«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.»

1978 ел. Рус совет шагыйре Михаил Дудин:

«Хәсән Туфан – поэзиядәге сирәк очрый торган, гаҗәеп, уникаль күренешләрнең берсе. Ул – татар халкының горурлыгы. Кадерен белегез аның, саклагыз аны!»

Укытучы. Х.Туфан лирикасының чишмә башы да шул Кармәт авылында. Самими, эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә булган.

- Булачак шагыйрьнең әти-әнисе кемнәр булган соң? (Укучылар җавабы)

(10,11 нче слайдлар) Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь аның турында болай дип искә ала: «Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәтттә, ә үзе шундый үтә нечкә күңелле, үтә шигъри җанлы булгангадыр, тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын минем күздән яшерергә, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә тырышкан булган күрәсең ул. Мине йортка яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөнья күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән кыр казлары, торналар белән генә түгел, куаклар, үсемлекләр, иҗлләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йодызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән “иман” тудырды».

Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. күрше авылларга мич чыгарып, тәрәзә куеп йөрергә киткәләгәндә, ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә алып йөри – һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый. Шундый тулы тормыш белән яшәгән сабый чак, туган як табигате булачак шагыйрь күңелендә якты истәлек булып мәңгелеккә уелып кала.

(12 нче слайд) “Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым; печән чаптым, чабатаны үзем үреп кидем, сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем, алачыкка йөреп тимерче булырга өйрәнә башладым”.

Укытучы. (13 нче слайд) Салкын кышның озын төннәрендә авыл малайлары җылы мунчаларга җыелып “мошагарә” – җыр әйтешү ярышлары үткәрәләр. Малайлар арасында еш кына үзара бәрелешләр булып алгалый. Бер көнне шулай бәрелеш вакытында Хисбулла каршы як малайларга атап “җыр” чыгара. “Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәнен төшендем бугай. Бу “вакыйга” шигырьгә “килә” башлавымның беренче чагылышы булгандыр бәлки”, – ди шагыйрь үзенең истәлекләрендә.

- Хәсән Туфан кайларда укый, кайларда белем ала?

Укучы: Хисбулла башта үзләренең авыл мәктәбендә укый, икенче елны ул чуаш ягындагы рус мәктәбенә йөри башлый. Гүя тормышының төрле җирләрендәге мәктәпләреннән белем алып калырга ашыга ул. Өченче елның ярты кышын Чистайда, дүртенче кышын – Адамау авылында укый.

(14 нче слайд) “1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин авылдан бөтенләй китүемдер дип һич уйламаган идем” – дип яза Хәсән. Юк, бакыр чыгару “баеп” була торган эш булмаганын Хәсәннең абыйлары яхшы аңлыйлар һәм үзара киңәшкәннән соң кече энеләрен – укуга җибәрергә карар кылалар. Шулай итеп, Туфан Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә, хыялындагы яңа дөньяга китеп бара.

(15 нче слайд) “Галия”дә, татар-башкорт халыкларының ирек сөюче, кыю, зирәк уллары арасында, Төркестан кышлакларыннан, казак далаларыннан, Кавказ тауларыннан, Кара диңгез ярларыннан килгән укучылар арасында күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданында яши башладым” – дип искә ала.

(16 нчы слайд) “Галия”дә укуның икенче елында Туфан киләчәгендә юнәлеш бирәчәк остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша.

Бервакыт ул безне дәрестән тыш эш биреп, үзебез теләгән темага инша язып килергә кушты. Мин авылыбызда күргән бер вакыйга рәвешендәге бернәрсә итеп язып китердем. Галимҗан абый аңа “бик яхшы” дигән билге куйган һәм “хикәям” астына “Сездә язучылык сәләте барлыгы чагыла, шул эшкә әзерләнергә кирәк, бәлки язучы була алырсыз” рәвешендәрәк киңәшләрен язган иде”.

Укытучы: “Галия”дә Туфан ике ел укый. Аны тәмамларга дүрт ел кирәк була. Укуын дәвам иттерү өчен, акча табарга кирәк булганга күрә, ул Уралдагы Лысьва заводларына эшкә керә.

(17 нче слайд) 1924 елда Казанга килә. “Кызыл Татарстан”да “Эшче хәбәрчеләр” шигыре белән матбугатка беренче адымнарын ясый.

(18,19 нчы слайдлар) 1928 елның язында Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп җәяүләп сәяхәткә чыгып китә.

1930 елда Ташкентта һич көтмәгәндә “үзем” белән үзем очраштым. Назыйм Хикмәтнең төрек телендәге мәҗмугасын эзләп китапханәгә кердем. Шуны эзләгәндә “Х.Туфан шигырьләре” дигән китапны күреп хәйран калдым. Кем бу, нинди Туфан икән соң бу? – дип аптырап калдым. Ачып карасам, минем шигырьләр. Иң якын киңәштәшләрем, ярдәмчеләрем булган Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали Казанда сайланма җыентыгымны чыгарганнар икән ләбаса”.

(20 нче слайд) 1924 елда, татар мәдәнияте мәккәсе булган Казанга алар икәү киләләр: шагыйрь Хәсән Туфан һәм булачак артистка Луиза Салигаскарова. Аларның яшьтән үк, Лысьвада ук башланган мәхәббәтләре Казанда дәвам итә.

1934 елның җәендә, ниһаять алар өйләнешәләр. Тормыш аларның бергә яши башлауларына лаеклы бүләк тә “әзерләп куйган”. Хәсән Туфан СССР Язучылары Союзының беренче оештыру съездына делегат булып сайланып Мәскәүгә китә.

1937 ел. Илебез, халкыбыз тарихында “каһәрләнгән ел”. Бу ел Хәсән Туфанны читләтеп узмый. Аны Язучылар Созыннан чыгаралар. Әсәрләре басылмый, китаплары тоткарлана. Бик күп якын дуслары: Кави Нәҗми, Фәтхи Бурнаш, Фатих Кәрим, һ.б.лар кулга алына. Ул да көн саен, аннан да бигрәк төн саен алып китүләрен көтә. Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Ул башта үлемгә, аннан гомерлек сөргенгә хөкем ителә.

Берсе кояш чыгышларда

Берсе баешларында...

Гомер юлың тыныч кына

Үтеп барган чагында,

Бутады да куйды юллар

Тормыш агышларында.

Шәхес культы – башка шәхесләрнең бәхетсезлеге хисабына гына яши ала. Дөресрәге, башкаларда шәхес, характер, талант булуны ул күтәрә алмый. Туфан да, аның хатыны да бу фаҗигаларның үлемсез шаһитлары.

Хәсән Туфан шәхес культының бөтен дәһшәтен үз иңендә татыган кеше. Нахакка ягылган гаеп аны 16 елга җиреннән, туган теленнән аера. Шундый кыен чакларда да гаепсезлегенә, намусына ышанычын югалтмаган якыннары булуы шагыйрьгә ныклык өстәгәндер. Аларның иң якыны, Туфанның тормыш иптәше – артистка Луиза Салигаскарова.

Театрда, күренекле урында эшләгән хатыннан газета аша иреннән “халык дошманыннан рәсми рәвештә баш тартуын таләп итәләр”. Кулында ике сабые (кызы Гөлгенә, улы Идегәй) язмышы булган хатын, ана, икеләнүсез ул тәкъдимне кире кага һәм эштән куыла.

Ә Туфан тиз генә кайтмады... Аны озак та тотмый Казаннан Себергә сөрәләр, ә күрешү таңы әле бик ерак иде.

Сугыш чыгу белән, Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Аны допроска бөтенләй йөртми башлыйлар. Ул хатлар, передачалар ала. Үзенә хат язарга ирек бирәләр. Хатыны азык-төлек җибәреп тора. Дөрес, яртысын сакчылар алып кала. Ләкин калган өлеше дә Туфанга бераз гына хәл җыярга, тернәкләнеп китәргә мөмкинлек бирә. Сөякләренә әзрәк ит куна, ул яңадан элекке хәленә кайта башлый.

Туфанның хатыны – ул чорның атаклы артисткасы Луиза (Гайникамал) Салигаскарова – бу азык-төлекнең нинди бәягә төшүен үзе генә белә. Туфан шактый соң – 34 яшендә өйләнә. Яшь аермасы зур булуга карамастан, алар бик тату яшиләр. Туфанны кулга алганда аның 4 яшьлек кызчыгы, һәм 4 айлык нәни улы кала. Ире “халык дошманы” дип игълан ителгәч, Луизаны театрдан чыгаралар, кечкенә балалары белән квартирыннан куалар. Ул акчасыз гына түгел, ипи карточкасыз да кала. Ә ул чорда карточкадан тыш, акчаң булса да, беркаян бер грамм ипи табып булмый.

Башка чарасы калмагач, Луиза Академия театры дирекциясен судка бирә. Театрның бөтен коллективы аны яклап чыга. Берничә айга сузылган суд (өстәмә тикшерүләр, яңадан-яңа экспертизалар, өстәмә шаһитларны чакыртулар һ.б., һ.б.) – ул чор өчен бик сирәк хәл! – “Луиза Салигаскарованы эшенә кабат алырга, квартирасына кайтарырга”, - дигән карар чыгара. Ләкин, атна-ун көн үтми, Луизаны яңадан эштән куалар, балалары белән урамга ташлыйлар. Ул, үҗәтләнеп, тагы судка бирә. Суд тагы шундый ук карар чыгара. Мондый хәл өч мәртәбә кабатлана! Ачлы-туклы, кешедән кешегә йөргәндә Луизаның нәни улы каты авырый башлый. Кирәкле дару да, тиешле ризык та булмаганлыктан, 1942 ел башында үлә.

Луиза, әлбәттә, боларның берсе турында да иренә язмый. Киресенчә, аны мөмкин кадәр юатырга, күңелен күтәрергә тырыша. Шулай да икейөзлеләнә алмый. Хәсән абый сөйли иде: хатларында ул кызчыгыбыз турында бик тәфсилләп яза иде, ди. Кыланышлары, матур-матур сүзләре, барысы-барысы турында да... Ә улыбыз хакында – ләм-мим. Мин сорап та карый идем. Башыма: әллә улыбызны яратмый, үз итми микән? – дигән әллә нинди уйлар да килә иде, ди.

Казанда ул вакытта мәктәп саен госпиталь була. Яралыларга бик күп кан кирәк. Кан тапшырган кешеләргә он, май, ит, башка шуның ише азык-төлек биргәннәр. Күпләп түгел, әлбәттә, берничә көнлек кенә, тапшырылган канын яңадан торгызырлык кына. Ә Луиза, үзе ашамыйча, шул ризыкларны иренә җибәреп торган.”

Рафаэль Мостафин.

Әйе, алар мәхәббәте ачы фаҗига белән тәмамлана: күрешү таңы атып килгәндә 1955 елда Луиза Салигаскарова вафат була.

4. “Әйткән идең” җырын тыңлау.

...Колония шартларында ничек шигырь язмак кирәк? Ә бит Туфан иҗатының иң актив чоры, иң югары ноктасы нәкъ шул тоткынлык елларына туры килә. Мондый сорауларыма каршы Хәсән абый: - Шигырьне язалармыни? Шигырь белән яшиләр, дөресрәге ул үзе җаныңда бер изге зат булып яши... Аңа бернинди аерым вакыт та, махсус шартлар да кирәкми, - дип җавап бирә иде.

Шулай булган тәкъдирдә дә шигырьне, ничектер кәгазьгә теркәргә кирәк бит... Ә колониядә берәр кешедә бер ярамаган кәгазь кисәге тапсалар, - я карцерга утырталар, я срок өстәп куялар... Тентүләр исә көн саен булмаса да ике-өч көнгә бер булып тора.

Хәсән абый шигырьләрен башта фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Ләкин күбрәк языла башлау белән аларны хәтердә тоту авырлаша. Ә иң куркынычы: үзең үлеп китсәң, бөтен язганнарың юкка чыгачак.

Бу вакытта ул металлургия заводында кайнар цехта эшли. Күбесенчә үз теләге белән төнге сменага йөри. Эш җиңелдән түгел. Әмма мичләргә тутырган корыч эреп беткәнче бер-ике, кайчакта өч-дүрт сәгать буш вакыт кала. Башкалар черем итәргә ята. Ә Хәсән абый, иптәшләренең күзлекләрен җыя да, өч-дүрт кат итеп киеп, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза. Ул миңа үзе белән алып кайткан берничә шундый кәгазьне күрсәтте. Биш бармак яссуындагы кәгазь кисәгенә Хәсән абый 300 юллык шигырь сыйдырган.

Шундый 20-30 кәгазь җыелгач, ул аларны, түгәрәкләп төргән дә сохари эченә яшергән. лагерьда тентүләр вакытында капчыктагы сохарида шигырьләр яшерелгәндер дип берүә дә уйлап карамый.”

Рафаэль Мостафин.

1953 елның мартында Сталин үлә, әкренләп аның хаталары-ялгышлары турында сүзләр йөри башлый. Хәсән Туфан фараз кылып йөргән уй-фикерләр барысы да диярлек раслана. Аның сөргендәге иптәшләрен берәм-берәм кайтара башлыйлар.

1956 елның 19 мартында, СССРның Генераль прокуроры карары белән, Туфан тулы реабилитация ала, аның бер гаебе дә булмавы, ялгыш утыртылганы таныла. Бу карарны Туфанның кулына 9 апрель көнне тоттыралар. Ләкин туган якларына Хәсән ага тик 3 айдан соң гына кайтып китә.

“Миңа 1956 елның җәендә Казанда аны каршылаучылар төркемендә булу шатлыгы эләкте – дип яза үзенең Туфан турындагы истәлекләрендә башкорт язучысы Мостай Кәрим. – Халык күп түгел иде. Булса унлап кеше булгандыр. Сибгат Хәким, Габдрахман Минский, Гали Хуҗи, Баян Гыйззәт, Мостафа Ногъманның барлыгын хәтерлим. Вагоннан нәкъ үзебез көткән Хәсән Туфан сикереп төште. Әмма ул һәркемгә кочак җәяргә ашыкмады, сабырлык күрсәтте... без аның “тегендәге” хәл-әхвәлләрен сорашып, аңа кызгану, юату тойгыларын белдерә башлагач, ул кырт кисте.

    Монысын куегыз әле, егетләр, әйдәгез үзебезнең әниебез – Әдәбият, һәрберебезнең сөйгән ярыбыз – Шигърият турында сөйләшик.

Авыр сәгатьләрдә, кыен елларда күңел төшенкелеген өметсезлектән менә нәрсә коткарып калаган икән аны: әниебез – Әдәбият, сөйгән ярыбыз – Шигърият.

Туфан туган көннән башлап гомеренең азагына чаклы булган озын юлны вакланмыйча узды. Татар поэзиясендә ул Көнчыгышның борынгы шәһәреннән чыгып килгән мосафир шагыйрь, мосафир философ, мосафир кеше.

(21 нче слайд)

Син дә бит бер

Туктарсыңдыр йөрәк,

Ә шулай да нигә син... тыныч?

Менә шундый – яшәп туялмаслык

Гаҗәп нәрсә шул син, и тормыш?

5. Хәсән Туфанның иҗатташлары, дуслары (22-27 нче слайдлар)

6. Шигырьләре белән танышу.

Туфан шигырьләрендә олы талантны һәм киеренке иҗади хезмәтнең бер-берсенә тыгыз үрелүен сиземләргә мөмкин. Шигъри көче укучыны үзенә җәлеп итә, буйсындыра, гашыйк итә. Алар – фәлсәфи эчтәлекле, бай хисле, кеше җанына сизгер шигырьләр. Туфан хис һәм акыл көче бергә кушылган шигырь үрнәкләре бирде. Олы җанлы шагыйрь үзеннән соң зур шигъри мирас калдырды. Аның шигырьләренә җылылык, ихласлык хас. Алардагы самими юлларны укыгач, күңелгә яктылык, нур үтеп кергәндәй була. Җырдай агышлы шигыръләр ләззәт белән укыла.

Туфан чәчәк үстерү һәм сәгать төзәтү белән мавыккан. Ә бу ике шөгыльдә дә зур сабырлык, түземлек кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтик: Туфан шигырьне һәрвакыт яшел кара белән энҗедәй вак хәрефләрне тезеп-тезеп язган.

Туфан шигырьләре автобиографик характерда. Шигырьләре никадәр генә ачы хакыйкатьне, кешене сынауда аеруча кырыс тормыш кануннарын чагылдырсалар да, аларда балавыз сыгу, аһ ору кебек пессимизм элементлары юк. Туфан шигырьдә дә, тормыштагы кебек, сабыр холыклы булып кала алган.

Туган тел турында җырлар” шигырен сәнгатьле сөйләү.

    Х.Туфан шигырен ни өчен “Туган тел турында җырлар” дип атаган?

    Бу шигырь юллары белән шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән? (укучылар җавабы)

Һәр шагыйрьнең визит карточкасы булган бер шигыре була. Тукайны – “Туган тел”дән башка, Такташны – “Мокамай”дан тыш, Дәрдмәндне – “Кораб”сыз күз алдына китерүе кыен. Ә Туфанны “Кайсыгызның кулы җылы?”дан башка күз алдына китереп булмый.

Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен сәнгатьле сөйләү һәм анализлау.

    Шигырь кемгә багышланган? Авторның үз тормышы белән бәйләнеше бармы? (Шигырь хатыны Луизага багышланган. Авторның үз тормышы белән бәйләнеше бар. Аның шигырьләре автобиографик характерда. Туфан күп газаплар кичергән шәхес. Шул сәбәпле, аның шигриятенә моң, сагыш үтеп кергән. Ул төрмәдә чакта аның хатыны үлә. )

    Ни өчен ул “еламаска өйрәтте”, - ди? (Бу сүзләр алдыннан “Бирде дөнья кирәкне” сүзләре килә. Димәк, еламаска өйрәнү бик күп хәсрәт чигү, елау нәтиҗәсе, күз яшенең кибүе ул. Ул күп хәсрәтләрнең бергә кушылып бик югары дәрәҗәле хәсрәткә әйләнүен күрсәтә.)

    Еламаска өйрәтте” гыйбарәсе соңыннан да кабатлана. Мәгънә үзгәрәме? (Үзгәрә. Баштагы кайгы әле лирик геройның үзен үзе юатырлык дәрәҗәдә булса, хәзер, тагын бер кайгы өстәлгәч, хәсрәт түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә күтәрелә.)

    Күлмәк җиңен ертасымы?” сүзләренең башка мәгънәсе бармы? (Күлмәк җиңен фронтта бәйләү пакеты булмаганда, соңгы чиктә генә ерталар. Бу күлмәк җиңе – символ. Ә символ хәсрәтне үз эченә бикләнеп, кешеләргә әйтми генә кичерү турында сөйли.)

    Шигырьдә сугыш турында да, яралар турында да сөйләнә. Ни өчен? (Сугыш дип Х.Туфан репрессиянең дулаган чагын атый. Яраларның нинди яралар икәнлеген беләбез инде – яралар дип Х.Туфан үзенең авыр хәсрәтенә әйтә. Бу метафора сүзе дә фикерләүнең нәтиҗәсе булып килә. Хәсрәт – йөрәк авырта, димәк, ул яралы, әгәр дә ул яралы икән, димәк, йөрәкне бәйләп була.)

    Чынлыкта йөрәкне бәйләп булмый бит. Бу сүзләр үзара ничек яраша? (Йөрәк ярасы, яраны бәйләү – метафоралар. Сүз хәсрәттән качу турында бара.)

    Шигырьне ничә өлешкә бүләргә була? (I өлеш – Ныклыкка өйрәтте. Кирәкне бирә-бирә өйрәтте. Еламаска өйрәнү – коточкыч дәрәҗәдәге кайгы. Әйберне киресе белән биргән бәя иң көчле бәя. II өлеш – Үземне үзем юатыйм әле. ни өчен күлмәк ерта? Үземә үзем зыян ясап юата. Йөрәк яралы, бәйлисе бар. Ләкин бернәрсә юк бәйләргә. Үзен юата. III өлеш – Каршылык. Матурлык белән кабер. Матурлык – алкалар. Тагын бер мәртәбә дөнья кирәкне бирде. Баштагылары үзенә кагыла иде, ләкин монысы якын кешесе юк булу. Хәсрәтнең дәрәҗәсе артты. Юану-юанырга теләү. Монда юатыгызчы, ди. )

Кемнәр сез?” шигырен сәнгатьле сөйләү.

    Шигырьнең беренче юлларында нинди бәйрәм турында сүз бара? (Бөек татар шагыйре Г.Тукай туган көн – 26 апрель – Туган тел бәйрәме турында)

    Шагыйрь куйган сорауга сез ничек җавап бирер идегез? (Укучылар җавабы)

7. http://www.kitap.net.ru/tyfan.php сайтыннан дәреслектә булмаган шигырьләре белән танышу. Хәсән Туфан

8. Туфан шигырьләрен авторның үз башкаруында һәм артистлар башкаруында тыңлау. “Хәсән Туфан” CD диск.

9. Хәсән Туфан образы сәнгатьтә (28-31 нче слайдлар) Марсель Галиев, Б.Урманче, Мансур Рәхимов, Рәшит Имашев иҗат иткән рәсемнәр, эшләрне карау.

10. Хәсән Туфан музеена читтән торып сәяхәт итү (http://www.museum.ru/M2656 интернет сайт һәм компьютер презентациясе материаллары белән танышу (32-38 нче слайдлар))

Укучылар компьютер каршсына утыралар һәм интернет челтәре белән тоташалар. “Хәсән Туфан музее” сайтыннан музей белән танышалар.

Дом-музей Х.Туфана.

Памятные даты и ежегодные мероприятия. 10 декабря день рождения Х. Туфана.

Описание (уку, тәрҗемә итеп сөйләү)

Наиболее ценные (уникальные) коллекции.

Наиболее интересные предметы фондов.

      Копия личного дела Х.Туфана, репрессированного в 1940 г. и вернувшегося из сталинских лагерей в 1956г.

      Книжный шкаф с личной библиотекой Х.Туфана.

      Часы будильник «Мир», принадлежавшие Х.Туфану.

      Страница из первой книги Х.Туфана.

      Фотография Хасанжана Ахмерова.

11. Хәсән Туфанның басылган китаплары (39-40 нчы слайдлар)

12. Шагыйрь исеме мәңгелек. Яр Чаллы шәһәрендә Хәсән Туфан проспекты (41 нче слайд)

13. Йомгаклау.

Кеше китә – җыры кала...

Шагыйрь мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте калды, йөрәк-вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды. (42 нче слайд)

    Бүгенге дәрестә бигрәк тә нәрсәләр исегездә калды?

    Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?

    Бүгенге дәрес алдагыларына нинди яңалыклар өстәде?

14. Хәсән Туфан иҗаты һәм тормышы буенча белемнәрне тикшерү. (43-44 нче слайдлар)

    Хәсән Туфанның туган ягы:

А. Аксубай районы Иске Кармәт авылы

Ә. Тобол губернасы Лысьва шәһәре

Б. Казан шәһәре

    Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә:

А. Оренбургтагы “Хөсәения”

Ә. Казандагы “Мөхәммәдия”

Б. Уфадагы “Галия”

    Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала?

А. Габдулла Тукай

Ә. Галимҗан Ибраһимов

Б. Шәехзада Бабич

    Хәсән Туфан җәяүле сәяхәт иткән яклар:

А. Урта Азия һәм Кавказ

Ә. Урал һәм Себер

Б. Кавказ һәм Урал

    Бу юллар Х.Туфанның кайсы шигыреннән алынган?

...Әгәр тагын килсәләр:

- Сау! – дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

А. Илдә ниләр бар икән?

Ә. Кайсыгызның кулы җылы?

Б. Сез кемнәр?

Кулланылган әдәбият исемлеге

    Ахунҗанова Р. Туфан шигъриятендә фикер һәм хис берлеге. “Мәгариф” журналы. Казан: 1999, №7, 19-20б.

    Т.Гайфуллина. Х.Туфанның мәхәббәт лирикасы белән танышу. “Мәгариф” журналы. Казан: 1986, №5, 18-20б.

    Авторлар коллективы. Туфан. Истәлекләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000.

    Хәсән Туфан. Лирика. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.

    Хәсән Туфан. Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.

    Яхин А.Г. 10 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Казан: “Мәгариф”, 1995.

    Яхин А.Г. 11 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Казан: “Мәгариф”, 1996.

    Күренекле шәхесләр. Хәсән Туфан. CD диск. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

    Хәсән Туфанның тууына 100 ел. Буклет. Аксубай, 2000.

10


Здесь будет файл: /data/edu/files/j1454343051.ppt (Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы. )


Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.