12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Лейсан17

Сыйныф:3

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре Максат:1.Укучыларны җөмләнең баш кисәкләре белән таныштыру,аларның җөмлә оештырудагы ролен билгеләү, җөмләдә дөрес табарга, кулланырга өйрәтү. 2.Дөрес язу күнекмәләрен үстерү,җөмлә төрләрен камилләштерү,сөйләм телен баету.

3.Язгы табигатькә соклану хисе тәрбияләү.

Структуралар: КОНЭРС,ТАЙМД ПЭА ШЭА, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ, ТЕЙК ОФ –ТАЧ ДАУН, СИ ФИНК УАНДЭ,РАУНД ТЭЙБЛ,ТИМ ЧИР.

Дәрес тибы:Яңа материалны аңлату

 

Дәрес барышы I.Дәрес оештыру.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар 4 әр кеше утыралар. Алларында Мэнэдж мэт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

- Укучылар кәефләрегез ничек?

- Шәп

- Бөтенегез шундый фикердәме?

-Әйе

Бер- берегезне сәламләгез,хәерле көн теләгез.

- Яныбыздагы иптәшебезне сәламлибез, каршыбыздагы иптәшебезне сәламлибез,бер-беребезне сәламлибез

- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алып,дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

 

Төркемнәребезнең Тим Чиры белән танышабыз.

1.Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез.

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

2.Уйныйбыз да,җырлыйбыз да.

Дөньялар имин торса.

Авырлыкларны кичәрбез,

Дуслык күпере булса.

3. Үстерә дә безне чын дуслык

Көч бирә дә безгә чын дуслык

Дуслык булса,яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

II.Белемнәрне актуальләштерү -Без үткән дәрестә җөмлә төрләре белән таныштык, ә бүген мин сездән аларны дөрес аера белүне,тыныш билгесен дөрес куеп язуны көтеп калам. -Хәзер КОНЭРС (почмаклар) структурасы кулланабыз. Һәрберегездә карточкалар, анда җөмләләр язылган,шуларны карап чыгыгыз,аннан соң басасыз, урындыкны этеп куясыз.Укучылар,карагыз әле почмакларга җөмлә төрләре язылган.Сез үзегездәге җөмләләрне укыйсыз,сезнең җөмләгез әйтү максаты буенча нинди төргә кергәнен ачыкларга тиеш буласыз һәм шул почмакка барып басасыз. Вакыт бирәм( 3-5 сек).Карагыз һәм урыннарыгызга басыгыз. Хәзер бер берегез белән парлашасыз ТАЙМД ПЭА ШЭА Фикер алышыгыз. (3-5 сек вакыт бирелә уйларга. 15 сек бер-берсенә сөйлиләр)

Җөмләләр: Җәйге каникул кайчан башлана? “Туган тел” шигырен кем язган? Нинди бала өлкәннәргә булыша?

Син бүген шугалакка барасыңмы? Без Шәмәрдән авылында яшибез. Кошлар җылы якларга киттеләр. Гөлшат өченче сыйныфта укый. Туган җиргә яз килде. Их, ямьле дә соң язгы табигать! Бүген көн нинди матур!

Көзге табигать шундый матур!

Ура,тиздән каникуллар башлана!

-Урынннарга утырыгыз.

-Хәзер без СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ структурасын файдаланып, карточкалар белән эшләп алабыз.Бу структураны башкарыр өчен сары төстәге карточкаларны алдык, җөмләләр бирелгән ,ләкин тыныш билгесе юк.Сез дөрес итеп тыныш билгесен куегыз( һәр укучыда җөмләләр белән карточка,1 нче җөмләне башкара,вакыт чыгу белән күршесенә тапшыра,шулай итеп,кире үзенә әйләнеп кайтканчы башкарыла.

Җөмләләр:

Көзге каникулда кая барасың(?) Кошлар җылы якларга киттеләр(.) Агачлар сары яфракларын койдылар(.) Кагыйдәләрне истә тотыгыз(!) Яшәсен безнең Ватаныбыз(!) Кырлар бушап калды(.) Син китап укырга яратасыңмы(?)

- Дөреслеге тикшерелә(һәр төркемнән 1 нче номер астындагы укучылар җавап бирә,дөрес булса түгәрәкләр күтәрәләр,кул чабалар) Ш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

-Хәзер бүгенге дәреснең темасын белү өчен Раунд Тэйбл структурасын кулланабыз.Буш шакмакларга һәр җавапның беренче хәрефен генә куеп барасыз.Тыңлагыз һәм уйлагыз,языгыз. 1.Алтыдан соң килгән сан(җиде) 2.Кешеләр өчен төзелгән корылма.(өй) 3.Башны як-якка нәрсә бора(муен ) 4. Бу әчкелтем җимешне чәйгә салып эчәләр.(лимон) 5.Дөнья ямьле булсын өчен кем кирәк?(әни) 6.Бал корты ничек безелди?(безз,безз) 7.Табиб синең тамагың ны каранганда ничек әйтергә куш (А-а) 8.Урманда кем бармагын кыс тыра?(Шүрәле) 9.Карга ничек кычкыра(КАР-КАр) 10.Ишәк башында нәрсә бар? (И) 11.Краннан нәрсә ага? (су) 12.Кыз курчагын ничек йоклата(Ә-ә-ә) 13.Нәрсә энәле бүрек кия? (керпе).

(Җөмләнең баш кисәкләре.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

IV. Проблемалы ситуация тудыру

Шулай булгач, без буген нинди тема өстендэ эшләячәкбез икән?

Укучылар,игътибар белән тактага карыйбыз.Әнием бүген эштән соң кайтты җөмләсендә ничә сүз бар?

Бу җөмләдә биш сүз бар.

Бүген сүзен төшереп калдырсак, җөмләнең мәгънәсе аңлашылырмы? Укып карыйк әле.

Әнием эштән соң кайтты.

Тагын эштән сүзен алып карыйк.

Әнием соң кайтты.

Тагын соң сүзен алып карыйк.

Әнием кайтты.

Дөрес.Җөмлә нишләде?

Җөмлә кыскарды.

Ләкин төп фикер үзгәрдеме?

Юк

Җөмләдә төп фикер нәрсә турында?

Әнинең кайтуы турында хәбәр ителә.

Әни сүзе җөмләдә нинди вазыйфа үти?

Әни-эшне үтәүче,башкаручы

Димәк,әни сүзе нинди җөмлә кисәге була?

Кайтты сүзе турында нәрсә әйтә аласыз?

Кайтты сүзе әнинең нәрсә эшләгәнен хәбәр итә.

Димәк,кайтты сүзе нинди җөмлә кисәге була?

Укучылар,җөмлә төзү өчен , ия белән хәбәр кирәкмени?

Әйе,алар булмаса, җөмлә барлыкка килми. Шуңа аларны җөмләнең баш кисәкләре дип атыйлар.

V. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру

 

Әйдәгез сөйләшкәннәрдән чыгып кагыйдәнең моделен төзеп карыйк әле.

- Ия турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Хәбәр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Ә хәзер сез әйткән кагыйдә дөреслеген тикшереп карыйк әле.

Кагыйдә экраннарда чыга

МАЙМ структурасы. (Укучылар кагыйдәне мимикалар, жестлар ярдәмендә аңлатырга тиеш)уйларга вакыт бирелә,әзер команда хәбәр бирә(ПШШШ)

СИ- ФИНК- УАНДЭ фикерләү алымы ,игътибар экраннарда.

- Сез әлеге рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

- Ә сез рәсем турында нәрсәләр уйлыйсыз?(көн җылы,ял көне,аяклары туңган,аяклары юешләнгән)

- Бу рәсем сезне нәрсә турында уйландыра?нинди сораулар туа?(ничек әниләре ачуланмый икән?ничек аяклары туңмый икән?су кая ага икән?)

А)Һәр команда рәсем буенча берәр җөмлә төзи,(әзерлекләрен хәбәр итәләр ПШШ)тактага чыгып яза,җөмләләрдә ияне ,хәбәрне табалар.Нинди сорауга җавап бирәләр?Алар нинди сүз төркемен белдерәләр? Ул сүз төркемнәре нинди килештә килгән?

Ия баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән, ә хәбәр фигыль белән белдерелгәне искәртелә.Ия астына бер сызык , ә хәбәр астына ике сызык сызыла.

Ял Минуты Фолоу Зе Лидер

 

РЕЛЛИ КОУЧ

Ә хәзер карточкадагы биремнәрне РЕЛЛИ КОУЧ структурасын кулланып башкарырбыз.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзибез. Ия белән хәбәрне табабыз.

(А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, Б тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә.)

 

 

 

Релли Коуч

А

Б

 

1.Яз, ямьле,килде.

 

 

2. Җирне, кояш,җылыта.

 

3.Эри кар.

 

 

4. Тама,тамчы,түбәләрдән.

 

5. Уйныйлар,балалар,урамда.

 

 

6. Яфрак,агачлар,яра.

 

 

 

7. Урамда, Марат,уйный.

 

 

 

8. Китап,Марат,укый.

 

Укучылар әйдәгез слайдтан дөреслеген тикшерәбез.

Слайд 17

Кемнеке дөрес шул сүзләр астына йолдызчыклар ябыштыра.

 

IVНыгыту.

Дәреслек белән эш.

Ә хәзер дәреслекнең 136 нчы битен ачтык ,251 нче күнегүне эшлибез. Биремен 3 өстәл 2 нче укучы укый.Хикәягә исем бирәбез,дәфтәрләрне ачып,бүгенге числоны язабыз.

Һәр төркем үзенең нинди номер астында утыруына карап,шул сандагы җөмләне яза,3 җөмлә тикшерелә, җөмләнең баш кисәкләрен таба.Тактада текст чыга,укучылар чыгып җөмләнең баш кисәкләрен табалар.

ФЭН –ЭН –ПИК струкурасы (экранда структураның исеме чыга)

Укучылар, сезнең парталарда карточкалар бар, сез рәсемнәр бенча җөмләләр төзеп, җөмләнең баш кисәкләрен табарга тиеш буласыз. Һәр төркемнең 1 нче номер астында утырган укучы башлый.

(Карточкалар веер формасында ясала. ФЭН- ЭН –ПИК структурасының эчтәлеге:

1 нче укучы – битләрне веер формасында тота;

2 нче укучы – бер биремле карочканы ала, 3 нче укучыга биремне укый.;

3 нче укучы – дөрес дип санаган җавабын әйтә;

4 нче укучы – җавапның дөресме, юкмы икәнлеген раслап кул чаба

Төркемдә утыручы дүрт укучы да бу структураны эшли һәм эшне тәмамлаганнарын раслап тавыш бирә ( уң кулларын уртага куеп пыш-ш-ш диләр)

ТЕЙК ОФ –ТАЧ ДАУН структурасы Мин сораулар укыйм һәм җавап вариантларын әйтә барам,ә сез дөрес җавап вариантларына басыгыз. 1. Җөмләнең баш кисәкләре булып а) аергыч, хәбәр; ә) ия һәм хәбәр; б) аергыч һәм ия килә. 2.Ия нинди сорауга җавап булып килә? 1) кем? нәрсә? 2) нинди? кайсы? 3.Ия астына ничә сызык сызабыз 1) ике 2)бер 4.Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге а) сыйфат ә) хәбәр; 5.Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә) а) нинди,кайсы б)нишли?нишләде? 6.Хәбәр астына ничә сызык сызабыз 1) ике 2)бер 3)сызык сызмыйбыз.

VII. Рефлексия.

Укучылар,без бүген җөмләнең нинди кисәкләре белән таныштык? -Җөмлә кисәкләре турында нәрсә белдегез? -Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Укучылар сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

- Дәрес барышында нинди уй кичерешләр кичергәнегезне синквейн юлларында чагылдыруыгызны телим

- СИНКВЕЙН ЯЗУ

VIII. Өй эше бирү.

251 нче күнегү (136 нчы бит)

Чыгу билетлары.

-Cез бүгенге дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.

 

Сораулар

Әйе

(+)

Юк

(-)

Җөмлә төзү өчен, ия белән хәбәр кирәк.

 

 

Кем?яки нәрсә? соравына җавап булып килгән сүз ия дип атала.

 

 

Сания (кем?) хәбәр була?

 

 

Иянең эшен белдергән сүз хәбәр була.

 

 

Хәбәр нишли? нишләде? нишләгән?нишлиләр? сорауларына җавап бирә.

 

 

Карлыгач оча. Бу җөмләдә карлыгач ия, оча хәбәр була.

 

 

 

IX. Билге кую.

Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз! Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. (Укучылар бер- бер артлы укытучыга билетларын биреп чыга.

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.