12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ямалетдинова Гамиля Гатауловна79
Россия, Татарстан респ., азнакаево

Тест «Фигыль»

  1. Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

а. предметны белдерә;

б. предметның билгесен белдерә;

в. предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә;

 

  1. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а. нинди? кайсы?

б. ничә? күпме?

в. кем? нәрсә?

г. нишли? нишләде? нишләгән?

 

  1. Кайчы сүз фигыльне белдерә?

а. урман;

б. кайта;

в. яшел;

 

  1. Кайсы сүз артык?

а. бара;

б. Азнакай;

в. уйнады;

г. кайтыр;

 

  1. Кайсысы боерык фигыль?

а. эшләде;

б. эшлә;

в. укыгыз;

г. укый;

 

  1. Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а. –да, -дә;

б. –ма, -мә;

в. –та; -тә;

 

  1. Хәзерге заман хикәя фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

а. нишли? нишләми?

б. нишләде? нишләмәде?

в. нишләячәк? нишләр? нишләмәс?

 

  1. Фигыльләр белдергән эш ничәнче зат тарафыннан үтәлгән? (эшләми, ашамый)

а. I зат;

б. II зат;

в. III зат;

 

  1. “Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай балалар өчен матур шигырьләр язган”. Бу җөмләдәге фигыль кайсы заманда килгән?

а. хәзерге заманда;

б. киләчәк заманда;

в. үткән заманда;

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.