12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гильманова Гульнара Равефовна81
Россия, Татарстан респ., Заинск

Г.Р.Гыйльманова, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Зәй муниципаль районы 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе.

Рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, кызыклы да. Хәзерге компьютерлар заманында дәресләрдә информацион технологияләрне кулланмау мөмкин түгел. Компьютерларны язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, мөстәкыйль эшләр оештырганда, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшергәндә, аны бәяләгәндә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә файдаланырга мөмкин.

Игътибарыгызга башкалабыз Казан турында 6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү , укучыларның фикерләү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү (диалогик һәм монологик сөйләм үсешенә игьтибар итү); туган якны яратырга өйрәтү, туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү максат итеп куела.

Дәрес планы.

Кереш өлеш.

Дәресне оештыру.

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эше тикшерү.

Фонетик-лексик зарядка.

Сүзлек эше.

Төп өлеш.

Аудирование күнегүләре.

Ситуатив күнегүләр.

Ныгыту.

Диалогик сөйләмне үстерү.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

Казан шәhәре белән танышу.

Өй эше бирү.

Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау.

Билге кую.

Зәй муниципаль районы

6 нчы гомуми белем мәктәбе

Казан –Татарстанның

башкаласы.

(6 нчы сыйныфның рус төркемендә

укучы балалар өчен татар әдәбияты

дәресенең эшкәртмәсе)

Укытучы: Гыйльманова Г.Р.

Зәй шәһәре, 2012 нче ел.

Тема: Казан –Татарстанның башкаласы.

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).

Максат: 1)Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү, текст белән танышу;

2) Сөйләм культурасын үстерү, баету;

3) Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова “Татар теле” 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, CD –проигрыватель, тема буенча презентация материалы.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

-Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

-Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Фонетик – лексик зарядка:

А) Прослушайте и укажите количество слогов в данных словах.

Казаннан, Чаллыдан, Чаллыга, Казанга, өйдән, мәктәпкә.

Ә) Послушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

1) Казан – зур шәһәрләрнең берсе.

Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.

2) Мин Әлмәттән Казанга барам.

Мин Әлмәттән Бөгелмәгә барам.

3) Казан –студентлар шәһәре.

Казан – студентлар, галимнәр шәһәре.

3. Сүзлек эше: 2 нче слайд

азык- төлек, тимер юлы, югары уку йорты, урта махсус уку йорты, шәhәрләрнең берсе, татар театры, курчак театры, машина җитештерү.

III. Дәреснең төп өлеше.

1.Аудирование күнегүләре: - текстны укытучы белән уку ( дәреслектән 1 нче күнегү 101 нче бит)

-чылбыр буенча уку.

2.Ситуатив күнегү. 3 нче слайд

Как ты скажешь о том, что :

Казань - один из древнейших городов.

Казань - город ученых и студентов.

В Казане развито машиностроение и пищевая промышленность.

В Казане есть русский драматический театр имени Качалова.

Ял минуты. (“Мин яратам сине, Татарстан!” җырын җырлау.

Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев музыкасы)

IV. Ныгыту.

1.Диалогик сөйләмне үстерү.

А) Дәреслек 100 нче бит, 3 нче күнегү. Диалогны рольләргә бүлеп уку , сәхнәләштерү.

Ә) 4 нче слайд. Диалогларга кирәкле репликаларны өстәп язарга.

--- ... ?

---Казанда татар театрлары, курчак театры, Качалов исемендәге рус театры бар.

---Казанда нинди уку йортлары бар?

--- .... .

--- ... ?

--- Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

2.Тәрҗемә итү күнегүләре.

А) Дәреслек 102 нче бит, 3 нче күнегү. Дөрес тәрҗемәне табып уку.

Ә) 5 нче слайд. Бирелгән җөмләләрне рус теленә тәрҗемә ит:

Казан- зур промышленность шәhәре.

Казанда миллионнан артык кеше яши.

Казан- борынгы шәhәр.

Казанда Г.Камал ис. татар дәүләт драма hәм академия театры бар.

Сөембикә манарасы Кремльдә урнашкан.

Б) 6 нчы слайд. Җөмләләрне дәвам ит.

Казан –студентлар ...

Казанда цирк, зоопарк...

Казанда урта махсус...

Казанга су юлы белән дә...

Казанда машина җитештерү промышленносте...

В) 7 нче слайд. Җөмләләрдә билгеләнгән сүзләргә сорау куй.

Казан- студентлар шәhәре.

Казан- борынгы шәhәрләрнең берсе.

Безгә курчак театрыннан артистлар килде.

Г) 8 нче слайд. Сорауларга җавап бир.

Казан нинди шәhәр?

Сезнең анда булганыгыз бармы?

Казанда нинди тарихи hәм истәлекле урыннар бар?

Казанда нинди театрлар бар?

Сезнең Кол Шәриф мәчетен күргәнегез бармы?

3. Казан шәhәре белән танышу. 9 – 24 нче слайдлар.

V.Өй эше бирү.

Казан шәhәре турында сөйләргә өйрәнергә.

VI. Йомгаклау. Билге кую.

-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Сез Казан турында нәрсәләр белдегез?

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.