12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург
12

Күңелемә якын син, туган як. «Родина моя – колыбель моя»



Дәреснең темасы: Күңелемә якын син, туган як.

Укытучылар:

Кильмухаметова Лилия Мансуровна, 1-нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Тукманбетова Людия Рафиковна, 1-нче категорияле инглиз теле укытучысы

Дәреснең максаты:

туган якның матурлыкларын күрергә һәм аны бәяләргә өйрәтү;

укучыларның сәнгатьле уку һәм иҗади фикерләүгә сәләтләрен үстерү;

туган төбәктә яшәүче халыкка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: Табигать күренеше сурәтләнгән картиналар, магнитофон, татар әдипләре китапларыннан күргәзмә, компьютер, экран, презентация .

Дәрес барышы:

Оештыру.

Укытучы:

Һәркемгә дә шулай якын микән,

Туган якның болын, үрләре.

Үрләрдәге каен кызларының

Чәчен тарап искән җилләре.

Кайсы юлдан гына атламасам да,

Илтә алар мине Рәдүткә.

Мең шатлыгым арта күңелемдә,

Туфрагыңа аяк баскач та.

Актуальләштерү.

Укытучы:

Туган җир, туган як, туган авыл....Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.

Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә,шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямҗ өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.

Безнең авыл да күренекле шәхесләргә бай.Югыйсә:

Таш өстендә гөлләр үстерердәй

Кешеләрең синең, Рәдүткәй! – дип җырланмас иде.

Бу дәрестә без туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә, күренекле якташ шәхесләренә багышлап, дан җырларбыз һәм дәрес азагында “Күңелемә якын син, туган як» исемле альманах бастырып чыгарырбыз.

Tatar is a state language of Tatarstan. Kazan is the capital of this republic. Every year a lot of people visit this city. Today we will make an excursion to this beautiful city. I think you will get much new information and have a nice time. Welcome to Kazan!

Төп өлеш.

1) Кадерле укучылар, безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми.Телең бетердең дисәң исә, үз халлының әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф гадәтләре дә бетә. Безнең бурыч – телебезне саклап калу.

 

Everybody knows G.Tukai’s poem “My native language”.

Oh, my language, native language,

You are my soul and you are my heart!

Many things I have learnt in his life

Through this language, through my blood.

Проект « Туган телем – иркә гөлем»

Телебез турында бик күп мәкәльләр дә бар. Сез яхшы беләсезме икән аларны, тикшерик әле. Мин сезгә мәкәльләрнең башын укырмын, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

1)Иң татлы тел - (туган тел)

Анам сөйләп торган тел.

2)Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел)

3)Туган илем – (туган анам)

4)Теле барның (юлы бар)

5)Телләр белгән – (илләр белгән)

6)Аз сөйлә – (күп тыңла)

7)Сүз – бер көнлек – ( тел – гомерлек)

8) Теле йомшек аш ашар, ( теле яман камчы ашар.)

2) Татар теле – бик борыңгы һәм бай телләрнең берсе. Татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән.

«Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар» дип, халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Телнең байлыгы әдәби әсәрләрдә саклангандыр: әкиятләрдә, риваятләрдә, бәетләрдә.

Һәрбер халыкның тарихында һич онытылмый торган хатирәләр була. Йөзләгән, меңләгән вакыйгалар борынгылык томанына күмелсә дә, гел яктырып, һаман өскә калкып тора торган сирәк хәтер энҗеләре дә байтак. Безнең тарихтагы шундый энҗеләрнең берсе – Сөембикә язмышы.

There are many legends in our language. The famous one is about Suyumbika. Әйдәгез әле Сөембикә бәетен искә төшерик.

Проект.( 1-ый на англ., 2- ой на тат.)

Синквейн

3)And now let’s make an excursion to the capital of Tatarstan-Kazan.

Задание. Перевод слов

Занавес – пәрдә -

Кулисы – ян декорация -

Аплодисменты – алкышлар, кул чабыш -

Эмоция – хис, тойгы, кичереш -

Зритель – тамашачы, караучы -

Творчество – иҗат -

Гример – грим салучы -

Гримаса – чырай бозу, чырай сыту –

сцена – сәхнә

произведение - әсәр

4) Укытучы:

Һәр авылның күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә. Безнең Рәдүт авылы да да күренекле шәхесләргә бай төбәк.

Бүген без туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә дан җырлаучы якташ шагыйрьләребез иҗаты белән танышабыз.

Проект на татарском языке

Задание. Тесты

1.Кайсы шагыйрь Рәдүт авылында туа?

А) Муса Җәлил

Б) Әл – Рәдүди

В) Х. Туфан

Г) Һ. Такташ

2. “Кызыл ромашка” шигырнең авторын билгеләгез:

А) Г. Тукай

Б) Т. Ченәкәй

В) Ф. Кәрим

Г) М. Җәлил

3) Кайсы шагыйрь 26 апрельда 1886 елда Кушлавыч авылында туа?

А) Муса Җәлил

Б) Әл – Рәдүди

В) Г. Тукай

Г) С. Хаким

4)Кайсы шагыйрьнең сүзләре:

Шагыйрь гомере шигырьдәй

Күкне кискән йолдыздай,

Телеп утте йөрәкләрне

Сафландырып җаннарны.

А) Г. Тукай

Б) Т. Ченәкәй

В) Г. Тукай

Г) Әл – Рәдүди

5) Leo Tolstoy was born on …

a ) the 9th of September in 1828

b) the 11th of November in 1821

c ) the 6th of June in 1799

6) Fyodor Dostoyevsky’s famous work is …

a) “Eugene Onegin”

b)”The Black Man”

c) “The Idiot”

7) Anna Akhmatova began writing at the age of …

a)11 b) 6 c) 18

8) William Shakespeare wrote …

a) 37 plays b)12 plays c) 25 plays

6) Укытучы:

Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар,

Бер җирдә юк камыш сабаклары-

Андагыдай шаулый торганнар. “Мокамай” (Һ.Такташ)

 

Әйе, безнең авылыбыз да искиткеч матур. Бормаланып аккан Сакмар елгасы, гөмбәле урманнары, мул уңыш бирүче басу-кырлары, хезмәт сөюче кешеләре-авылымның зур байлыклары. Авылыбызның тарихын да искә төшереп китик әле.

Проект “ Туган ягым – яшел бишек”( на татарском и на английском языках)

Авылым! Гүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай булган туган авылым! Синдә тудым, синдә үстем, синдә канат чыгардым.

Әйдәгез әле туган авылыбызга карата булган хисләрегезне, аны өзелеп сөюегезне мини - сочиненияда күрсәтегезез.

4. Йомгаклау

5. Өй эше

Өйдә “Туган авылым” дигән темага сочинение язып килергә. Ризидә, бәлки, туган авылына булган мәхәббәтен шигырь юлларында күрсәтер.

Здесь будет файл: /data/edu/files/j1454336602.doc (Индивидуальная карта учащегося)

Здесь будет файл: /data/edu/files/g1454336819.ppt (проект)

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.