12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кадрия562
Работаю учителем с 1985 года.Образование высшее.
Россия, Альметьевск

Ачык дәрес эшкәртмәсе

5 класс өчен татар теленнән технологик карта

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Төзүче: Әлмәт шәһәре “24нче гомум белем бирү мәктәбе”нең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Кадрия Вагыйзь кызы.

Әлмәт

2015-2016 уку елы

5 класс өчен татар теленнән технологик карта

Тема

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Теманың максаты

1. Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;

алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Килеш исемнәре

 

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият,рус теле

 

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 89-90 битләр; Эш дәфтәрләре;

Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар, таблица)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.

 

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар!

- Хәерле көн !

- Хәлләрегез ничек?

- Кәефләрегез әйбәтме?

- Бүген ничәсе?

- Атнаның кайсы көне?

- Урамда һава торышы нинди?

- Анда җылымы,әллә салкынмы?

- Хәзер елның кайсы фасылы?

Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү

Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап. 2.Өй эшен тикшерү.

а)Сөйләшү:

Минем яраткан ризыгым”

(парларда эш)

ә) - презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау,татар халык ашларын искә төшерү

II этап.

Соруларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

III этап.Уку мәсьәләсен кую.

Максат – килешләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге

1 - Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Килеш исемнәре ,килеш кушымчалары)

-Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли?

-Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.)

Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез?

III этап.

Диагностик бирем: сорауларга җавап эзләү,әйтү, (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме ,килешләрне язабыз. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язабыз.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Тикшерәбез(әзер таблица буенча

IV этап.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

IV этап.

Үткәннәрне искә төшерү.

-Татар телендә ничә килеш бар?

-Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш)

2.-Ә рус телендә килешләр ничек атала?

_Сколько всего падежей?Как их называют?

(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

Дәреслек белән эш.(89нчы бит)

Сүзлек эше:Килеш-падеж

Баш килеш-Именительный падеж

Иялек килеше-Притяжательный падеж

Юнәлеш килеше-Направительный падеж

Төшем килеше-Винительный падеж

Чыгыш килеше-Исходный падеж

Урын-вакыт килеше-Местно-временной падеж

3.Килеш исемнәре ,сораулары, кушымчалары белән танышу.Таблицаны тутыру

IV этап.

1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.)

V этап.

1. -Таблицада бирелгән сүзләрне килешләрдә төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып)

Әни,апа,Марат,Фән,Фәрит,ипи,аш,су,

Бәлеш(тактада,карточкалар белән)

(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

Адашкан сүзләр”уены: -Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз.

Б.к. токмачта

И.к. токмач

Ю.к. токмачның

Т.к. токмачтан

Ч.к. токмачны

Ур.-в.к.токмачка

3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.Җөмләне иптәшегез тәрҗемә итсен

V этап.

Сүзләрне дөрес урнаштыру

VI этап. Рефлексия.

VI этап. №2.90нчы бит.-дәфтәргә эшләү

-тикшерү

VI этап.

VII этап. Йомгаклау.

VII этап.

1.Өй эше. 1 вариантларга – кибет,2 вариантларга бәйрәм сүзен килешләрдә төрләндереп язып килергә

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

-билгеләр кую

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.