12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовала
Султанова Чулпан Ринатовна43
Россия, Татарстан респ.

Максат: укучыларны шагыйрь, язучы Ф.Яруллинның иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, укучыларны үз фикерләрен әйтергә өйрәтү; балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Мастер-класс барышы (Ф.Яруллин шигырьләре кыскартылып бирелде)

I. Оештыру өлеше

1.Укучылар белән исәнләшү.

2.Укучыларда уңай халәт тудыру.

 

II. Төп өлеш

1-2 нче слайд

1.Укытучы. (слайд укыла) Без бүген нинди әдипнең иҗатын өйрәнәбез инде?

Көтелгән җавап: Фәнис Яруллин.

Укытучы. Аның бу шигыре нәрсә турында?

Көтелгән җавап: Кешелеклелек.

Укытучы. Димәк, безнең бүгенге тема: “Ф.Яруллин иҗатында кешелеклелек төшенчәсе”.

3 нче слайд

2. Укучыларга мотивлаштыручы сорау куела: “Кешелекле булу авырмы?”

3. “Кешелеклелек” темасы татар халык мәкальләре һәм Фәнис Яруллин шигырьләре аша ачыла.

4 нче слайд

Беренче мәкаль: “Җылы сүз – җан азыгы”.

Укытучы. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Һич яхшылык эшли алмасаң син,

Кешеләргә бик-бик теләп тә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Укытучы. Ә сез нинди ягымлы сузләр, матур теләкләр беләсез икән, ягез, тыңлап карыйк әле.

Укытучы. Сүз уңай гына түгел, ә тискәре тәэсир дә ясарга мөмкин. Авыр, ялган сүзләр кеше күңелен җәрәхәтләргә сәләтле.

Эсперимент (сузнең нинди зур көчкэ ия булуын исбатлау максатыннан фотография ярдәмендә үткәрелә).

5 нче слайд.

Ике төркемгә бирем бирелә. Бер төркемгә фотосурәттәге кеше турында мондый факт язылган кәгазь бите бирелә: «Әлеге кеше хәйрия белән шөгыльләнә, ул ятимнәргә ярдәм итә» (Һәм укучы-ларга бу кешене тасвирларга кушыла.)

Кетелгән җавап: ул ярдәмчел, йомшак күңелле, юмарт һ.б.

Ә икенче төркемгә мондый факт язылган кәгазь бите бирелә: «Бу бик начар кеше, хокук тәртибен бозган, җавапка тартылган». Укучы фотодагы шәхесне шушы фактка бәйле тасвирларга тиеш була.

Кетелгән җавап: ул бик усал, күзләре хәйләкәр һ.б.

Укытучы: (нәтиҗә ясый). Күргәнегезчә, мин сезнең барыгызга да бер үк кешенең фотосурәтен күрсәттем. Мин әйткән бер җөмлә аркасында, бу кеше кемгәдер бик яхшы булып күренде, ә кемгәдер бик начар булып тоелды. Чөнки мин бер төркемгә «Әлеге кеше хәйрия белән шөгыльләнә, ул ятимнәргә ярдәм итә» дип язылган, ә икенче төркемгә «Бу бик начар кеше, хокук тәртибен бозган, җавапка тартылган» дип язылган кәгазь биргән идем. Шуңа да башка кешеләр турында ялган, начар сүзләр сөйләргә ярамый. Сезнең уйламыйча әйткән сүзләрдән соң кешеләрнең фикерләре шәхескә карата начар якка үзгәрергә мөмкин.

6 нчы слайд

Икенче мәкаль - «Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык кыл».

Ходаның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә

Яхшылык эшләргә ашыгыйк. («Ашыгыйк»)

Укытучы. Сезнең нинди яхшы эшләр башкарганыгыз бар? (Укучыларның җаваплары.)

Укучыларга ак кәгазь битендә кара нокта ясалган рәсем күрсәтелә.

Укытучы. Укучылар, карагыз әле, сез биредә нәрсә күрәсез?

Көтелгән җзвап: кара нокта, кара түгәрәк.

Укытучы (мәсәл сөйли).

Бервакыт укытучы узенең укучыларын җыйган да нәкъ менә шул сорауны биргән. Алар да сезнең кебек үк кара нокта күрәбез, дип җавап биргәннәр. Тыңлап торган да укытучы күңелсез генә читкә китеп утырган һәм елап җибәргән. Укучылары моңа гаҗәпләнгәннәр. Аптырап, укытучыдан елавының сәбәбен сораганнар, ул: «Сез һәммәгез дә, ап-ак кәгазь битен түгел, ә бары тик андагы кечкенә кара ноктаны гына күрде», - дип җавап кайтарган. Әйе, без еш кына кешегә аның кечкенә генә кимчелекләре, ялгышлары аша бәя бирәбез, ә яхшы якларын игътибарсыз калдырабыз.

7 нче слайд

Өченче мәкаль: «Хаталык миннән, кичермәк синнән»

Яхшылыклар күптән үләр иде,

Калыр иде бары үч, нәфрәт.

Җаннарында кояш йөрткәннәргә,

Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт! (Ф.Яруллин)

Укучылардан нәтиҗә ясату.

8 нче слайд

Дүртенче мәкаль - «Исем кешене бизәми - кеше исемне бизи».

(Бу мәкальгә туры килгән шигырь юллары язылган битләр таратыла,укучылар үзләре җыялар)

Теткәләнә,туза бик тиз,

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.( Мәрхәмәт”)

Укытучы. Укучылар, без мәкаль һәм шигырьләр аша “кешелеклелек” төшенчәсен ачарга тырыштык. Әйдәгез әле хәзер үзегез үк шагыйрь яки шагыйрә булып карагыз. ( Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек турында 4 юллы шигырь язарга)

 

III. Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Кешелекле булу өчен нинди баскычлар үтәргә кирәк?

( укучылар җавабы тыңлана)

9 нчы слайд

Кешелеклелек” баскычлары:

-Ягымлы булу, дөресен сөйләү.

-Яхшы эш-гамәлләр.

-Үз ялгышларыңны төзәтә, кеше хаталарын кичерә белү.

-Кешеләрдән үрнәк алу.

Укучылар дәрес башында куелган мотивлаштыручы сорауга җавап бирәләр:

10 нчы слайд

Кешелекле булу авырмы?”

 

IV. Йомгаклау

11 нче слайд

Дүртенче мәкаль – «Кем идем димә, кем булырмын диген!”

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел.(Ф.Яруллин)

Укытучы. Укучылар, кешелекле булу сездә авырлык тудырмасын иде. Һәрвакытта бер-берегезгә,башка кешеләргә карата игътибарлы, игелекле булыгыз. Яхшылыкларны чын күңелдән эшләгез, алар дәвамлы булсын! Үрнәк кешеләр булып үсегез!

12 нче слайд

Укытучы. Өй эше: “Кешелекле булу авырмы?” темасына эссе язарга.

13 нче слайд

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Опубликовано в группе «Бесплатные всероссийские дистанционные конкурсы для учащихся»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.