12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гульназ Мингалиевна Ахтямова68
Целеустремленная. Люблю жизнь.
Россия, Татарстан респ., Казань
2

Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы



Казан шәһәре Совет районының "175 нче урта гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Тема: “Сыйфатларның ясалышы” рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дәрес планы (6 нчы сыйныф)

Башкарды: 175 нче гомуми белем бирү мәктәбенең

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

2017

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Аңлатма язуы

Укучыларда лингвистик, аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты ул. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора.

Конкурска тәкдим ителгән дәрес эшкәртмәсендә укучыларның белемнәрен үстерү өчен кулланылган технологияләр һәм алымнарның әһәмияте бик зур.

Программада дәреснең темасы: “Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы” дип бирелә.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү

Дәреснең төзелеше:

I. Оештыру өлеше

II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V. Рефлексия.

VI. Йомгаклау.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә. Бу дәрестә укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Әлеге дәрестә укытуның традицион методлар һәм алымнар белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулланылды (информацион, интерактив, коммуникатив, уен технологиясе) Дәрестә телдән сөйләм, күрсәтмә һәм практик методларын, сингапур укыту системасының алымнарын да файдаланды.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзелде.

Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәрестә балаларда әниләргә карата ихтирам, мәрхәмәт хисләре тәрбияләү күздә тотылды.

Укытучының бурычы- укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы, белемнәрне үзләре эзләп табучы, мөстәкыйль эшләүче итеп күрү. Предмет, танып- белү, коммуникатив, регулятив, шәхси уку гамәлләрен формалаштыру өстендә эшләнелә. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру нияте белән актуализация этабы шигырь-теләк һәм елмаюлар белән башлап җибәрелә. Яңа теманы биргәндә, проблемалы эзләнү методын кулланыла. Укучылар индивидуаль, фронталь һәм төркемнәрдә эшлиләр. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, башкаларны тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа тема алдагы белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укычыларның белемнәрен ныгыту өлешендә Фишбоун алымын кулланылды. Фикерләр белән килешәм, килешмим алымы, алган белемне тагын бер кат тикшерергә ярдәм итте. Дәрестә төрле техник чаралар кулландым. Төркемнәрдә эшләгәндә Документкамераны куллану укучыларның белемнәрен тиз арада тикшерергә мөмкинлек бирә. Май тест программасы укучыларның белемнәренә бәя бирергә ярдәм итә. Укучыларның нәтиҗәсе диаграмма формасында күренә һәм аларның белемнәрен камилләштерү өстендә эшләнелә. Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, укучыларның дәрестәге эшчәнлекләрен системалаштыру максатыннан эшчәнлек картасы кулланылды. Бу карта ярдәмендә укучылар үз белемнәренә үзбәя ясый алалар. Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә.

Татар теле дәресе (6 нчы сыйныф)

Тема: Сыйфатларның ясалышы һәм дөрес язылышы.

Максат: 1.Укучыларны ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы сыйфатлар белән таныштыру.

2. Сыйфатларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану; Сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану күнекмәләрен формалаштыру, иҗади фикерләүләрен үстерү;

3.Укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә төркемнәрдә иҗади фикерләү сәләтен үстерү бер-береңә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади эш.

Җиһазлау: интерактив такта, документкамера, нэтбуглар (май- тест программасы), тестлар, текстлар язылган карточкалар, «Эшчәнлек картасы”-плакат, терәк сүзләр язылган карточкалар, сигнал карточкалар, әниләр көненә багышланган рәсемнәр.

Дәрес барышы

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

-Дәресебезне башлап җибәрәбез. Көн буена җитәрлек яхшы, шәп кәефләр телим барыгызга да. Сезнең алдыгызда- елмаюлар. Алар өч төрле. Елмаюлардан бары берне генә сайлап алып үзегезнең кәефегезне миңа күрсәтегез әле. Рәхмәт. Укучылар, минем дә кәефем бик яхшы. Әйдәгез кунакларга да кәефләребезне күрсәтик. Рәхмәт. Утырыгыз. Дәресебез дә күтәренке рухта үтәр дип өметләнеп калам.

2. Белемнәрне актуальләштерү. Фронталь

- Игътибар тактага. Бирелгән рәсемнәрне белән карыйбыз. Андагы предметларның төсен , формасын, күләмен истә калдырырга тырышыгыз.

(укучылар һәр картинага игътибар белән карап, предметларның төсен, формасын, күләмен әйтергә тиеш)

Сораулар:

-Беренче рәсемдә күлмәк нинди төстә?(кызыл)

- Икенче рәсемдәге предметның формасы нинди?(түгәрәк)

- Өченче рәсемдә чәчәк бәйләме нинди төстә? (ак)

Афәрин, укучылар.

-Сорауларга җавап биргәндә, сез нинди сүз төркемен кулландыгыз.(сыйфат)

-Сыйфат нәрсәне белдерә?

-Сыйфатны ачыклап килгән исем ничек атала?

-Нинди сыйфатлар була?

-Сыйфатларның дәрәҗәләре ничәү?Ачыклап китегез.

-Сыйфатлар телебездә ни өчен кирәк? Әйе, укучылар сыйфатлар безнең сөйләмебезне матурайталар, тулыландыралар.

3. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

Сыйфатлар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.Дәрестә төркемнәрдә дә парларда да эшләрбез. 1нче өстәл – 1нче вариант биремнәрен, 2 нче өстәл 2 нче вариант биремнәрен үтәр. Төркемнәрдә эшләгәндә билгеле бер кагыйдәләр бар. Әйдәгез аларны карап китик.

Үзең уйла.

Дустың белән киңәшләш.

Уртак фикергә килегез.

Фикерне әйтегез.

Башкаларна тыңлагыз.

Сезнең парталарда төрле төстәге карточкалар. Хәзер зәңгәрсу төстәге карточкаларны алабыз . Анда сыйфатлар бирелгән. Бу сыйфатларны язылышлары буенча төркемнәргә берләштереп таблицага тутырабыз. Бу эшне без төркемнәрдә эшлибез. Төркемнәрдә эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотабыз.Уйлап, киңәшләшәбез, уртак фикергә киләбез.

Сезгә 1 минут вакыт бирәм. Башладык.

Карточка№1 Вариант №1

Кызыл, кояшлы, зур, күтәренке, зифа буйлы, алмачуар, коточкыч,

язгы-көзге, ачык зәңгәр, очсыз-кырыйсыз.

Карточка№1 Вариант №2

Ак , кышкы, әче , оялчан, гадәттән тыш, халыкара, беркатлы, катлы-катлы ,

аз сүзле, бала-чагалы.

-Беренче төркем җавап бирә. 1нче баганага нинди сүзләрне яздыгыз?

-Икенче төркем җавап бирә.

-2 нче баганага кайсы сүзләрне яздыгыз? Тыңлап торабыз

3,4 нче баганадагы сүзләр тикшерелә.

-Ә бу сүзләрне нәрсәгә карап, төркемләдегез?(язылышына, ясалышына)

-Димәк бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Теманы әйттерү)

Әйе, укучылар, бүгенге дәреснең темасы сыйфатларның ясалышы һәм язылышын, сыйфат ясагыч кушымчаларны карап китәрбез.

-Беренче баганага игътибар итик.

-Бу сыйфатлар ничек ясалган?(бер сүздән, бер тамырдан тора)

Димәк, болар нинди сыйфатлар? (тамыр)

Икенче баганага игътибар итик. Бу сыйфатлар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган? Бу кушымчалалар сүзнең мәгънәсен үзгәрткәнме? Димәк, бу сыйфатлар ничек атала? (ясалма)Тагын бер кат игътибар итик. Ясалма сыйфатлар нинди сүз төркемнәреннән ясалган? Ясалма сыйфатлар күбрәк исем һәм фигылләргә махсус кушымчалар ялганып ясала.

Дәреслек белән эш.

–Әйдәгез, дәреслекләребездә бирелгән сыйфат ясагыч кушымчалар белән танышып китәбез. 46 нчы битне ачып укыйбыз. –лы,-ле,сыз, -сез, -гы,-ге,-кы,-ке, -чан,-чән, -ма,-мә, -ынкы, -енке, -ма,-мә, -гыч,-геч,-кыч,-кеч, -гыр, - гер, -чыл,-чел – сыйфат ясагыч кушымчалар.

3 нче баганага нинди сүзләрне яздыгыз?( һәр баганада бирелгән сыйфатларны аңлатып бирү, нәтиҗә чыгарып бару)

Димәк укучылар сыйфатлар ясалышлары ягыннан 5 төрле була, ә төзелешләре ягыннан – бары ике төрле генә була дигәнне истә тотарга тиеш. Төзелешләре ягыннан -2 төрле: тамыр, ясалма була: ясалма сыйфатлар ясагыч кушымчалар ярдәмендә, ике яки берничә сүздән ясалган кушма, тезмә, парлы сыйфатлар керә.

Эшчәнлек кртасы белән таныштыру (плакат) Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре, аларны сөйләмдә куллану, сыйфатларның телебездәге тормыштагы әһәмиятен карап китәрбез.

Дәреслекләребездәге бирегән кагыйдәне эчтән, мөстәкыйль рәвештә укып чыгабыз.

Яхшы, укучылар.Төркемнәрдәге эшебезне дәвам итәбез. Яшел төсле карточкаларны алабыз.

Дәфтәрләрдә эш.

Монда сезгә өч җөмлә бирелә. Ясалышы ягыннан сыйфатларның тиешлесен сайлап алабыз. Киңәшләшәбез, уртак фикергә килеп, бу җөмләләрне эш дәфтәрләренә язып куябыз.

Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Карточка№2 Вариант №1

Әниләр – дөньяда ( тамыр сыйфат) кешеләр. Һәркем өчен әни -(ясалма сыйфат). Алар һәрвакыт ( тезмә сыйфат).

Сүзләр: иң якын, олы йөрәкле, кадерле

Карточка№2 Вариант №2

Бәйрәмгә без әнигә (тамыр сыйфат) розалар бүләк итәбез. Табынга

( ясалма сыйфат) ризыклар куябыз, (парлы сыйфат) теләкләр телибез.

Сүзләр: матур-матур, тәмле, ак.

Игътибар, вакыт тәмам. Әйдәгез, тикшерәбез. (Документкамерада тикшерү)

Физминутка(экранда күзләрне ял иттерү өчен күнегү)

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты

Яхшы, укучылар. Ал төсле карточкаларны алабыз. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен истә тотабаз.

Уен “Килешәм- килешмим”

Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Дәлилләгез.

Карточка №3 Вариант №1

1. Зәңгәр- парлы сыйфат.

2. Ачык ?яшел - аерым языла.

3. Кара? күзле - тезмә сыйфат.

4. Яз?гы - сызыкча аша языла2

Карточка №3 Вариант №2

1. Шатлык?лы - ясалма сыйфат.

2. Сыек? зәңгәр - тамыр сыйфат.

3. Зифа?буйлы – аерым языла.

4. Эш?чән - сызыкча аша языла .

-Афәрин, укучылар. Булдырдыгыз.

Балык алымы (фишбоун)

Игьтибар. Парталарда тагын бер эш төре ята- ул зур кәгазь. Әйтегез әле, ул нәрсәгә охшаган? (Әйе, балалар, бу балык схемасы).

Ул ничә өлештән тора дип уйлыйсыз? (4-башы, өстәге сөякләр, астагы сөякләр, койрык)

Бик дөрес. Хәзер безгә бу схеманы тутырырга кирәк. Балык башы- ул безнең дәрестә өйрәнгән дәрес темасы, өстәге сөякләр- сыйфатлар ясалышы ягыннан төрләре, астагы сөякләргә сез мисаллар , ә койрык ул- нәтиҗә (ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була). Эшләрегезне тәкъдим итәсез.

Сезнең алдыгызда нэтбуглар. Анда сезгә теманы үзләштерү буенча тест бирелгән. Шуның нигезендә белемегезне тикшереп карыйк. Билгеләр куела.(Диаграмма формасында укытучы ноутбугында билгеләрне күрсәтү)

Рефлексия. Телебездә сыйфатлар ни өчен кулланабыз? Әйе, укучылар тормышның кайсы гына өлкәсенә карасак та һәр һөнәр иясе матур, ягымлы итеп сөйләшергә тиеш. Без сыйфатларсыз тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз.

Укучылар, без дәрестә нәрсә өйрәндек, нәрсә белдек, партадагы чәчәкләр ярдәмендә үзегезнең алган белемнәрегезгә бәя бирегез.

Эшчәнлек картасы өстендә эш. (пакат№2)Мин беләм, өйрәндем.- (чәчәкләр ябыштыру)Чәчәкләрне ябыштырган вакытта һәр укучы үзлегеннән нәрсә белүен дуслары белән уртаклаша.

Билге кую.

Сезгә үзегезнең төркемнәрдә эшләп, җавап бирүегез ошадымы. Үзегезнең эшегезгә сез нинди бәя бирәсез. Кунакларга да күрсәтегез әле.

Дәреснең истәлеге итеп, мин сезгә буклетлар бүләк итәм. Монда бүгенге дәресебезнең темасы, сыйфатлар турында өстәмә мәглүмат бирелгән. Өй эшен эшләгәндә дә сез аны куллана аласыз

Өй эше буклетта күрсәтелгән, сез аны үзегез сайлап аласыз.

1) 97 нче күнегү

2) Минем әнием кечкенә күләмле хикәя язарга.

3) Сыйфатлар кергән 5 мәкаль язып алырга.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт.

Кулланылган әдәбият

  1. Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И. Хәйруллина Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен): 5-9 нчы сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт”, 2015 ел
  2. Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.  Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен  туган  тел буларак  өйрәнүче укучылар өчен). Казан. “Татарстан китап нәшрияты”, 2015 нче ел.
  3. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994
  4. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.
  5. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар / Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2006, - 207б
  6. Электрон чыганаклардагы һәм интернет – ресурслардагы материаллар:

https://edu.tatar.ru (укытучылар өчен виртуаль методик берләшмәләр).

тү берләшмәсе). http://pedsovet.su / (Укытучыларның үзара ярдәм и

Кушымта

Дәрескә буклет

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (1)

Гульназ Мингалиевна Ахтямова, 20.02.17 в 15:24 0Ответить Пожаловаться
Бу дәрестә, Федераль Дәүләт белем стандартлары таләп иткәнчә, укучыларның дәрестәге эшчәнлекләрен системалаштыру максатыннан, эш төрләре үзара хезмәттәшлек нигезендә оештырылды. Дәрестә төп максат – укучыны иҗади, мөстәкыйль фикер йөртү осталыгына өйрәтү. Укытучы – идарә итүче, юнәлеш бирүче.
Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.