12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовала
Гимадиева Гульчачак Исмагиловна75
учитель истории и обществознания МБОУ "Сатламышевская ООШ" Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Россия, Татарстан респ., с. Сатламышево
Материал размещён в группе «ФГОС ООО История Обществознание»
0

«БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ АЧЫШЛАРЫ» БҮЛЕГЕН КАБАТЛАУ

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Ачык дәрес эшкәртмәсе

ТЕМА:

БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ АЧЫШЛАРЫ”

БҮЛЕГЕН КАБАТЛАУ

Төзеде: Сатмыш урта гомуми белем

бирү мәктәбенең тарих укытучысы

Гимадиева Гөлчәчәк Исмәгыйль кызы

ОКТЯБРЬ

Максатлар:

1. Уеннар рәвешендә узган материалларны кабатлау, белемнәрне ныгыту – гомумиләштерү;

2. Тарихи терминнарны, билгеләмәләрне, вакыйгаларны, фактларны, хронологияне өйрәнү истә калдыруны активлаштыру, тәнкыйди фикерләр формалаштыру;

3. Чыганаклар белән эшләү, сороуларга җавапларны дөрес формада һәм конкрет бирү, ситуацияләрдән чыгу, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү;

4. Укучыларда объективлык, җиңү рухы, үз-үзеңә ышану, сәләмәт яшәү омтылышы тәрбияләү.

Җиһазлау: биремнәр, сүзлек, дәреслек – “Борынгы заман тарихы”, ләлә чәчәкләре (кәгазьдән кисеп), светофор “утлары”.

Уен барышы:

Укытучының кереш сүзе:

- Укучылар, менә без сезнең белән өр яңа фән дөньясына – тарих фәне дөньясының “Борынгы кешеләр тормышы һәм аларның ачышлары” бүлеген өйрәнүне тәмамладык. Безнең бүгенге максатыбыз - “Борынгы кешеләр тормышы һәм аларның ачышлары” буенча алган белемнәребезне тагын да баету, ныгыту. Без сезнең белән бу бүлектә алган уку материалын кабатларбыз һәм гомумиләштерербез, шулай ук тарихи фактларны, билгеләмәләрне, даталарны кабатларбыз, хәтердә яңартырбыз.

Оештыру моменты:

Укытучы нинди биремнәр булачагы, аларны үткәрү тәртибе белән таныштыра. Эш төрләрен тактага язып чыга.

Төп өлеш.

Дәрес алдыннан психологик хәләт булдыру.

Укучылар, ә хәзер һәрберебез үзегезне берничә минутка гына булса да борынгы заманда итеп хис итегез. Күзләрегезне йомабыз, ә күңелегез белән барынгы заман урманнарына, кырларына сәяхәт итегез. Кайларда булырсыз? Юлларыгызда кемнәр очрар? Нәрсәләр күрерсез икән?

Күзләрне йомып

Гасырлар кичәбез,

Бүгенге көннәрдән

Борынгы заманга күчәбез.

Йөрибез иркенләп

Нинди зур урманнар!

Кемнәр соң яшәгән?

Узганмы давыллар, бураннар?

Күрәбез йортларны,

Кичәбез тауларны

Бу җирләр күп күргән

Бик хәтәр ауларны.

Кешеләр ниндиләр?

Йонлылар, кыскалар.

Йөрибез ил гизеп,

Тарихны ачыклап.

Күзләребезне ачабыз һәм һәрберегез күргәннәре белән безне дә таныштырып китәр. Сер әзерме укучылар, фикерләрегезне тупладыгызмы? Рәхим итегез.

Презентация карау, андагы сорауларга җавап бирү, биремнәрен эшләү.

Дөрес җавап биргән укучыларга ләлә чәчәкләре биреп барыла.

2. Белемнәрне шәхси-дифференциаль якын килү алымы белән тикшерү.

Стендта өч рәткә төрле катлаулылыктагы биремнәр язылган конвертлар урнаштырыла. Беренче рәттә иң җиңел, икенче рәттә катлаулырак, ә өченче рәттә тагын да читенрәк биремнәр.

Укучыларның биремнәрне үтәве, сорауларга җавабы баллар белән бәяләнә (ләлә чәчәкләре) – беренче рәттәгеләр өчен бер, икенче рәттәгеләр өчен ике, өченче рәттәгеләр өчен өч балл куела. Укучылар биремнәрне мөстәкыйль сайлап алу хокукына ия.

А. Беренче рәт өчен биремнәр:

- Иң борынгы хезмәт кораллары? (КУЛ КИСКЕЧЕ, КАЗЫГЫЧ ТАЯК, СӨҢГЕ)

- Иң борынгы кешеләрнең төп ике азык табу ысулларын атагыз. (АУЧЫЛЫК ҺӘМ ҖЫЮЧЫЛЫК)

- Якынча ничә мең еллар элек кеше хәзерге кеше рәвешенә килеп җитә? (КЫРЫК МЕҢ)

- Борынгы аучыларның төп коралы? (СӨҢГЕ)

- Иң борынгы кешеләр тарафыннан буйсындырылган беренче табигать көче? (УТ)

- Борынгы кешеләр аулаган иң зур хайван? (МАМОНТ)

Б. Икенче рәт өчен биремнәр.

- Иң борынгы кешеләр ясаган рәсемнәр табылган мәгарә? (АЛЬТАМИРА)

- Иң борынгы кешеләр җирдә кайчан барлыкка килгәннәр? (МОННАН ИКЕ МИЛЛИОН ЕЛЛАР ЭЛЕК)

- Иң борынгы кешеләрне хайваннардан аерып торган төп сыйфат? (ХЕЗМӘТ КОРАЛЛАРЫ ЯСЫЙ БЕЛҮ)

- Борынгы кешеләр хайваннарны һәм кошларны аулар өчен кулланган борынгы кораллар? (ҖӘЯ ҺӘМ УК)

- Иң борынгы кешеләрнең сөякләре һәм хезмәт кораллары табылган материк? (АФРИКА)

В. Өченче рәт өчен биремнәр:

- Иң борынгы кешеләр ясаганрәсемнәр табылган мәгарә? (АЛЬТАМИРА)

- Балык тоту өчен сөяктән ясалган корал? (ГАРПУН)

- Беренче игенчеләр җир эшкәртү өчен файдаланган борынгы эш коралы? (КИТМӘН)

- Борынгы кешеләрнең табигатьтән өстен көчләргә сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итүе? (БАГУ)

- Кешеләр асрый торган йорт хайваннары? (ТЕРЛЕК)

- Ыруг общинасына җитәкчелек итүче кеше? (АКСАКАЛ)

Светофор”.

Укучылар, сезнең өстәлләрегездә кызыл һәм яшел төсләрдәге түгәрәкләр. Болар светофор “утлары”. Мин әйткән җөмләләр белән килешкәндә яшел төс күтәрерсез, ягъни “килешәм”, кызыл төс күтәрсәгез – “килешмим” дигәнне аңлата. Дөрес җавап бирүчеләр берәр ләлә чәчәге ала.

Кешене хайваннардан аерып торган төп сыйфат – хезмәт кораллары ясый белү. (яшел төс)

Акыллы кеше”ләр ике миллион еллар элек барлыкка килгәннәр. (кызыл төс)

Күршеләр булып яшәүче берничә ыруглык общиналары кабилә дип атала. (яшел төс)

Вакыйгалар өзлеклелеген өйрәнә торган фән хронология. (яшел төс)

Бамбук китаплар Һиндстанда була. (кызыл төс)

Нумизматика – тимер акчалар, алардагы язулар, акча әйләнеше белән шөгыльләнә. (яшел төс)

Физкультминут.

Ярсу атлар чабалар, (урында ат кебек йөгерү формасы бирәләр)

Яңгырап тора далалар (кулларны чабабыз)

Исә җилнең көчлесе, (куллар белән җил исү хәрәкәте күрсәтелә)

Юктыр моның төслесе (аваз бирелә)

Сугышчылар качалар, (чүгәләп-чүгәләп алалар)

Тирмәләргә посалар. (урыннарга утыралар)

4.Тактага 12 бүлемгә бүленгән түгәрәк картон эленгән. Һәр бүлем-ячейка төрле төсләрдәге каплавычлар белән капланган. Каплавычлар астына “С”, “А”, “М”, “Б” хәрефләре яшерелгән.

С – сорау,

А – аңлатма бир,

М – могҗизалар кыры,

Б – билгеләмә бир дигәнне аңлаталар.

Сез үзегезгә ошаган төстәге каплавычны ачып, үзегезгә бирем сайлыйсыз.

С” булса сораулар:

Галимнәр тарихи истәлекләрне нинди ике төргә бүлеп йөртәләр? (ЯЗМА ҺӘМ МАТДИ ЧЫГАНАКЛАР)

Таштан йә агачтан ясалган аллаларның сүрәте нәрсә дип атала? (ПОТ)

Кешеләрнең тарихи узганын матди чыганаклар буенча өйрәнә торган фән? (Археология)

А” булса, сүзгә аңлатма бирергә кирәк:

1. Тарих – (КЕШЕЛӘРНЕҢ ҮТКӘНЕН, БҮГЕНГЕСЕН, КИЛӘЧӘГЕН ӨЙРӘНӘ ТОРГАН ФӘН)

2. Аксакал – (ЫРУГ ОБЩИНАСЫНА ҖИТӘКЧЕЛЕК ИТҮЧЕ КЕШЕ)

3. Багу – (БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘРНЕҢ ТАБИГАТЬТӘН ӨСТЕН КӨЧЛӘРГӘ СОРАУ, ҮТЕНЕЧ БЕЛӘН МӨРӘҖӘГАТЬ ИТҮЕ)

М” хәрефе булса, “могҗизалар кыры”. Тиешле сандагы шакмак сызыла, тиешле сүзне язарга.

1. Мөһерләр турындагы фән. (СФРАГИСТИКА)

2. Кәгазь акчалар тарихын өйрәнә торган тармак. (БОНИСТИКА)

3. Тау мәгарәсендә борынгы кешеләр ясаган сурәтләрне беренче булып тапкан кешенең исеме? (САУТУОЛА)

Б” булса билгеләмә буенча сүзне әйтергә:

Бакырна аккургаш белән кушкач, килеп чыккан кушылма? (БРОНЗА)

Төрле чорлардагы озынлык, авырлык, мәйдан, күләм үлчәү алымнарын, аларның бүгенге үлчәү системасына чагыштырмасын өйрәнә торган фән? (МЕТРОЛОГИЯ)

Аллалар турында хикәя? (МИФ)

Йомгаклау өлеше.

Укытучы: Укучылар, менә без Борынгы заман тарихының “Борынгы кешеләр тормышы һәм аларның ачышлары” бүлеген өйрәнүне тәмамладык. Бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Ә алда безне тагын да кызыклырак юл көтә. Без сезнең белән киләсе дәрескә “Борынгы көнчыгыш” бүлеген өйрәнә башларбыз. Анда тагын да кызыклырак вакыйгалар, шәхесләр белән танышырбыз.

Иң борынгы хезмәт кораллары?

Иң борынгы кешеләрнең төп ике азык табу ысулларын атагыз.

- Якынча ничә мең еллар элек кеше хәзерге кеше рәвешенә килеп җитә?

- Борынгы аучыларның төп коралы?

- Иң борынгы кешеләр тарафыннан буйсындырылган беренче табигать көче?

- Борынгы кешеләр аулаган иң зур хайван?

- Иң борынгы кешеләр ясаган рәсемнәр табылган мәгарә?

- Иң борынгы кешеләр җирдә кайчан барлыкка килгәннәр?

- Иң борынгы кешеләрне хайваннардан аерып торган төп сыйфат?

- Борынгы кешеләр хайваннарны һәм кошларны аулар өчен кулланган борынгы кораллар?

- Иң борынгы кешеләрнең сөякләре һәм хезмәт кораллары табылган материк?

- Иң борынгы кешеләр ясаганрәсемнәр табылган мәгарә?

- Балык тоту өчен сөяктән ясалган корал?

- Беренче игенчеләр җир эшкәртү өчен файдаланган борынгы эш коралы?

- Борынгы кешеләрнең табигатьтән өстен көчләргә сорау, үтенеч белән мөрәҗәгать итүе?

- Кешеләр асрый торган йорт хайваннары?

- Ыруг общинасына җитәкчелек итүче кеше?

Опубликовано в группе «ФГОС ООО История Обществознание»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.