12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовала
Гарипова Зульфира Зульфатовна170
Целеустремлённый.
Россия, Татарстан респ., Рыбно-Слободский район
Материал размещён в группе «Татар теле укытучылары төркеме»

Балык Бистәсе муниципаль районы

Урахча төп гомуми белем мәктәбенең

Беренче категорияле татар телеһәм әдәбияты

укытучысы Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы

 

 

ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

ТЕМАСЫ: Күңелем түрендә авылым тарихы

 

Урахча 2017

Эчтәлек

1. Кереш ............................................................................................. 3

2. Төп өлеш .......................................................................................4

1) Авылга исем кую ...................................................................4

2) Күгәрчен авылы белән бәйле риваятьләр.....................6

3) Күгәрченнең беренче януы. 1830 ел .............................8

4) Күгәрченнең икенче януы. .....................................................9

5) Күгәрчен авылы белән бәйле зыялы шәхесләр.

Уку- укыту эшчәнлеге ............................................................9

Әбүбәкер Биккенә углы Зәетов..................................................9

Мөхәммәтҗан Биккенә улы Зәетов..................................11

Каюм Насыйри.................................................................11

Миргазиз Укмасый......................................................................12

Мөхәммәтҗан улы Зәетов.................................................12


 

6) Күгәрчен мәчетләре.........................................................13

7) Авылым – Күгәрченем.................................................................16

Гомәр Әгъзәмов сүзләре,

Владимир Мироваев музыкасы


 

3. Йомгаклау................................................................................................17

4. Кушымта...................................................................................................18

5. Кулланылган әдәбият............................................................................20


 

 

Кереш

Туган ил кайдан башлана? Бәлки, ул бала аңлый башлагач, әнисенең сөйкемле күзләреннәндер? Бәлки, сабый беренче күргән авыл өстендәге зәңгәр күктәндер? Бәлки, Туган ил турындагы беренче хисләр, уйланулар туган йортта, үзең белем алган мәктәптәндер....

Ләкин ничек кенә булмасын, Туган ил ул, минемчә, туган авылыңнан башлана. Кая китсәң дә авылга тизрәк кайтасы килә, аны юксынасың. Кыскасы, туган авыл һәркем өчен дә бик кадерле ул.

Безгә, мәктәптә укыганда, илебез тарихын, башка илләр тарихын өйрәттеләр. Ләкин уку программаларында туган авылның тарихын өйрәнү каралмаган иде. Минемчә, үзен мәдәниятле, зыялы санаган хәзерге заман кешесе үз авылы тарихын белергә, аның белән кызыксынырга тиеш. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” диләр бит.Шуны истә тотып, Күгәрчен авылы тарихын өйрәнүне мин үземнең бурычым дип санадым. Чөнки, мин шушы бай тарихлы авылда туганмын.

Хезмәтнең максаты: Күгәрчен авылы тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, шәҗәрәләргә, халыктан язып алынган мәгълүмәтләргә таянып, Күгәрчен авылы тарихын яктырту;

Авыл тарихына кагылышлы мәгълүмәтләрне күбрәк туплап, укучылар белән эзләнүләр алып барып, авылым тарихын өйрәнү.

Югала барган тарихи мәгълүмәтләрне яңарту.

Тарихи яктан бәяләгәндә, күгәрчен авылы бәхерле авыл. Аның бәхете – элек-электән тарихын барлап, киләчәк буыннарга тапшырырга омтылучылары булуында. Бу эшкә беренчеләрдән булып, авылның үз баласы Гомәр ага Әгъзамов алынган.

Кызыксынып, Гомәр абый тарафыннан Күгәрчен авылы тарихына багышлап эшләнгән кулъязма альбомы белән таныштым. Хезмәтем авылыбызның үткәне белән кызыксынучыларга.

Төп өлеш

Тарихчы галим һәм язучы Равил Фәхретдинов җитәкчелеген­дәге археологик экспедиция 1968 елның җәендә Күгәрчен авы­лы халкы телендә «Изгеләр зираты» дип йөртелгән каберлектә казу-тикшеренү эшләре үткәрә. Авылдан көньяк-көнчыгышта урнашкан калкулыктан неолит-бронза чорына (б.э.к. IV һәм II меньеллыклар) караган пычакка охшаш чакматаш пластина табыла (ТАЭ хисабы, 1968 ел: АК, 1981, №683).

Р.Фәхретдинов авыл аксакаллары белән дә очраша. Әгъзәм ага Гыйниятуллин галимгә авылдагы бер нәселнең язма шә­җәрәсе булуы, аны үзенең берничә кат укыганлыгы хакында әйтә. «Бу шәҗәрә 1367 елга барып тоташканлыгын хәтерлим», - дип сөйли ул.

1926 елда авылнын Хәбибулла атлы кешесе: «Яшь чагымда бабайлардан мирас булып калган кулъязма китабым бар иде. Бик иске булу сәбәпле, тузып юкка чыкты. Менә шуның бер битенә: «1367 ел. Агамкол баба белән углы Хуҗамкол һәм тагы да ике гаилә юлдашлары белән килеп Күгәрченгә нигез салганнар», - дип язылган иде», - ди. Шулар «Изгеләр зираты»н авылның беренче каберлеге дип уйларга, Күгәрчен авылы 1367 елда нигезләнгән дип фаразларга нигез бирә. 1998 елда Илгиз Гыймадиевлар яшәгән нигездән табылган ике яклы мәрмәр мөһер бу фаразлауларны тагын да ныгыта. Мөһергә иске гарәп имлясында: «Болгар дәүләте. Мулла Мөхәммәд. 1382. Сибгатулла Котдус мулла» дигән сүзләр чокып язылган.

Авылга исем кую

Халыкта авыл атамасына кагылышлы мондый риваять яши. Каяндыр күченеп килүче берничә кеше Суша елгасы буен­дагы чишмә янына ял итәргә туктаган­нар, ди. Шулчак чишмә янына түшләре кояш нурларында җемелдәп торган кү­гәрченнәр төшеп кунган, имеш. Шуннан соң булачак авылга Күгәрчен исеме куш­каннар, ди. Авылыбыз , төзелгән вакытыннан башлап-1750 елларга чаклы, бары 30 йортка җиткән. Тагын 100 елдан 50 йорт була. Ә инде 1830 нчы елда, Күгәрчен 60 йортка җиткән. Авылыбызның болай әкрен үсүенә, гасырлар буе хрестиан дине халыкларының җәберләп торулары сәбәп була. 1830 елдан тагын 100 ел үткәннән соң Күгәрчен 400 йортка җитә. Шулай итеп Күгәрчен 20 нче гасырда зур тизлек белән алга китә. Шунысы кызык: Татарстанның башка районнарында Күгәрчен исемле авыл­лар очрамый, ә менә Башкортостан билә­мәсендә атамаларында «күгәрчен» сүзе катнашкан авыллар бишәү икән.

«Мәдәни җомга» газетасының 1999 елгы 6 нчы санында телче галим Гомәр ага Саттаров болай дип яза: «...Казан губернасының Лаеш өязе Күгәрчен авы­лыннан 1560 елларда Явыз Иванның чукындыруыннан качып киткән татар гаиләләре Башкортостанның хәзерге Күгәрчен районындагы Күгәрчен авылы­на нигез салганнар һәм туган авыллары хөрмәтенә бу авылны да шулай атаган­нар. Башкортостандагы Күгәрчен - та­нылган татар язучысы Мәҗит Рафыйковның (1925-1986) туган авылы».

1964 елда М.Рафыйков ерак бабала­рының кече Ватанына үзе дә «кайта».

Мәктәптә укучылар белән очраша, авыл зиратында була, ташлардагы гарәпчә язуларны укый. Шушы сәфәрдә тупла­ган мәгълүматларны файдаланып, «Йо­мышчы Әбүбәкер» хикәясен яза.

Башкортостандагы Җидеболак Күгәр­чене, Калтасы районындагы Күгәрчен, Шаран районындагы Күгәрчен-Бүләк авыллары исемнәренә бәйле риваятьләр дә бер-берсенә бик охшаш, диләр.

Балык Бистәсе районындагы Күгәр­чен авылы тарихына кайтыйк.

Бәхеткә, архивларда Күгәрчен авылы тарихына кагылышлы документлар шак­тый сакланган. «XVIII гасыр ахырында Казан губернасы Лаеш өязендә җирләр­не үлчәү, чикләрне билгеләү турында икътисадый искәрмәләр» дигән доку­менттан алынган юлларга күз салыйк:

«1795 ел. Авылда 70 йортта 228 ир-ат һәм 255 хатын-кыз яши. Күгәрчен авы­лында өченче тегермән авылдан түбәндәрәк, Суша елгасында урнашкан. Авыл үзе Суша елгасының сул ягында. Тегер­мән ике ташлы һәм тулчияле. Ул язгы ташулар чорында гына туктап тора. Ка­зандагы хөкүмәт палатасы тарафыннан дүрт елга, аерым кешеләргә билгеле бер сумма түләү шарты белән, файдалануга тапшырыла. Тегермән тарткан кеше ясак түли. Елганың тирәнлеге җәй көннә­рендә ике аршын, киңлеге дүрт сажень. Елгада чуртан, чабак, ташбаш, кызылка­нат үрчи. Басуларының туфрагы кара һәм кызгылт. Арыш, солы, бодай үстерү өчен яраклы. Башка төр ашлык һәм пе­чән өчен уңдырышлыгы уртача. Урма­нында төзелешкә яраклы имән, усак, элмә, карама үсә. Каенлыклары 7-10 вершок, биеклеге 7-10 сажень. Урман­нарның бер өлешен кораб төзелешендә файдаланырга мөмкин. Утын итеп чик­ләвек куагын, юкә, өрәңге, өянке, каен агачларын әзерләргә була.

Чукындырылган һәм чукындырылма­ган татарлар игенчелек һәм терлекчелек белән көн күрә. Яшәү шартлары уртача. Хатын-кызлар, кыр эшләреннән тыш, җитен сүсе эшкәртү, йон эрләү, тула басу һәм тукучылык белән мәшгуль, үзләре өчен һәм сатарга дип сукно әзерлиләр».

Күгәрчен волосте дип аталган. 1850 ел­ларда авыл халкы ат сбруе ясау белән шөгыльләнгән. Авылда 247 йорт булып, 932 ир-ат, 867 хатын-кыз яшәгән. Авыл­ның 2395 дисәтинә җире булган, һәр ел­ны кырыклап кеше шактый озак срокка читкә китеп эшләгән. Халык игенчелек белән шөгыльләнә».

 

Күгәрчен авылы белән бәйле риваятьләр.

Мачан хатыны елгасы” турында.

Туган авылым Күгәрчен табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Авыл уртасыннан Суша, авыл читеннән Сула елгалары ага. Кайчандыр Сула елгасы катнаш агачлы урманнар эченнән агып утырган. Вакыт узу белән урман авылдан ерагаеп, Олы Көл авылы тирәсенә таба чигенгән. Хәзер бу урманны “ Көл урманы” дип атыйлар.Аларга элек алпавытлар, байгуралар хуҗа булган. Гади халыкка урманнардан чыбык алырга да рөхсәт ителмәгән. Безнең яктагы урманнарның , җирләрнең хуҗасы, бик мәрхәмәтсез, явыз- Безобразов дигән алпавыт булган. Шул алпавытка бәйле булган бик аянычлы фаҗигане, Күгәрчен халкы , әле бүгенге көндә дә ачынып сөйли.

Әхмәтҗан бабай игенчелек белән шөгыльләнгән, буш вакытларында аучылык белән дә мавыккан. Аңа иптәшләре, бала вакытта ук, “Мачан” дигән кушамат такканнар. Шуннан бирле, әле хәзер дә, Әхмәтҗан бабай нәселен “Мачаннар” дип йөртәләр. Әхмәтҗан бабай бик оста мәргән була, теләсә җәнлекнең тиресен бозмас өчен, күзенә атып, аны аулап ала торган булган, имеш диләр.

Олы Көл авылына “Кыек юл” дигән җирдән барганда, юлның уң ягына “Бәке каенлыгы” урнашкан. Элек монда алпавыт урманы булган, шунда умарталыгы да урнашкан. Билгеле инде, умарталыкны алпавытның бозау кадәрле эте белән каравылчысы саклаган. Урманга җиләк-җимешкә, чикләвек, утын өчен куакка килгән халыкны, бала чаганы шул эт белән талатканнар. Көннәрдән бер көнне, ауга чыккан җиреннән, бу этне Әхмәтҗан атып ала. Алпавыт аңа: “Туры китерермен әле,” - дип, янап кала.

Чыннан да, бик усал иттереп, явызларча үч ала ул Әхмәтҗаннан. Хатыны Хөснури ипи пешермәкче була. Утыны җитмәгәч, бау алып, якындагы алпавыт урманына куак җыярга китә. Өйдән чыгуга, бишектәге баласының елаганын ишетеп кире керә. Булачак фаҗигане күңеле сизгәндәй, баланы озак иттереп имезә.

Урманга барып керүгә, Хөснурыйга алпавыт очрый, билгеле ялгызы гына түгел, һәм ул дүрт бала анасыннан, ире өчен ерткычларча үч ала. Аны башта мәсхәрәли, аннары кара мунча төтененә карлыктырып үтерә. Гәүдәсен дә Хоснурыйның үз бавы белән, ерак булмаган тирән ерганак сусыз елгада үсеп утыручы ялгыз агачка асып куя. Билгеле өйдә аны көтәләр, авыл халкы аны эзләргә чыга... Һәм әлеге елгада үле гәүдәсенең асылынып торганын күреп, “ах” итә, нәфрәтләнә. Шул заманнардан бирле бу елганы Күгәрчен авылы халкы Мачан хатыны елгасы” дип атый башлый. Бу фаҗига булганда Әхмәтҗан белән Хөснурыйга әле 25-30 яшьләр генә була. Әнисез калган бишектәге бала да, берничә көннән дөнья куя.


 

Зәйтүн елгасы ”

1921 елда, Урта Идел төбәгендә көчле корылык була. Игеннәр юкка чыга. Шул сәбәпле, халык ачтан үлмәс өчен, юа (болын үләне) элмә агачы кайрысы, черек бәрәңге, алабута, кычыткан, юкә кайрысы кебек әйберләрне тегермәндә тарттырып, аларга булдыра алганча он кушып, ашарга мәҗбүр була. Көннәрдән бер көнне Зәйтүнә дә энесе белән бергә урманга элмә кайрысына барырга була. Алар, ни сәбәпледер, өйдә чакта ук энесе белән ачуланышалар. Юлда барганда энесе апасын үтереп, елгадагы кар астына күмеп куя. Бу хәл март аенда булу сәбәпле, тиз арада карлар эри башлый һәм Зәйтүнәнең гәүдәсе табыла. Башта Зәйтүнәне адашкандыр дип уйлыйлар. Гәүдәсе табылгач, аның үтерелгәнлеге ачыклана. Зәйтүнә бик матур, 19-20 яшьләрдәге кыз була. Шул еллардан бирле бу елганы” Зәйтүн елгасы” дип атый башлыйлар Бу елга авылдан чыгып, әрәмәлектән барганда уң якта кала.


 

Күгәрченнең беренче януы. 1830 ел

Күгәрчен бу вакытта бер генә урамлы (Олы урам) булган. Түбәноя, Аръяк, Югары һәм Түбән урамнар әле булмаган. Авылның бер очы югары очта Саттар бабайлар, ә икенче башы Озын Хәйруллалар белән чикләнгән. Ул урын, хәзерге Чуашлар тыкырыгыннан бер-ике йорт калдырып, бирерәк була. Ут кемнән чыккандыр, анысы мәгълүм түгел. Бу янгын җәй була. Ул заман Күгәрчен 60 йортка җиткән зур авыл булган инде. Авылда бик әз генә йорт калган".Ул заманда, урман авылга орынып тору сәбәпле, Күгәрчен халкы бик тиз арада гына йорт-каралтылар төзеп керергә ирешкән. Шул янгыннан соң кайберәүләр инешнең көньягына - аръякка чыгып утырган. Анда иң беренче күченүче Искәндер бабай булган.Бу сүзләр Бикмөхәммәт углы “бәйттә” Хәбибулла агайдан алып язылды. Ә Хәбибулла агай “тешсез” Гобәйдулла бабайдан ишетеп калган. Искәндәр бабай беренче булып утырган ул урын хәзерге таш мәчет - клуб каршында, яки урам чатындагы таш кибет белән янәшә булган.

 

Күгәрченнең икенче януы.

1859 елның август аенда Күгәрчен икенче тапкыр яна. Бу янгын

тавык” Шәрифнең атасы Насыйр бабайлардан чыга. Насыйр бабай
ишек алды җыештырган вакытта коры тиресләрне өеп куя һәм аны кырга чыгарырга иренеп, ут төртә. Ул асат кына яндырып, чүптән

котылмакчы була. Әмма эш ул уйлаганча барып чыкмый. Көтмәгәндә күәтле җил чыгып, утны каралтыларга кертә. Шулай итеп бу “эш” көтмәгәндә зур янгынга әверелә.

Ут Насыйр бабайлардан югары як белән янып менеп, Бикчәнтәй бабайлар (Бөйттәләр) тыкрыганда туктап кала. Әмма ут югары яктан, хәзерге Гариф мәзиннәр урынындагы йортка сикереп, түбән як белән авыл башына чаклы барып җитә. Урамның югары ягы, Бикчәнтәй бабайлардан югары очка чаклы, янмый кала. Ул янгыннарнын һәр икесендә дә авылның мәчет-мәдрәсәләре дә янып юкка чыккан.

 

Күгәрчен авылы белән бәйле зыялы шәхесләр.

Уку- укыту эшчәнлеге.

Империя изүе астында яшәүче кайсы гына халыкны алма, барысының да баш­калар бәхете өчен җир даулап, ана те­лендә гыйлем бирү мөмкинлеге даулап, үз гомерен аямыйча көрәшүче гаярь ул­лары булганын күрәбез. Күгәрчендә дә авыл халкы хәтеренә мәңгегә уелып кал­ган андый гаярь һәм зыялы Зәетовлар нәселе гомер иткән.

Зәетовлар шәҗәрәсе Зәет бабадан баш­лана. Аның улы Биккенә мулла 110 яшькә җитеп вафат була. Биккенә хәзрәт уллары Әбүбәкер һәм Мөхәммәтҗан муллалар­ның язмышларына аерым тукталыйк.

 

Әбүбәкер Биккенә углы Зәетов XIX гасыр башында дөньяга килә. Егерме биш ел патша армиясендә хезмәт итү дәверендә русча сөйләшергә өйрәнеп кайта. Тәвәккәл, көчле, белемле булуы белән аерылып тора ул. Муллалыкка указ алганнан соң, авылның беренче мәхәлләсен җитәкли.

Көннәрдән бер көнне Кама аръягында­гы Җүкәтау шәһәрлеге тирәсендә урнаш­кан Савин-городок (татарлар аны Гурутка дип йөрткәннәр) исемле урыс авылы алпавыты Стрекалов Күгәрчен, Югары һәм Түбән Тегермәнлек, Балтач, Күки, Ямаш авылларының Чулман елгасы буенда урнашкан үзәнлекләрендәге болыннарын тартып ала. Алты авыл җәмәгатьчелеге өязгә һәм губерна үзә­генә болыннарны кире кайтаруны сорап шикаять язып караса да, бернинди нәти­җәгә ирешә алмый. Кем әйтмешли, кар­га күзен карга чукымый... Җыйналып киңәшкәннән соң, авыл аксакаллары Санкт-Петербургтагы Сенат комиссиясе­нә Әбүбәкер Зәетовны җибәрергә була. Сәфәр чыгучыга юллык акча җыялар да, йомышчыга зур өметләр баглап, авыл­ларына таралышалар.

Әбүбәкернең юлы уңмый... «Болын­нарга Стрекалов хуҗа» дигән язу сузган калын гәүдәле писернең яңагына ялты­раткан өчен, аны төрмәгә утырталар. Әй, беркатлы да икән инде үзе: Сенат комиссиясендә утыручыларга ришвәт бирмичә генә болынны кайтару мөмкин түгеллекне башына да китермәгән бит! Мосафир үзен дә битәрли, үзен озаткан җәмәгать вәкилләренә дә өлеш чыгара: «Ай, надан халык... Юллык сумма җыеп бирә белгәннәр, императорский Сенатка җыя белмәгәннәр...»

Срогын тутырып чыккач, Әбүбәкер бер байда ат караучы булып эшләп, бераз өс-башын бөтәйткәч, энесе Мө­хәммәтҗан ахунга: «Нигә ни кирәк, ни булса, ни була», - дип, «серле» хат язып сала. Авылда йомышчының ни әйтергә теләгәнен яхшы аңлыйлар: болын өчен акча кирәк, акча булса, җир була икән! Вәкилләр акча җыярга керешә. Инде хәзер җыелган акчаны ничек итеп Әбү­бәкергә җибәрү турында баш ваталар. Озакламый әмәле дә табыла. Иң берен­че эш итеп, күршедәге Уракчы урысла­рына барып, гимерче-калайчы остадан икс төсле комган ясаталар. Акчаны көмешкә өйләндереп шунда салып тома­лыйлар да Санкт-Петербургка посылка итеп җибәрәләр. Ә комган, һәр мөсел­ман кешесенә тәһарәт алу өчен зарур булганлыктан, цензурада шик-шөбһә тудырмый. Шулай итеп, йомышчы Әбү­бәкер, Сенатта утырган чиновникка «калай комган» бүләк итеп, «болыннар авыл кешеләренеке» дигән мөһерле кә­газь яздыруга ирешә. Авыл картлары: «Туган авылына әйләнеп кайтканда, Әбүбәкернең чәченә чал төшкән иде», - дип сөйлиләр.

Күп михнәтләр аша яулап алынган бу болыннардан авыл халкы XX гасырның илленче елларына кадәр файдаланган. Күгәрчен авылы Чулман үзәнлекләрендәге болыннарның 454 гектар мәйданын биләгән.

Менә нинди шәхес ул Әбүбәкер Зәетов! Авыл картлары, бо­лынга печәнгә төшкәндә, шундый олы бәхәскә нокта куйган мөхтәрәм затлары рухына өчәр мәртәбә дога кыла торган булганнар.

 

Мөхәммәтҗан Биккенә улы Зәетов (1814-1884). Мөхәммәтҗан ахун бик укымышлы шәхес була, туган төбәгенең тарихы белән ныклап кызыксына. 1880 елдан Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте»ндә әгъза-хезмәткәр булып исәпләнә һәм шушы җәмгыятькә үзе­нең Чаллы шәһәрлегендә алып барган казу-тикшеренү нәтиҗәләрен җибәреп тора. Аның 1880-1882 елга караган мәгълүматлары «Җәмгыять хәбәрләре»ндә (1882 ел) басылган. Бу хисапның күчермәсе авыл музеенда саклана.

Ул 1884 елда вафат була. Указлы мулла Мөхәммәтҗан Зәетов авылда дөньяви фәннәр укытыла тор­ган мәктәп - инородческое училище ачу өчен дә зур тырышлык куйган. Мөхәммәтҗан мулла күренекле галим, мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйри (1825-1902) белән якыннан таныш була.

Күгәрчендә яңа юнәлештәге уку йорты ачуда, мөгаен, Каюм Насыйриның да яр­дәме һәм йогынтысы булгандыр. Чөнки ул үзе дә заманында мәктәп ачып, анда татар балаларына рус теле укыткан.

Насыйрины Мөхәммәтҗанның кызы Шәмселбәнатка гашыйк булып, аны үзе­нә хатынлыкка сораткан, дип сөйлиләр. Ләкин әти кеше, Габделкаюмны якын­нан белгәнгә күрә, аны «тормыш итү өчен күңелсез»гә санап, кызының язмы­шын аның белән бәйләүгә каршы килә һәм Шәмселбәнатны Габделкаюм (Шәһиәхмәт углы) атлы икенче бер егеткә - Кече Укмас авылы мулласына кияүгә бирә. Шушы гаиләдә 1884 елда (бабасы Мөхәммәтҗан вафат булган елны) була­чак шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Миргазиз Укмасый (Миргазиз Г абделка­юм улы Зәбиров) дөньяга килә.

Шәмселбәнат абыстайны бик тә укымышлы һәм шигъри җанлы кеше булган, диләр.

Миргазиз Укмасый (1884-1948) әнә шундый укымышлы гаиләдә туып үс­кән. Башлангыч белемне ул әнкәсеннән ала, соңрак Иләбәр һәм Сатыш мәдрәсә­ләрендә укый. Аннары атасы аны Казан­ның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Җәйләрен Миргазиз дә, күп­челек татар шәкертләре кебек, укуын дәвам иттерү өчен, акча юнәтү ягын карый. Казан пристанендә йөк бушата, Акчуриннар фабрикасында постау юа, Казан сабын заводында эшли, казакълар арасына чыгып китаплар сата, мөгаллим­лек итә. Беренче шигъри тезмәләре дә нәкъ менә 1904 елда казакъ җәйләвендә яшәгәндә языла (китабы 1906 елда чык­кан). Укмасый 1905-1906 еллардагы ин­кыйлабтан да читтә калмый. Ул, яшерен җыелышларда катнашып, Хөсәен Ямашев белән таныша, русча дәресләр ала, прокламацияләр ябышты­ра, шәкертләр хәрәкәтендә катнаша, мә­каләләр һәм шигырьләр язып бастыра. 1907 еллардан башлап М.Укмасый төп көчен мөгаллимлек эшенә багышлый. Шул рәвешле, татар җәмәгатьчелегендә зур танылу алган М.Укмасыйның нәсел шәҗәрәсе дә Күгәрчен авылына барып тоташа икән.

Россия Үзәк Дәүләт архивында сак­ланган 229 нчы номерлы документ XIX гасырда Күгәрчен авылында мәгариф эшенең торышын күзалларга ярдәм итә. Документтан (анкеталар формасында тө­зелгән ул язуларның берсе 1894, икенче­се 1896 елда тутырылган) Халык мәгари­фе министрлыгы карамагында 1885 елда ачылган «Кугарчинское инородческое училище»дагы уку-укыту эшенең кайбер яклары ачыклана:

«Күгәрчен авылы Казан губернасы Лаеш өязе Урахча волостена керә. 1896 елда авылда 1090 ир-ат, 1050 хатын- кыз, барлыгы 2140 кеше яши. Авылда ике мәчет, 3 мәдрәсә бар. Бу елларда 10 кеше кибет («лавочки»)тоткан.

Күгәрчен училищесы 1885 елда эшли башлаган. Анда Ризаэддин Мөхәммәтҗан улы Зәетов мөгаллимлек итә. Ул Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган; чыгышы крестьяннардан, дине буенча мөселман; яше утызда; укыту стажы ун ел; гаиләсендә ха­тыны, өч баласы бар; хезмәт хакы - закон өйрәткән өчен елына 50 сум, укыту өчен елына 300 сум.

Училище укытучының үз йортында урнашкан; йорт­ның буе - тугыз аршын, иңе - тугыз аршын, биеклеге дүрт аршын; алты тәрәзәле, такта түбәле.

1895 елның 17 гыйнварын­да бу бер класслы мәктәп- училищеда утыз укучы исәп­тә торуы һәм бу көнне 28 баланың дәрескә килгәнлеге мәгълүм. Ике бала фәкыйрь­лек аркасында, киярлек кием­нәре булмау сәбәпле, дәрескә килмәгәннәр. Шул ук сәбәп аркасында балалар көчле салкыннарда һәм бураннар вакытында өйләрендә ятарга мәҗбүр.

Училищеда 1894 елда 24 бала укыган, уку көннәре саны 127».

* * *

Күгәрчен мәчетләре.

1742 елгы бер чыганакта Күгәрчен авы­лы мәчетенең XVII гасыр урталарында төзелүе турында әйтелә. Күгәрчен хал­кы Аксак Каратун йогынтысында Аллаһ йортлары юк ителгән дәверләрдә дә үз мәчетләрен саклап кала алган.

Үри авылы чиркәвендә сакланган «Клеровый ведомость»та 1862 елда Күгәрчен авылында чукындырылган өч ир-ат һәм ике хатын-кыз теркәлгән. Шул ук документтан Ямаш авылында җитмеш җиде, Зәңгәркүлдә утыз өч ке­ше чукындырылганлыгы күренә. Ләкин бу кешеләр барысы да 1866 елда янәдән үз диннәренә кайтканнар (А.И.Износков. Лаеш өязендә халык яши торган урын­нар исемлеге. - Казан, 1891 ел).

1872 елда Күгәрчен ике мәхәлләдән торган. Авылда Мөхәммәтҗан Биккинин- Зәетов, Сибгатулла Бикмөхәммәтов, Мөхәммәтфатыйх Мөхәммәтҗанов-Зәетов (Мөхәммәтҗан ахунның улы), Мирзанәҗип Сибгатуллиннарның имамлык итүләре, Шәрәфетдин Сәйфетдинов һәм Гарифулла Шәрәфетдиновларның азанчы булулары билгеле.

Югары оч мәчете (беренче мәхәллә) ике катлы була. 1836 елда Күгәрчендә бик зур янгын чыгып, 93 йорт һәм мәчет янып бетә. Яңа мәчет 1863 елда салына. 1894 елда беренче мәхәлләдә 245 йорт, шуларда 661 ир-ат, 672 хатын-кыз, мәдрәсәдә укучы 50 бала яшәгән.

Югары оч мәчетенең манарасын 1934 елда кисәләр. Мәчет бинасының бер каты кибет һәм склад, ә икенче каты башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. 1990-1991 елларда бу бинаның аскы нир­гәләрен алыштырып һәм сипләп, янәдән мәчет итеп салалар. Ул элеккеге уры­ныннан бераз гына көнчыгышкарак ур­нашкан. Мәчетне нигезләгәндә кыйбла юнәлешен Госман ага Хәсәновның Бөек Ватан сугышыннан алып кайткан компа­сы ярдәмендә тәгаенләгәннәр.

Икенче мәхәлләне берләштергән Түбән оч мәчете 1883 елда төзелгән. Аны үз акчасына Гыйлемхан атлы ке­ше салдырган. 1894 елда мәхәлләдә 130 йорт, шуларда 384 ир-ат, 366 хатын-кыз, мәдрәсәдә укучы 47 бала исәпләнгән. Мәхәллә мулласы Кыяметдин Шәрәфет- динов, 1917 елгы революциядән соң, үз Вазыйфасыннан ваз кичә. Ул бу адымга сөйгән кызы Зәйтүнә куйган шарт арка­сында бара. Өйләнешкәннән соң алар, алдан бирешкән вәгъдәләре буенча, 1917 елда өяз үзәге Лаешка барып, укы­тучылыкка имтихан тапшыралар. Алар бик авыр, киеренке шартларда эшлиләр, төрле янау һәм куркытуларга дучар ите­ләләр. Соңрак Кыям Шәрәфетдинов башлангыч мәктәп мөдире вазыйфасын башкара. 1925 елда вафат була.

Кыям Шәрәфетдиновтан соң килгән Вәлиәхмәт мулла үз Вазыйфасыннан читләштерелүен авыр кабул итә һәм, акылдан язып, үз-үзенә кул сала.

Аръяк мәчете (өченче мәхәллә) мулласы - Әхмәтсафа хаҗи Бакиров Кадер кичендә авылның һәрбер кешесенә сәдака тарата. Авылда иң шәп хуҗалык та аныкы була. Йорты сарыга буялган өч өйдән тора. Алма бакчасы, умарталыгы, подвалы, келәт һәм амбарлары, кирпечтән салынган кибете була. Кибеттә улы Габделгазиз чәй-шикәр, сабын, шырпы, керосин ише әйберләр белән сату итә. Әтисе вафатыннан соң мәхәллә мулласы булып калган Габделгазиз революциядән соң муллалыктан чыгарыла. Габделгазиз мулланың дүрт улы һәм өч кызы була. Олы улы Шәрифҗан революциядән соң авылдан чыгып кача. Аның хакында «фа­милиясен алыштырган икән» дигән сүз­ләр ишетелә. Калган балаларын аталары белән бергә авылдан сөрәләр. Таш мәчетнең манарасын 1933 елда кисәләр. 1933-1934 елларда аның өстенә агачтан икенче кат төзиләр һәм анда авыл советы белән китапханә урна­ша. Бина 1980 елга кадәр халык йорты, клуб, мәдәният йорты итеп файдаланы­ла. Аннары, 1992 елга кадәр, Казанның 1 нче номерлы тегү фабрикасы филиалы булып тора. Бераз вакыт үзенә колхоз идарәсен дә сыендыра.

Бөек Ватан сугышында Күгәрчен авылының 700 ир-егете катнашкан. Шуларның 455 е яу кырларында ятып калган. Сугыштан әйләнеп кайтканнары да инде, кызганычка каршы, безнең арадан китеп барды.

(Күгәрчен авылыннан Берлинны алуда барлыгы егерме кеше катнашкан!).

1965 елда яңадан Балык Бистәсе районы торгызылгач, Күгәрчен аның составына кай­тарыла.

1966-1971 елларда колхозның 4100 гектар сөрү, 250 гектар печәнлек, 1250 гектар көтүлек җире, 10 тракторы, 8 автомашинасы, 7 комбайны була. Дәү­ләткә 4000 центнер икмәк, 2700 цент­нер сөт, 530 центнер ит җитештереп тапшырыла.

Хезмәткә яраклы 1200 колхозчы бу­лып, аларга елына 160000 сум хезмәт хакы түләнә.

Колхоз иң югары күрсәткечләргә 1982 елда ирешә. Бөртеклеләрдән 36000 центнер уңыш жыйнап алына. Бу чорда «Россия» колхозында 1300 баш тирәсе мөгезле эре терлек (шуларның 426 сы - савым сыеры), 1200 баш дуңгыз, 1000 баш чамасы сарык үрчетелә.

Үзгәртеп кору чорында колхоз артка тәгәри. 1992 елдан хуҗалыкны «Күгәр­чен колхозы» дип атый башлыйлар. 2000 елларда ул авыл хуҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелә. Әмма исем үзгәрүдән генә җисем үзгәрми, 2006 елның нояб­рендә кооператив банкрот дип

игълан ителә. Хәзер җирләр, нигездә, «Кулон» һәм «Кызыл шәрык» инвесторлары ку­лында.Күгәрчен авылында барлыгы 400 хуҗалыкта 1100 чамасы кеше гомер итә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, элемтә бүлекчәсе, медпункт, балалар бакчасы, җиде кибет һәм ике Аллаһ йорты бар. Урта мәктәптә исә 129 бала белем ала. Бүгенге көндә Күгәрчен авылында барлыгы 400 хуҗалыкта 1100 чамасы кеше гомер итә.

 

Авылым - Күгәрченем

Гомәр Әгъзәмов сүзләре,

Владимир Мироваев .музыкасы

Күп улларың ятып калды Изге яу кырларында.

Синең исемең яңгырасын Халкымның җырларында.
 

Куш. Шат тормышта, зур муллыкта Яши авылым минем.

Пар күгәрченнәрдәй гөрлә, Авылым - Күгәрченем.

 

Бер күрүдә яратырсыз Авылым карашларын.

Җыр белән хезмәтне бәйләп Яши авылдашларым.

 

Куш. Шат тормышта, зур муллыкта Яши авылым минем.

Пар күгәрченнәрдәй гөрлә, Авылым - Күгәрченем.
 

Бүгенге көнең бик якты, Шатлыклы киләчәгең.

Әгәр китсәм чит-җирләргә.Сине сагынып яшәрмен.
 

Куш. Шат тормышта, зур муллыкта Яши авылым минем.

Пар күгәрченнәрдәй гөрлә. Авылым - Күгәрченем.

Әлеге фотода Әгъзәмов Гомәр Әгъзәм улы (1923-1989).

Йомгаклау

Гогмәр ага Әгъзамов әлеге җырын язып , яшь буынга туган ягын ярату хисләрен үстерергә ярдәм итә. Ул үзенең туган авылына мәхәббәт белән сугарылган бу җырында авылдашларын канатландырып, яңа үрләргә өнди, матур теләкләр тели.

Шушындый үзечәлекле һәм ямьле авылда туганыма мин бик сөенәм. Һәр яңа көн тугач, Күгәрченнең тагын да гүзәлрәк күренешләрен күреп сокланам, үземә яңалык итеп алам. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткән хатирәләрен белү – мең бәхет. Шуңадырмы, мин шушы эшкә зур теләк һәм кызыксыну белән алындым. Авылымның тарихын өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдаландым. Әби-бабайлардан сораштыру, музейдагы тарихи документларга мөрәҗәгать итү, иптәшләрем белән берлектә нигез тарихын өйрәнү – болар барысы да минем хезмәтемдә чагыла. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезенең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез.

 

Кушымта

 

Күгәрчен мәктәбе Күгәрчен мәктәбе

60 нчы елларда 80 нче елларда

Хәзерге мәктәп

Хәзерге Күгәрчен мәчетләре

Суша елгасы Сула елгасы

Авылга исем куелган урын. Авыл мәдәният йорты

АВЫЛ КҮРЕНЕШЕ

 

 

Кулланылган әдәбият

  1. Әгъзамов Г.Ә. Күгәрчен авылы тарихы- Казан, ТФА.Тарих институты басмаханәсе, 2014.- 220б
  2. Гариф Н. Борынгы Чаллы төбәге: документлар телендә сөйләшәбез.- Казан,2004
  3. Гариф Н. Тарих серләре ачылганда.-Казан, 2008
  4. Мәйдан журналы” 6\ 2009
  5. Мингарипов Г. Авылымның шәрәфле затлары.- Күгәрчен, 2008.
Опубликовано в группе «Татар теле укытучылары төркеме»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.