Разработка урока на тему «Җөмләнең баш кисәкләре»

1
0
Материал опубликован 21 August 2019

 

Татар теле дәресе (8 нче сыйныф)

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре

Максат:

Җөмләнең баш кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү;

Өйрәнгән  лексик һәм грамматик күнекмәләргә    
нигезләнеп яңа  сүзләрне   кулланышка кертү, укучыларның      
сорауларга аңлап җавап бирүләренә   ирешү
, үз фикереңне белдерә      
белү, язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү
;

Укучыларда табигатькә  карата сакчыл  караш , экологик  культура    
тәрбияләү,үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтенә һәрвакыт   

бәя бирергә өйрәнү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Җиһазлау: интерактив такта, текстлар язылган карточкалар, плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, табигатькә багышланган рәсемнәр.

Дәрес барышы

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты? (Яз)

Ул сездә нинди хисләр уятты?(Соклану, шатлык хисләре утты.)
Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та, күк йөзен күзәтик.
Әйе, балалар  бүген күктә кояш  елмая. Ягез,  без дә бер- беребезгә карап  елмаеп, күңелләребезне күтәреп  алыйк.

Сез дәрескә әзерме?(Әзер)

Игътибар тактага!

1 нче слайд.

Ознакомьтесь и укажите слова с мягкими гласными.

Табигать, байлык, кими, агулана, чәчәк, кояш, көн, хайван, җәнлек, җир, яңгыр, кар. (кими, чәчәк, көн, җәнлек, җир)

2 нче слайд.

Ознакомьтесь и укажите слова, логически не связанные с другими. Агач, табигать, иген, терлек, китап, казылма, су, кояш, тау. (китап)

3 нче слайд.

Хәзер яңа сүзләр белән танышабыз.

Сакла-береги

Саклау-беречь

Матдә-вещество

Зарарлы-вредные

Агулана-отравляется

4 нче слайд.

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

- Шигырь нәрсә турында ?(Яз, табигать турында.)

Сез моны кайсы сүзләр ярдәмендә аңладыгыз? (Яз, кояш, елмая)

- Әгәр җөмләдә бу сүзләр булмаса без яз җитүен аңлар идекме?(Юк)

-Димәк,сезнеңчә бу нинди сүзләр? Алар ни өчен кирәк?

(Алар җөмлә төзүдә катнаша. Төп фикерне җиткерә).

-Нәрсә соң ул җөмлә?

Вспомним все, что знаем о подлежащем и сказуемом

(подлежащее указывает о ком или о чем говорится в предложении, отвечает на вопрос Кто? или ЧТО? Подчеркивается 1 чертой. Сказуемое и обозначает то, что в предложении говорится о подлежащем и отвечает на вопрос Что делает? Обозначается 2 чертами)

Сделаем вывод:

(Главные члены предложения- подлежащее и сказуемое. Они выражают в предложении главную мысль.)

-Хәзер дәреслекләрнең 59 битен ачабыз да кагыйдәне укыйбыз. Дөрес әйттекме? Дәреслекләрдә бирелгән кагыйдәне эчтән, мөстәкыйль рәвештә укып чыгабыз.

3. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

5 нче слайд.

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.

Ия белән хәбәр турында кагыйдәне күчереп язабыз.

Җөмлә турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

Сезнең парталарда карточкалар ята. Шул карточкалар табигать темасына караган сүзләр язылган. Сезгә үзегезгә шул сүзләрдән җөмлә төзергә кирәк. Уйлап, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез. Истән чыгармагыз: татар телендә хәбәр җөмләнең ахырында языла.

Сезгә 1 минут вакыт бирәм. Башладык.

 

Карточка№1

Әйберләрне, кирәк, үзенә, кеше, ала, табигатьтән.

 

 

Карточка№1

Турында, кешеләр, киләчәк, тиешләр, кайгыртырга.

 

 

Карточка№1

Пычрату, гасырлык,ул, чире, табигатьне.

 

 

Карточка№1

Баласы,табигать, син.

 

 

Карточка№1

Матдәләр, агулыйлар,зарарлы.

 

-Бу җөмләләрдә ия белән хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

(Исем+фигыль, фиг+алм, алм+исем.)
6 нчы слайд.

Подлежащее обычно выражается какими частями речи?

(Баш килештәге исем, зат алмашлыгы, сыйфат, фигыль, сан, тезмә сүз белән)

7 нче слайд.

Сказуемое обычно выражается какими частями речи?

(Исем, фигыль, сыйфат, сан, алмашлык, хәбәрлек сүз, тезмә сүз белән)

4. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

-Укучылар , хәзер кызыл төсле карточкаларны алабыз.

Дәфтәрләрдә эш.

Монда сезгә өч җөмлә бирелә. Бу җөмләләрне эш дәфтәрләренә язып куябыз. Ия белән хәбәрнең астына сызабыз. Телдән тәрҗемә итәбез.

Сезгә 5 минут вакыт бирелә.

Карточка№2

Татарстанның табигате бик матур. Татарстан буйлап Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай. 

 

Карточка№2

Урманнар- республикабызының зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршылар, каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсәләр.
Урман кешегә җиләк- җимеш, төзү материаллары, печән, утын, тире, саф һава бирә.

 

Карточка№2

Урманнарда төрле җәнлекләр яшиләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлке. Урманга килеп керсәң, төрле- төрле кошлар: сандугачлар, сыерчыклар, урман тургайлары һәм башка кошлар сайрыйлар. Ара- тирә урман табибы- тукран тавышы ишетелә. 

 

Карточка№2

Чиста һава- табигатьнең иң зур байлыгы. Кызганычка каршы, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар, чөнки аларның торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар өчен зарарлы.

 

Карточка№2

Чиста су- зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга, суларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар, тереклек ияләре үләләр.

 

Карточка№2

Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап- рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый. 

 

Карточка№2

Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп - чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать- безнең уртак йортыбыз.

 

Игътибар, вакыт тәмам. Әйдәгез, тикшерәбез.

Физминутка(экранда күзләрне ял иттерү өчен күнегү)

Укучылар, әйдәгез сөйләшик әле, нәрсә соң ул табигать? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

(Природа – это все то, что нас окружает и не сделано руками человека)

(Табигать –кояш, болыт, су, ком, таш, хайваннар, үсемлекләр)

Яхшы, укучылар. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен истә тотабаз.

8 нче слайд.

Сезнең алдыгызда рәсемнәр(рәсем буенча эш).Шушы рәсемнәр арасыннан , төркемнәрдә фикерләшеп, киңәшләшеп , ошаган рәсемне сайлап алыгыз.

- Сез әлеге рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

- Ә сез рәсем турында нәрсәләр уйлыйсыз?

- Бу рәсем сезне нәрсә турында уйландыра?Нинди сораулар туа?

-Хәзер шушы сорауларга нигезләнеп , төркемнәрдә 1 җөмлә төзисез.

Укучылар беренче төркемнең рәсем буенча төзелгән җөмләсендә табигатькә нинди караш күрсәтелгән?

Дөрес, монда бар да матур, табигать тэ искиткеч гүзәл.

-Ә икенче рәсем һәм җөмлә буенча нинди фикер әйтә аласыз?

-Монда табигатьне кыерсыту сурәтләнгән, димәк нишләргә ярамый инде, укучылар? (Укучылар җаваплары тыңлана) 

 Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен,

4.Рефлексия.            

 -  Дәрес  башында  нинди  уку  мәсьәләсен  куйган  идек?

 -  Бу мәсьәләне чишү өчен ниләр эшләдек?

- Сезгә бигрәк тә кайсы эш төре ошады?

 -  Кемгә  дәрестә авыр  булды?

 -  Кем  бүгенге  дәрестә  булдырдым  ди?(Кулларын  күтәрәләр)

5.Билге кую.

Өй эше

1)59 бит, 6 нчы күнегү

Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт

в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментарии на этой странице отключены автором.