12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Вахитова Айгюль Ильгизаровна36
Россия, Татарстан респ.

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учереждениесе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

Аграмак төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар

(рус балалары өчен 4 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә ачык дәрес)

Төзеде: татар теле һәм әдәбият укытучысы

Вахитова Айгөл Илгизәр кызы

2017 ел

4 нче сыйныф

Тема: Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар

Максат: - Казан шәһәре турында сөйләргә өйрәтү;

Укучыларның сүз байлыгын арттыру.Диалогик формада аралашырга күнектерү;

Туган ил , Ватан белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү;

Материал: дәреслек 4 класс , 2 нче кисәк ( Р. З.Хайдарова, К.Ф.Файзрахманова), 86 бит, шул ук авторларның методик кулланмасы 38 бит, дидактик карточкалар,презентация.

Җиһазлау:ноутбук,проектор.

ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

КУУГ:партнер гамәлләре белән идарә итү;

ШУУГ:кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I. Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.

Укытучы өчен максат:

балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат:

дәрестә игътибар булдыру.

а) Психологик уңай халәт тудыру.

Хәерле иртә, балалар!

Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт.

Һава торышы турында дежур укучы белән сөйләшү

II. Актуальләштерү

Укытучы өчен максат:

үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

- Укучылар без сезнең белән нинди зур теманы өйрәнәбез? (Татарстан – минем туган ягым)

- Татарстан турында белгәннәребезне искә төшереп китик (тема буенча сорауларга җавап бирү):

1) Татарстан нинди республика?

2) Татарстан республикасының дәүләт символлары нинди?

3) Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

4) Татастан флагында ничә төс бар? Нинди төсләр?

5) Дәүләт телләре нинди телләр?

6) Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

-Без сезнең белән Татарстан турында нинди җыр беләбез?(Дөрес укучылар “Мин яратам сине Татарстан”)

-Укучылар ,әйдәгез бергәләп җырны җырлыйбыз.

1. “Әйе-юк”уенын уйнап алабыз

-Татарстан зур,бай республика

-Татарстанның башкаласы Чаллы шәһәре

-Татарстанның үз символикасы юк

-Татарстанда 2 дәүләт теле бар

-Татарстан флагында зәңгәр,ак,кызыл төс бар.

-Татарстан күпмилләтле дәүләт

-Сезнең туган телегез рус теле.

2.Бер сүздән җөмлә төзү

Татарсан .....

Татарстанның......

Татарстанда....

Казан...

III. Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат:Татарстан тарихын өйрәнүне дәвам итү,яңа лексиканы сөйләмгә кертү.

Укучылар өчен максат:яңа мәгълүмат туплау.

-Сез Казан шәһәре турында нәрсә беләсез?Хәзер без сезнең белән видео-ролик карап үтәрбез. Дәресебезнең темасын ачыкларбыз.

-Бу ролик нәрсә турында?

-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? ( -Дөрес Казан шәһәре турында һәм Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар турында)

1. Сүзлек өстендә эш

Башкала [башкала] – столица

Мәчет [мәчет] - мечеть

Манара [манара] – башня (минарет)

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.

3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Скажите что:

- ты живёшь в столице;

- я был в мечети;

- я видел минарет Сююмбике.

4. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.


 

1.Яңа теманы өйрәнү өчен таблицаны тутырабыз.

Башта(до)

Сораулар

Ахырда

(после)

 

Казан шәһәре бик матур шәһәр.

 
 

Миңа Казан Кремле ошый.

 
 

Мин Кол Шәриф мәчетен,Сөембикә манарасын беләм.

 
 

Сөембикә манарасы ничә катлы булуын беләм.

 
 

Манара очында алтын ай бар.

 
 

Кремль янында Татарстан Милли музее бар.

 

8. -Укучылар, “Башта” һәм “ахырда” баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

9.-Сезенең өчен бу мәгълүматның иң файдалысы нинди?


 

(укучыларга сораулар белән кәгазь битләре бирелә.Сорауларны укып “башта” баганасына “+ “яки “- “куялар,1 минут вакыт бирелә.Бу эшне эшләп бетергәч,укучылар текстны укып чыгалар.).

2.Текст белән эш:

- текстны уку;

- текстны чылбырлап уку;

- тәрҗемә итү;

3.Аудирование

  А) Послушайте и, если не согласны, дайте отрицательный ответ.

Казан – Татарстан башкаласы. 2) Кол Шәриф мәчете Чаллыда урнашкан. 3) Казанда Сөембикә манарасы бар. 4) Кремель янында музей юк.

(Текстны укып чыкканнан соң,укучылар кәгазьләрендә “ахырда” баганасына “+” яки”-“ куялар.)

-Укучылар,ә хәзер үзегезнең җавапларыгызны карагыз.Әгәр җаваплар үзгәрсә,ни өчен үзгәрүен әйтегез.

(Группаларда таблица астындагы сорауларга җавап бирәбез.)

-Укучылар, “Башта” һәм “ахырда” баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

-Сезнең өчен бу мәгълүматның иң файдалысы нинди?

Бик яхшы.

Ял минуты.

(“Әнисә”көенә җырлы-уен)

Казан диләр, Казан диләр, (түгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Зәңгәр Идел бар анда (куллар белән дулкын ясыйлар)!


 

Казан диләр, Казан диләр, (түгәрәктә әйлән-бәйлән йөриләр)

Нәрсә бар ул Казанда?

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Җиде катлы манара (соңгы юлдагы сүзләрнең иҗекләренә туры китереп, бармакларын бөгәләр).


 

Төрле-төрле халыклар (әйлән-бәйлән)

Яши безнең Казанда.

Казанда, Казанда (кул чабалар)

Дус яшибез Казанда (парлашып әйләнәләр)!

IV.Ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучылар өчен максат:

яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү

1.Текст буенча сораулар төзү (Укучылар үзләре төзегән сорауларга,иптәшләреннән җавап алалар).

2. Ситуатив биремнәр. ЦОР тема: Татарстан республикасы. 2,3 биремнәр.

3. Текстка туры килгән җөмләләрне аерып алу:

Күптән түгел без Казанга экскурсиягә бардык. Казан – бик матур шәһәр. Без метрода йөрдек. Безгә Казан Кремле бик ошады. Анда Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы бар. Сөембикә манарасы җиде катлы. Манара очында алтын ай бар.

Татарстанның Милли Музее Кремль янында урнашкан. Без музейда булдык. Безгә музей бик ошады.

Казан бик матур шәһәр.

1.Туры килә; 2.Туры килми;

Манара очында алтын ай юк.

1.Туры килә; 2.Туры килми;

Күптән түгел мин Казанга бардым.

1.Туры килә; 2.Туры килми;

Казанда Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы бар.

1.Туры килә; 2.Туры килми;

Сөембикә манарасы биш катлы.

1.Туры килә; 2.Туры килми;

(Эш тикшерелә. Билгеләр куела)

V. Өй эше бирү

Укытучы өчен максат:

яңа материалны ныгыту.

Укучылар өчен максат:

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.

- Өй эше бирү.Сөембикә ханбикә турында тарихи белешмә туплап килергә.

- Без бүген нәрсә нәрсә турында өйрәндек?

-Сез үзегез өчен нинди яңа әйберләр белдегез?

 

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.