12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Рангулова Фаима Нургалиевна231
Россия, Пермский край, Барда
4

Сыйфат. Сыйфат дэрэжэлэре



Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре

(Татар төркеме. VI сыйныф)

Фәимә РАНГУЛОВА,

Пермь крае Барда районы Барда гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсе мактаулы хезмәткәре

Максат:

Дидактик – укучыларның сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында белемнәрен системага салып үзләштерү, тирәнәйтү, тикшерү, гамәли куллана алуларына ирешү, белем күнекмәләрен бәяләү.

Үстерешле – сыйфат дәрәҗәләрен биремнәрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне үстерү, балаларның бәйләнешле сөйләм телен, грамоталы язу күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү.

Тәрбияви – туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет күнекмәләре: сыйфат дәрәҗәләре, аларның мәгънә һәм ясалыш үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ):

Шәхси: иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру;

Танып белү: алынган мәгълүматны модель, схемалар ярдәмендә күрсәтә белү;

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу;

Регулятив: уку проблемасын табу һәм формалаштыру.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү.

Төп төшенчәләр: сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре.

Предметара бәйләнешләр: татар теле һәм әдәбияты.

Эшне оештыру төрләре: сорау-җавап, карточкалар белән эш, фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.

Ресурслар:

• төп: Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина. Татар теле. 6 сыйныф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы ( татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015.;

• өстәмә: Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова – Казан: Яңалиф, 2006.;

Татар теле. Урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен кагыйдәләр, күнегүләр. / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова – Казан: Мәгариф, 2007.

Җиһазлау: такта, А4 форматтагы кәгазь бите, табышмаклар белән индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары, таблицалар, компьютер, презентация, экран, проектор.

Дәрес барышы

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы

Дәрескә уңай псилогик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: башлангыч сыйныфларда сыйфат турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

1 нче текстны игътибар белән укып чыгу. Бер укучыдан кычкырып укыту, аңлашылмаган сүзләрне сорау

2 нче текстны укытучы үзе сәнгатьле итеп кычкырып укый

Туган җиребезгә кыш та килеп җитте. Кыш көннәрендә кар бөртекләре әйләнә-әйләнә, мамык кебек куыша-куыша, өй түбәләренә, агачларга төшә. Кыш балаларны туңдырмакчы була. Әмма балалар кыштан курыкмыйлар. Алар чана, чаңгы шуа. Кыш аларның битләреннән үбә

Туган җиребезгә ал таңлы, саф һавалы, сихри кыш та килеп җитте. Кышның суык көннәрендә матур кар бөртекләре әйләнә-әйләнә, мамык кебек куыша-куыша, биек өй түбәләренә, ялангач агачларга төшә. Кыш нәни балаларны туңдырмакчы була. Әмма шаян балалар усал кыштан курыкмыйлар. Алар чана, чаңгы шуа. Салкын кыш аларның алсу битләреннән үбә

– Укучылар, кайсы текст тулырак, матуррак яңгырый? (Икенчесе)

– Ни өчен дип уйлыйсыз? (Икенчесендә сыйфатлар бирелгән)

– Әйе, балалар, икенчесендә сыйфатлар бар, шуңа текст матур да, тулырак та.

– Нинди сүз төркеме соң ул сыйфат? (Сыйфат предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме) ( слайд)

– Нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?кайдагы?) ( слайд)

– Сыйфат предметның кайсы билгеләрен белдерә? (Төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен) ( слайд)

Нәтиҗә: сыйфат – предметның төрле билгеләрен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме.

Үзбәя.

 

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

– Ә хәзер, укучылар, презентациягә күз төшерик әле. ( слайд)

(1 укучы кычкырып укый.)

Без биек тауга мендек. Тирә-якта без торган түбәдән дә биегрәк түбә күренмәде. Тауның иң биек җиренә менеп җиткәнбез.

– Бу өзектән сыйфатларны табыйк. (Биек, биегрәк, иң биек.)

– Алар арасында аерма бармы? (Укучылар сыйфатларның ясалышларында һәм мәгънәләрендә аерма булуын әйтәләр.)

– Бик яхшы. Укучылар, сыйфат предметның билгесен белдерә, дидек. Бу билге башка предмет билгесе белән чагыштырганда, артыграк, кимрәк яки гадәти, ягъни төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. Бүгенге дәресебезнең темасы – татар телендә сыйфат дәрәҗәләре. ( слайд) Дәрәҗәләрнең дүрт төре бар: гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек.

гади

чагыштыру

артыклык

кимлек

– Дәресебезнең максаты ничек булыр?

 

IV. УМ чишү.

Максат: сыйфат дәрәҗәләренең ясалыш үзенчәлекләрен ачыклау.

– Бирелгән сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез.

Ачы, ачырак, ап-ачы, бик ачы, ачының ачысы, ачкылт.

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

– Сыйфат дәрәҗәләре ничек ясалган? (Кушымчалар, кисәкчәләр ярдәмендә.)

– Димәк, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе -рак/-рәк кушымчасы ялганып ясала.

– Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша:

1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә [п] яки [м] авазлары өстәлә: ап-ак, ямь-яшел һ.б.

2) бик, иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: бик эссе, иң зур, җете кызыл, дөм сукыр, үтә кыю һ.б.

3) бер үк сыйфатны кабатлау юлы белән: җитезләрнең җитезе, матурның матуры һ.б.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат -гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су, -ча/-чә, -кылтым/-келтем, -ылҗым/-елҗем кебек кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән, кызгылт, күксел һ.б.

Ә гади дәрәҗәдәге сыйфатның бернинди дә кушымчалары юк.

(слайд)

гади

чагыштыру

артыклык

кимлек

-рак/-рәк

1) беренче иҗеккә [п], [м] авазлары өстәлеп;

2) бик, иң, җете, дөм, үтә кисәкчәләре

3) кабатлау

-гылт/-гелт,

-кылт/-келт,

-сыл/-сел, -су,

-ча/-чә, -мса/-мсә,

-мәс, -кылтым/-келтем, -ылҗым/-елҗем

Бирем.

– Хәзер, укучылар, дәфтәрегезгә число һәм дәрес темасын язып куегыз. Бирелгән сыйфатларны таблицага урнаштырырга кирәк.

Ак, яшелрәк, ап-ак, бәхетле, яшькелт, акыллы, аграк, бәхетлерәк, ямь-яшел, бик бәхетле, яшел, иң акыллы, аксыл.

гади

чагыштыру

артыклык

кимлек

ак

яшел

бәхетле

аграк

яшелрәк

бәхетлерәк

ап-ак

ямь-яшел

бик бәхетле

аксыл

яшькелт

Эшне тикшерү.

– Сыйфатлар нинди дәрәҗәләрдә бирелгән?

– Барлык сыйфатларны да дәрәҗәдә күрсәтеп буламы?

Үзбәя.

• Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә. Мәсәлән, биек тау, матур йорт һ.б.

• Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат, бер предметтагы билгенең, башка предметтагы билгегә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә, -рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала. Мәсәлән, биек – биегрәк һ.б.

• Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Алар өч төрле ясала. Мәсәлән, чып-чын, төп-төз, иң яхшы, чибәрнең чибәре һ.б.

• Кимлек дәрәҗәсендә сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә һәм ул да кушымчалар ярдәмендә ясала. Кайбер сыйфатларның кимлек дәрәҗәсе юк.

Нәтиҗә. Сыйфат дәрәҗәләренең һәрберсе мәгънә белдерә.

Ял минуты.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

 

V. Белемнәрне ныгыту.

Максат: белемнәрне камилләштерү.

1 нче бирем. Хәзер I вариаттагы укучылар – яхшы, кызыл, ә II варианттагылар күңелле, сары сыйфатларын төрле дәрәҗә формаларына куеп карый. (Ике укучы кызыл, күңелле сыйфатларын, кушымчалар күрсәтелгән таблица ярдәмендә, тактада төрләндерә.) ( слайд)

2 нче бирем. Тәкъдим ителгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә. ( слайд)

• Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак.

• Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.

• Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

• Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.

• Хәзер инде ул ак түгел,

Карасу-соры һәм юеш.

Ул карт хәзер, бозлы, сулы,

Челтәрле, елак һәм юаш.

Нәтиҗә ясау.

Үзбәя.

 

VI. Модельләштерү. Гомуми нәтиҗә ясау.

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру.

– Сыйфат дәрәҗәләренә, үзегез нәтиҗә ясап, модельләштереп карагыз әле. (Кәгазь битләре таратыла, парларда укучылар сыйфат дәрәҗәләренең моделен төзиләр, уңышлы дип сайланганы тактада сызып күрсәтәләр.)

Нәтиҗә: шулай итеп, сыйфат дәрәҗәләрен ясау өчен кушымчалар һәм мәгънәне көчәйтү сүзләрен кулланабыз икән. (Сыйфат дәрәҗәләре кушымчалары бирелгән таблицаны слайдта тәкъдим итү.)

 

Үзбәя.

VII. Өйгә эш

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

1. Модель буенча сыйфат дәрәҗәләре турында сөйли белергә.

2. Гаиләгездә иң яратып үткәрелгән бәйрәм, күңелле вакытларыгыз турында сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, хикәя язарга.

3. Җирле шагыйрьләребезнең шигырьләреннән төрле дәрәҗәдәге сыйфатлары булган строфаларны табып алып килергә.

 

VIII. Тест.

Максат: белемнәрне тикшерү һәм бәяләү.

– Ә хәзер, укучылар, дәрестә үткән материалны ничек үзләштерүегезне тикшерү максатыннан тест эшлибез (1 нче кушымта). (Тестларның җаваплары слайдта күрсәтелә. Укучылар эшләрен тикшереп, билгеләр куялар.)

Үзбәя.

 

IX.Рефлексия. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау.

1. Дәрестә нинди тема үтелде?

2. Максатка ирештекме?

3. Ничек ирештек?

4. Киләсе дәрестә нишләрбез дип уйлыйсыз?


Сыйфат дэрэжэлэре. Рангулова Ф. Н.
PPT / 425.5 Кб

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.