12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Гарипова Зульфира Зульфатовна170
Целеустремлённый.
Россия, Татарстан респ., Рыбно-Слободский район
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

Татарстан Республикасы

Балык Бистәсе муниципаль районы

Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбе

Ачык дәрес эшкәтмәсе:

Татар халык ашлары”

Укытучы: Беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гарипова Зөлфирә зөлфәт кызы.

2017

Тема: Татар халык ашлары.

Дидактик максат: 1.тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү,

2.сүзлек запасын баету,

3.сорауларга аңлап җавап бирү

Үстерелешле максат: хәтерне яхшырту, логик фикерләүне камилләштерү

Тәрбияви максат: татар халкына ихтирам хисе тәрбияләү

Предмет нәтиҗәләре: Татар халык ашлары исемнәрен әйтә белү,истә калдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле” 2нче сыйныф өчен дәреслек,Казан “Татармультфильм нәшрияты 2013

Җиһазлау: ноутбук һәм экран; презентация “Татар халык ашлары” темаларына төсле рәсемнәр; кечкенә күләмле итеп пешерелгән татар халык ашлары – чәкәчәк, бавырсак, кош теле, бәлеш, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия;

Программа:

Кулланылган структуралар: Мэнэдж мэт структурасы.

МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы. .  РЕЛЛИ КОУЧ структурасы

Дәреснең барышы

I. Дәресне оештыру:

1. Сәламләшү.

- Исәнмесез!Хәерле көн!

- Исәнмесез!Саумысез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек!

Татар телен, тукай телен өйрәнергә дип килдек.

2. Дежур укучы рапорты:

Класста мин дежур. Бүген 13 февраль, сишәмбе көн, ел вакыты – кыш. Урамда салкын. Класста барысы да бар. Рапорт бирде: (укучы исемен һәм фамилиясен атый)

Укытучы:

Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Мэнэдж мэт структурасы.

-Уң як иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез,

- Каршыдагы иптәшегезгә

Хәерле көн теләгез,

- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

Укытучы: Кәефләрегез күтәрелдеме? Дәресебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

Укучылар сезнең алдыгызда өй тора. Ләкин ул буш, нидер җитми. Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне кулланып, без аны хәзер тулыландырырбыз.Мин сезгә рәсемнәр таратам.Анда сүзләр язылган. Таныш булган сүзләрне шул өйгә беркетегез. Таныш булмаганнарын такта янына тезегез. (Таныш сүзләр- әни,әти, абый, сеңел, апа, әби, бабай. Таныш түгел сүзләр- өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, бәлеш, кош теле.)

(Балалар рәсемнәрне беркетәләр.Тәрҗемә итәләр.

Тәрҗемә итә алмаганнарын такта янына тезәләр.

Балалар укыйлар. Яңа сүзләрне таныйлар.)

Укытучы: Әлеге сүзләрне кертеп җөмләләр төзеп карагыз әле.

Укучылар үзләре төзегән җөләләрне укыйлар.

Ишек шакыйлар. Почтальон ролендә –укучы.

Укучы: Исәнмесез! Бу 2 сыйныфымы?

Укучылар: әйе. 2сыйныф.

Укучы: Сезгә хат бар.

Укытучы: ( хатны ала) зур рәхмәт.

Укучы: Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!

Укытучы: укучылар, хатны укыйбызмы?

Укучылар: укыйбыз. Тыңлагыз!

Исәнмесез, 2 сыйныф укучылары!

Минем исемем Айдар. Мин Казан шәһәренән. 2 нче сыйныфта укыйм. Мин сезнең белән танышырга телим. Сезгә кунакка киләм. Сау булыгыз!

Айдар.

Укытучы: Укучылар, Айдарны кунак итәбезме?

Укучылар: Әйе

Укытучы: Айдар килүенә табыныбыз әзер түгел бит. Табынга нәрсәләр куярбыз икән соң? Мин сезгә берничә табышмак әйтәм. Уйлап карагыз әле.

Бәрәңге, ит, тоз салып

Почмаклар ясаганнар.

( өчпочмак)

Камыр эчендә бәрәңге

Я, уйлап кара әле.

( Кыстыбый)

Вак кына итеп кисеп,

Өяләр аны таудай.

( чәк-чәк)

Калганнарын слайдтан укыйбыз.

 

Укучылар: Балалар укыйлар.

Бәлеш

Гөбәдия

Пәрәмәч

Кош теле

Укытучы: Бу нәрсәләр?

Укучы: Ашамлыклар

Укытучы:Нинди ашамлыклар? Кемнәр пешерә?

Укучы: Национальные блюда, татарские национальные блюда( җаваплар төрле)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы: Шулай итеп , без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар: татарские национальные блюда.

Укытучы:Бүгенге дәресебезнең темасы: Татар халык ашлары.

(“Татар халык ашлары” тапшыруының көе яңгырый)

Укытучы: Әйдәгез бергәләп татар халык ашларын кабатлыйбыз. 2 нче күнегү.89 бит

(такта янында укучылар тезеп калдырган рәсемнәр белән эш )

Рәхмәт, булдырдыгыз. Хәзер уйнап алабыз.

Бик яратам” уены. Такта янындагы рәсемне алып нәрсә яратуыңны әйтү.

Укытучы: Укучылар, сез кайсын яратасыз?

-Укучылар җавап бирә

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Укучылар, Айдар килеп тә җитте бит.

Айдарны ничек каршы алабыз.

Укычылар: Исәнме, Айдар.Хәерле көн!

Укытучы:Ничек кунак итәбез?

Табын артына ничек дәшәрбез?

Укучылар: Айдар, табынга рәхим ит!

Укытучы: Әйдәгез, укучылар дәреслекнең 90 нчы битен ачтык. Айдар безне тыңлап торсын.“ Айдар бездә кунакта” тексты белән танышабыз.

-Үрнәк уку.

-Текстны сәнгатьле итеп уку

Укучылар: Текстны чылбырлап укыйлар, тәрҗемә итәләр.

Укытучы: Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.

Айдар кая бара?

Әни нәрсәләр пешерде?

Әнинең исеме ничек?

Укучылар: җавап бирә.

V. Ял минуты

МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы.

- Әйдәгез бераз ял итеп алыйк .Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, мин әйткән сүзләрдә ничә иҗек, шулкадәр кеше җыелып басасыз: кой- мак, бә- леш, өч-поч-мак, ә-ни.)

Ә хәзер барыбызда торабыз.Урындыкларны этеп куябыз. Музыка.

Укучылар:биремне үти.

Укытучы: Ә хәзер мин атаган татар халык ашларын кулланып, түбәндәге эшне башкарабыз.

VI. Яңа белем һәм күнекмәләрне куллану

1.Спроси у друга:

Любит ли он триугольники?

Любит ли он чак-чак?

Любит ли он балеш?

Что готовит мама

2. Ә хәзер карточкадагы биремнәрне эшлибез.  РЕЛЛИ КОУЧ структурасы

Төшеп калган хәрефләрне куярга. (А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, В тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә.)

 

А

В

..тием

..нием

Өчп..чмак

Кыст...бый

Г..бәдия

К..ймак

Б.. леш

Ч..к - ч..к

 

 

3. Китап белән эш.

90 нчы бит, 6нчы күнегү

VII. Рефлексия

Афәрин, укучыларым! Булдырдыгыз. Барыбыз да яхшы эшләдек дип саныйм. Әйдәгез, хәзер үзебезне тикшереп карыйк әле.

-Cез , бүгенге дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.Бу безнең дәрестән чыгу билеты булып торыр.

Сораулар

Әйе

(+)

Юк

(-)

Борщ татар халык ашы

   

Өчпочмакны ит, суган, бәрәңге белән пешерәләр.

   

Чәк-чәк татар халык ашы

   

Кыстыбый татар халык ашы.

   

Торт татар халык ашы.

   

Бәяләү

VIII. Өй эше

1 нче вариант. Берәр татар халык ашын рәсемгә төшереп килергә.

2 нче вариант. Берәр татар ашын пешерү тәртибен язып килергә.

Дәрес файдалы булдымы?

Дәрес ничек үтте? Партагызда яткан смайликларны сайлап тактага ябыштырыгыз.

Сау булыгыз!

Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.