12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Марданшина Ф.Х.74
Россия, Татарстан респ., Альметьевск
0

Мин һәм минем сыйныфташларым



Мәрданшина Фәния Хөсәеновна

Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема. Мин һәм минем сыйныфташларым.

(Татар теле дәресе, 9 нчы сыйныф, рус төркеме)

Дәреснең максатлары.

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

кеше холкын тасвирлаучы сүзләрне сөйләмдә активлаштыру;

тартымлы исем фигыль формасын куллану күнекмәләрен ныгыту;

сыйныфташлары турында сөйли белүне камилләштерү, аларның уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәтә белү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

парларда һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү;

үзеңнең һәм сыйныфташларыңның гамәлләрен объектив бәяли белергә өйрәтү.

Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):

үзара дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре үсеше өчен җирлек тудыру.

Җиһазлау. Дәреслек(Р.Р.Нигъмәтуллина, Татарча да яхшы бел, 9 нчы сыйныф), Татарча-русча һәм русча-татарча кесә сүзлеге(Ф.С.Сафиуллина), эш дәфтәре, “Хат”тексты, “Партадаш малаем” җырының аудиоязмасы, презентация.

Дәреснең технологик картасы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге(көтелгән җаваплар)

1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Укытучы бер укучыга дәресне башлап җибәрергә тәкъдим итә.

Бу укучы укытучы ролендә дәресне башлый.

Дәрестә кем дежур?

Дәрестә кем юк?

Өй эше нәрсә бирелде?

Ничәнче күнегү?

Телдәнме? Һ.б.

Өй эше дәфтәрләрен җыеп, укытучыга тапшыра.

2.Дәреснең темасын билгеләтү (уку мәсьәләсен кую).

Слайд №1.

Укытучы Шәүкәт Галиевнең “Мин” исемле шигырен укый.

Мин Шәвәли - шук малай

Үткен малай, ут малай.

Мин бик уңган, өлгер мин,

Юк-бар белән көлдермим.

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин

Мин

Мин

Мин бик тыйнак

Мин!

 

- Без бүген дәрестә нинди темага сөйләшербез? Күршегез белән сөйләшеп, үз вариантыгызны әйтегез.

Без Шәвәли турында сөйләшербез.

Без малай турында сөйләшербез.

Без сыйфатлар турында сөйләшербез.

Без уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшербез.

Без кешеләрнең холкы турында сөйләшербез. Һ.б.

- Әйе, без сыйныфташларыгызның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яраткан шөгыльләре турында сөйләшербез.

 

3.Актуальләштерү(белемнәрне тигезләү).

- Дәфтәрләрегезгә кеше холкын тасвирлаучы сүзләр языгыз (1-2 минут вакыт бирелә).

Укучылар сүзләр язалар.

-Күршегез белән сүзләрегезне чагыштырыгыз, булмаганнарын үзегезгә өстәп языгыз.

Эшләрен чагыштыралар, үзләрендә булмаган сүзләрне өстәп язалар.

 

Бер укучы язган сүзләрен укый. Башкалар карап бара, әйтелмәгән сүзләрне өстиләр.

4.Төп өлеш. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

   

1) Исем фигыльнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

Исем фигыльнең тартым белән төрләнеше.

Слайд №2. Ике баганадагы сүзләрне укыгыз, чагыштырыгыз.

холкым катнашуым

холкың катнашуың

холкы катнашуы

холкыбыз катнашуыбыз

холкыгыз катнашуыгыз

холыклары катнашулары

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.

-Беренче(икенче) баганадагы сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

-Бу сүзләрнең уртак ягын әйтегез?

-Исем фигыль турында нәрсә беләсез?

Укучылар җавап бирә.

Кагыйдәне русча әйтәләр

Слайд №3.

Дусларыма минем гадел булуым ошый.

Миңа синең ярдәмчел булуың ошый.

Безгә аның тәкәббер булуы ошамый.

Аларга безнең җитди булуыбыз ошый.

Аңа сезнең тыйнак булуыгыз ошый.

Сезгә аларның кыю булулары ошыймы?

 

Укучылар җөмләләрне укыйлар,тәрҗемә итәләр.

2) Дәреслек белән эшләү.

Слайд №4

1. Парлап эшләгез. Партадашыгызны яхшы сыйфатлары өчен мактагыз.Үпкәләтмичә генә, тискәре сыйфатлары турында да әйтегез. 15 нче күнегү (54б.)

2. Партадашыгыз белән сөйләшү нәтиҗәсен башкаларга да сөйләгез. 16 нчы күнегү (54б.)

 

- Полина, син – ярдәмчел, акыллы, тырыш кыз. Синең бу сыйфатларың миңа ошый. Ләкин син бераз кире, бу миңа ошамый. Һ.б.

 

- Миңа Полинаның ярдәмчел, тырыш булуы ошый. Ләкин ул бераз кире, үзсүзле. Аның бу сыйфатлары миңа ошамый. Ә Полинага минем максатчан, җитди булуым ошый, туры сүзле булуым ошамый. Мин Полинаның фикере белән килешмим, чөнки мин үземне туры сүзле дип санамыйм. Һ.б.

4) Ял минуты.

 

Румия Фәтхетдинова башкаруында “Партадаш малаем” җырын тыңлау.

5)“Сыйныфташларым” темасына язылган хат тексты белән эшләү.

Хат тексты таратыла.

- Кайсы сүз, җөмлә аңлашылмый?

Текстны мөстәкыйль укып чыгалар.

Аңламаган сүзләрне, җөмләләрне укыйлар, аңлаган укучылар ярдәмгә килә. Белмәсәләр, сүзлектән эзлиләр.

Слайд №4.

Хат язу планы

1.Сәламләү өлеше.(Исәнләшү,хатны кем яза, кемгә сәламнәр тапшырыла, хат өчен рәхмәт.)

2. Төп өлеш. Үз тормышыңдагы вакыйгаларны язу. (Хаттагы сорауларга җаваплар.)

Хәлләр сорашу.

3. Йомгаклау өлеше.(Саубуллашу,исемеңне язу, датаны кую.)

 

 

Укучыларга хат язу планы таныш, слайд буенча искә төшерәләр.

- Сәламләү өлешенә туры килгән җөмләләрне укыгыз.

- Төп өлешкә туры килгән җөмләләрне укыгыз.

- Йомгаклау өлешенә туры килгән җөмләләрне укыгыз.

Хат өлешләренә туры килгән җөмләләрне ачыклыйлар. Бер укучы кычкырып укый, башкалар карап баралар.

- Хат тексты буенча сораулар бирегез. (Сораулар төзегәндә кыенлык туса, укытучы русча вариантларын әйтеп ярдәм итә.)

Хатны кем язган?

Даша кем белән утыра?

Миша нинди малай? Ул нәрсә белән шөгыльләнә?

Кызларга Мишаның нинди булуы ошый?

Сыйныфташлары арасында Дашаның дусты бармы?

Дашага Ленаның нинди булуы ошый?

Сыйныфта иң чибәр кыз кем?

Укучыларның сыйныф җитәкчесе белән үзара мөнәсәбәтләре нинди? Һ.б.

6) Рефлексия. Бәяләү этабы.

- Әгәр сез дустыгызга хат язсагыз, хатны нинди сүзләр белән башлар идегез? Партадашыгызга сөйләгез.

- Сәлам Әлмәттән! Исәнме, дустым Саша! Сине сагынып, дустың Вадим хат яза. Һ.б.

- Сезнең яраткан шөгыльләрегез бармы? Сез нишләргә яратасыз? Шул темага төркемнәрдә сөйләшегез.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр укучы үзе турында сөйли. Бер укучы сөйләшү нәтиҗәсен башкаларга җиткерә.

- Катя спорт белән шөгыльләнә. Атнага ике тапкыр баскетболга йөри. Милена китаплар укырга ярата. Таня рәсем ясарга, музыка тыңларга ярата. Һ.б.

- Әгәр хат сезгә адресланган булса, хаттагы сорауларга ничек җавап бирер идегез. Төркемнәрдә сөйләшегез, сөйләргә әзерләнегез.

Укучыларга сорауларга җавап бирү өчен вакыт бирелә. Һәр төркемнең бер укучысы җавапларын башкаларга сөйләп күрсәтә.

5. Өй эше.

Слайд №5. Шушы сорауларга җавап биреп, дустыгызга хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Сыйныфташларың нинди укучылар, алар нәрсә белән кызыксыналар? Укытучыларың, сыйныфташларың белән үзара мөнәсәбәтләрегез нинди? Буш вакытны бергә уздырасызмы?

 

6.Дәресне йомгаклау.

Билгеләр кую.

- Һәр кешенең уңай һәм тискәре сыйфатлары була. Әгәр без үзебезнең тискәре сыйфатларыбызны белсәк, аларны төзәтергә тырышсак, безнең дусларыбыз күп булыр. Минем үземә гадел, намуслы, тырыш кешеләр ошый, ә тәкәббер кешеләр ошамый.

Сиңа нинди кешеләр ошый/ошамый?

Нинди булуың үзеңә ошый/ошамый?

Нинди кешеләрнең дуслары аз/күп була?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

 

Дидактик материал(хат тексты).
DOC / 26 Кб
Дәрескә презентация
PPT / 930 Кб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.