12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург
Материал размещён в группе «Учителю татарского языка»

Тема : “ Иң татлы тел-туган тел.”

Укытучы: Кильмухаметова Лилия Мансуровна,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: телдән һәм язма бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камлләштерү, күңел байлыгын үстерү, белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; лексика бүлеге буенча күнекмәләрне ныгыту, сөйләм телен үстерү; туган тел турында белемнәрен тирәнәйтү, телгә мәхәббәт , ттәрбияләү.

Җиһаз: презентация, кәгазь битләре, каен рәсеме

 

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру

1. Психологик халәт тудыру.

Укытучы:Исәнмесез.Хәерле көннәр сезгә!

Психологик тренинг уздыру. Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.

Укытучы: Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрне алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

- Әйе, һәркемнең үз фикере бар. Һәркем индивидуаль шәхес. Сезнең һәркайсыгыз үз фикерен белдертергә хакыгыз бар.

 

2. Актуальләштерү( белем тигезләү).

Укытучы: ә хәзер мин сезгә бер шигырь укып узам, игътибар белән тыңлагыз әле. Слаид 1 күрсәтү.

Ф. Шәфигуллин

Каеннар

Серләшеп туймый каеннар

Яшел хәтфә аланда.

Каен телендә сөйләшү

Рәхәт, ахыры, аларга.

Яфраксыз каен гына,

Ялгыз кайгыга чумган

Ана телен белми торган

Кызганыч кеше сыман.

Укытучы: Сезнең күз алдыгызга нинди сюжет килеп баса?

(җавап: Минем күз алдыма ике каен агачы һәм алардан читтәрәк тагын бер каен агачы үсеп утыра. Аңа бик күңелсез, читен аңа.) Слайд 2

 

3 .Уку мәсьәләсенә ситуация кую. Мотивлаштыру .(Ничек соң без каен кызына ярдәм итәбез?)

Укытучы: Әйтегез әле, ни өчен яфраксыз каен дип атады икән аны автор? Яфраклар нәрсә соң ул?

(җавап: яфраклар - сүз байлыгы. Телне белмәгән килеш аралашып, бигрәк тә, серләшеп булмый бит.)

Укытучы: Яфраксыз каенны кем белән чагыштыра?

(җавап: Ана телен белми торган кеше)

Укытучы: Ана телен белмәгән кеше шулкадәр кызганычмыни?

Ана телен белмәгән кеше нәрсәләрдән мәхрүм икән?

(җавап: Туган телендәге бишек җырларын, аның әкиятләрен, туган телендә ишетсә дә аны аңламый һәм үзенең балаларына да көйли алмый.

Шуңа күрә дә бит балалар тикмәгә генә туган телне татлы димәгәннәр )

 

4. Биремнәр белән эш

Укытучы: Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Телне халык- дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр. Слайд 3

Уйлап карагыз әле, нинди темага багышланган бүгенге дәрес? (туган тел, татар теле )

Дөрес, бугенге дәрес темасы "Иң татлы тел - туган тел" Слайд 4

Әйдәгез әле, шул тел дигән дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып та карыйк.

Яфраксыз каенга булышыйк, татар телнең байлыгын күрсәтик.

Шуңа күрә, дәресне Уен формасында үткәрик: 3 төркемгә бүленик:

1 – Акыллылар, 2 – Зирәкләр, 3 – Тапкырлар.

1. слайд 5 – Акыллылар, 2 – Зирәкләр, 3 – Тапкырлар.

Биредә нинди сүзләр язылган?

- Акыллы, зирәк, тапкыр - нинди сүзләр?

2. Телне баета торган тагын серле сүзләр бар әле.

1. Менә бу слайдка игътибар итегез. Слайд 6

- Нигә ике рәсемгә бер сүз язылган?

- Бу нинди сүзләр?

 

3. Игътибар белән тактага карыйк әле, тизәйткечне укыгыз да омонимнарны табыгыз: Слайд 7

Кара карга

Кунган карга,

Карга кунган

Ак карга.

Шул карганы карар өчен

Карга җыелган карга.

Укытучы: Бик яхшы укыдыгыз. Шуның өчен жетон алыгыз (яфрак) Без сезнең белән лексика бүлеген кабатлап алдык, синоним һәм омонимнарны искә төшердек. Бернәрсәне дә онытмадык микән? (җавап: антонимнар)

4. Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы белән аерылып тора. Телнең байлыгын мин бүген сезгә шушы шкатулкада алып килдем.
Шкатулка эчендә мәкальләр язылган.

Тагын уйнап алыйк әле. Мәкальләрнең ахры юлларын искә төшереп әйтергә һәм антоним сүзләрне табарга кирәк була.

1)Тел елата да юата да.

2)Яхшы сүз - җанга дару,

Яман сүз - канга агу.

3)Картлар сүзен капчыкка сал,

Яшьләр сүзен янчыкка сал.

4) Яхшы сүз сөендерер,

Яман сүз көендер.

5)Каты сүзгә тал сына,

Йомшак сүзгә таш эри.

6) Акыллыга - төпле сүз,

Акылсызга-чүпле сүз.

Укытучы: Мәкальләрне бик яхшы беләсез икән. Аларның мәгънәсе нәрсә турында? Жетоннар татарту(яфрак)

5. Туган тел-иң татлы тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле диеп, телең йотма-

Туган телне онытма!

“Бер сүз белән әйт” дигән уен уйнап алыйк. Слайдтагы фразеологик әйтемнәрне бер сүз белән әйтергә кирәк. Слайд 8

Алтын куллы – оста

Ут йоту – кайгыру

Эттән алып эткә салу – ачулану

Уртак тел табу – килешү

Баш вату – уйлану

Балавыз сыгу – елау

Тир түгү – эшләү

Без сезнең белән яңа гына телебезнең никадәр бай, мавыктыргыч булуын күрдек.

6.Ә хәзер әз генә ял итеп тә алыйк. Дәрес башында мин ике укучыга индивидуаль бирем биргән идем. Алар безгә бер күренеш күрсәтәләр.

М. Гафуриның моннан 70 еллар элек язылган бер мәкаләсеннән алынган өзек белән танышыйк.

Менә ике сатучының сөйләшүен тыңлап карыйк:

Ну, товарищ, ярминкәгә барасыңмы?

Юк.

Нигә?

Дахуты, расхутка җитми торган нәрсә артыннан время тирәйт итеп йөрүе

не стоит. Үткән ел ул ярминкәгә барып, тәк сибә бушка йөреп, расхутланып кайттым. Бармасаң, двадцать раз лутчы икән.

Әдип монда нинди мәсьәлә күтәрә? Сезнең сөйләшүдә дә мондый хәл күзәтелмиме?

Менә дүрт-биш җөмләдә унбиш чит сүз бар. Бу ике татар үз телләре белән сөйләшәләр, сөйләмдә татар сүзләре арасына рус сүзләре кергәнен алар үзләре дә сизми калалар.

Телнең сафлыгын, чисталыгын саклап сөйләү – һәркемнең намус эше. Ләкин без бу турыда кайчак онытып җибәрәбез.

7. Әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк. "Переводчиклар" булыйк. Ә переводчик сузе татарча ничек була?

Татар телендә кулланыла торган алынма сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табыйк әле.

1 командага 2 командага 3 командага

авторитет – абруй лента – тасма договор - килешү

армия - гаскәр дневник – көндәлек ковер – келәм

Жетоннар татарту(яфрак)

Йомгаклау

Укытучы: Туган телдә без шатланабыз, көенәбез, серләшәбез, хыялларыбыз белән дә бүлешәбез.

Шулай, туган телебез безгә ата-бабалардан калган мирас ул.Һәм безнең бурыч - аны саклау һәм үзебездән соң киләчәк буынга туган телне тагын да баетып, матурлатып тапшыру

Дәрес башындагы яфраксыз каенга кире кайтыйк әле. Аңа нинди киңәш бирер идегез?

Уенда катнашканда, сез жетоннар -яфраклар җыйдыгыз, шул яфракларга каен кызына матур сүзләр языгыз, ишетсен ул , туган теленең никадәр матур, никадәр бай, моңлы һәм никадәр татлы икәнен.

(Көтелгән җавап: Исәнме, Каен кызы! Син күп нәрсәне югалткансың. Туган телеңнең нинди матур, нинди моңлы икәнен белмичә яшисең ич! Туган тел ул туган әниең белән берүк дәрәҗәдә бит ул. Әниеңнең күкрәк сөте аша узган бит ул туган телең! Син борчылма, әле дә соң түгел. Минемчә, син бүгеннән үк туган телеңне өйрәнә башларга тиеш. Мин ышанам: син булырачаксың!)

Каен макетына яфракларга матур сүзләр язып элеп чыгабыз. Слайд 9

Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт!


Презентация Ин татлы тел - туган тел
PPT / 2.37 Мб


“ Иң татлы тел - туган тел"
PPT / 2.3 Мб
Фрагмент урока видео

Опубликовано в группе «Учителю татарского языка»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.