Һ.Такташ иҗаты буенча дәрестән тыш чара “Әдәби ярыш” (8-9 сыйныф укучылары өчен)
Һ.Такташ иҗаты буенча дәрестән тыш чара
“Әдәби ярыш” (8-9 сыйныф укучылары өчен)
Саба районы Шәмәрдән лицее “Үсеш”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Әлфия Миннахматовна
Чараның максаты: Һ.Такташ иҗатына кызыксыну уяту.
Бурычлар:
Һ.Такташның тормыш юлын һәм иҗатын кабатлау, гомумиләштерү, тирәнәйтү.
Укучыларның иҗади фикер йөртү, хәтер, игътибарын үстерү.
Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Әзерләнү этабы: укучыларга алдан ук Һ.Такташның тормыш юлын, мәктәп программасында һәм классташ тыш бирелгән әсәрләрен (“Урман”, “Урман кызы”, “Зәңгәр күзләр”, “Пи-би-би-бип...”, “Мокамай”, “Алсу”) искә төшереп, кабатлап килергә кушыла.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, шагыйрьнең портреты, китапларыннан һәм укучылар рәсемнәреннән күргәзмә, катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр.
Бәйгене оештыру формасы: Викторина.
Чараның барышы
I. У: Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән Һади Такташ иҗатына сәяхәт итәрбез.
Аның иҗаты бай һәм күп яклы. Ул – театр һәм драматургия үсеше тарихында тирән эз калдырган әсәрләр авторы да, чор таләбен тирән тойган үткен фикерле публицист, тәнкыйтьче һәм журналист та, үзенчәлекле прозаик та. Әмма барыннан да элек һәм барыннан да бигрәк ул – шагыйрь. Такташны – яңа матурлык җырчысын – татар халкы үзенең халык язучысы итеп таныган, әсәрләре татар әдәбиятының алтын хәзинәсендә урын алган.
И.Юзеев Һ.Такташка багышлап, “Такташым” исемле шигырен язган. Әйдәгез, аны игътибар белән тыңлыйк ( укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый).
Такташым
Сагынганда күкрәгемә кысам
Туган җирнең салкын ак ташын.
Таш килеш тә мине җылытасың,
Моңга әверелгән Такташым.
Озак әле, озак юксындырыр
Күзең зәңгәрлеге, яшь башың...
Безнең дөньяларны зәңгәрләтеп,
Бигрәк иртә киттең, Такташым.
Язмыш миңа озын гомер бирде,
Өлкәнәям, ахры, ак - - башым...
Заман агышында янам, туңам
Синең өчен дә мин, Такташым.
Йөрәгеңнең шашкын кайнарлыгын
Бирә алмаса да сынчылар,
Исемеңне әйтеп кагылганда,
Салкын ташлардан да моң чыгар.
Җирдә синнән озак яшәвемне
Шигъриятле гомерем акласын.
Ташны җырга өйләндерә кеше...
Син яшисен, димәк, Такташым!
Күкрәгемә кысып синең сынга
Әверелгән туган як ташын,
Мин ант бирәм: моңнар, изге моңнар
Ташка әверелмәс, Такташым!
У: Шигырьдә нинди хис чагылыш тапкан?
Б: Сагыну хисе.
У: Дөрес. Хиснең сәбәбе нидә?
Б: Такташ бөек шәхес булган. Аның шигърияте замандашларына, үзеннән соң килгән буынга нык тәэсир иткән. И.Юзеев үз исеменнән һәм замандашлары исеменнән бөек Такташ алдында ант итә: ташка әверелмәскә, Такташ кебек үк мәңге яшьнәргә һәм яшәргә.
Балалар, аның әсәрләрен яхшы беләсезме икән? Хәзер тикшереп карыйбыз.
II. Беренче тур.
Беренче турны игълан итәбез. Ул “Һади Такташ шигырьләре” дип атала.
Сорауларга җавап бирү. Бер дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
Сораулар:
Давыл симфониясе кайда ишетелә? (Урманда, “Урман” шигыре”).
“Пи-би-би-бип...” дип кем әйтә? (Каз бәбкәсе, “Пи-би-би-бип...” шигыре).
“Дустым, җан кисәгем, бәгърем” дип автор кемгә эндәшә? (Мокамайга)
“Пи-би-би-бип...” шигырендә казларны кем куа? (Гайшә кызы).
Әкияттәге ике бала кебек... Кемнәр турында сүз бара? (лирик герой (мин, Такташ) һәм Мокамай).
Мокамайның чын исеме ничек? (Мөхәммәтҗан).
Алсуның иптәш кызының исеме ничек? (Газзә).
Һ.Такташның бер герое дәфтәр читенә портрет ясарга яраткан. Кем ул? (Алсу).
Нинди әсәрнең беренче өлешендә төп образ булып Тамбов урманнары; усак яфраклары, карт имәннәр, ак каеннар, камыш сабаклары белән лирик герой хыялында мәңге яшәячәк урманнар тора? (“Мокамай”).
Һ.Такташ көтүче һөнәрен нинди һөнәргә алыштырырга тели (Инженер, “Урман” шигыре).
III. Икенче тур.
У: Киләсе конкурс, өй эшләрен бәяләү. Һәр укучы Һ.Такташ иҗатына карата рәсем ясарга тиеш иде. Алар күргәзмә итеп бирелә. Без рәсемнәр арасыннан өч җиңүчене билгеләп, аларга 5 балл, ә калганнарга катнашкан өчен 3 балл бирәбез.
IV. Өченче тур.
Өченче тур Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторинадан тора.
Сораулар:
У: Һ. Такташ кайда һәм кайчан туган?
Б: Мордва республикасы, Сыркыды авылы; 1901 елда.
У: Шигырь язу сәләтен кемнән алган?
Б: Әнисеннән.
У: Шигырьләрендә күбрәк нинди алым куллана?
Б: Юмор.
У: Такташның үзенә хас стиле нинди?
Б: Тормыш ыгы-зыгысыннан качып, үзенә бер дөнья корырга ярата.
У: Ул иҗат иткән заманда уйлаганыңны турыдан-туры әйтергә яраганмы?
Б: 20нче елларда тормышка бертөрле генә караш формалаша, ягъни совет тормышын мактап кына күрсәтү. Такташ чынбарлыкны яшерен, ягъни эзоп теле белән бирергә омтыла.
У: Матбугатта дөнья күргән беренче шигыре
Б: “Төркстан сахраларында”.
У: Шагыйрь иҗатының беренче чоры кайсы елларга туры килә?
Б: 1916-1922.
У: Бу чорга нинди шигырьләре карый?
Б: “Зәңгәр күзләр”, “Урман кызы”, “Газраилләр”, “Җир уллары трагедиясе”...
У: Аларның үзенчәлеге нидә?
Б: Романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итүдә.
У: Әсәр үзәгендә нинди образлар тора?
Б: Дини-мифологик, символик, мәхәббәттә янучы лирик герой.
V. Дүртенче тур.
Дүртенче тур “Рифма буенча шигырьне таны” дип атала.
Шигырьләр:
... килә,
... көлә,
... сөйкемле. (“Алсу”).
... симфониясе,
... тавышлар,
... кошлар,
... җырлый,
... камышлар (“Урман”).
... ябынган да,
... тагынган да,
... күчеп йөри
... карурманда? (“Урман кызы”).
... кебек,
... үрмәләп,
... белән
... бергәләп (“Мокамай”).
... утын кисә,
... җил исә,
... җил иркенә,
... югыйсә? (“Пи-би-би-бип...”).
VI. Бишенче тур.
Бишенче тур. Һ.Такташ иҗаты буенча интерактив тест.
Һ.Такташ туган көн:
а) 01.01.1931
ә) 01.01.1901
б) 31.01.1901
2) Һ.Такташның әтисенең исеме:
а) Хәйрулла
ә) Мөхәммәтһади
б) Рафаил
3) Һ.Такташ туган авыл:
а) Сыркыды
ә) Пешлә
б) Торбеево
4) Оренбургта (1919) нинди газетада эшли?
а) “Йолдыз”
ә) “Юксыллар сүзе”
б) “Вакыт”
5) “Онытылган ант”, “Күләгәләр”, “Таң кызы” шигырьләре кайсы чорда иҗат ителә?
а) Оренбург чоры
ә) Мәдрәсә чоры
б) Ташкент чоры
6) Беренче җыентыгы ничәнче елда басыла?
а) 1921
ә) 1922
б) 1923
7) Һ.Такташның сәхнәдә куелган әсәре:
а) “Җир уллары трагедиясе”
ә) “Мокамай”
б) “Караборынның дусты”
8) Кайсы шигырь Такташныкы түгел?
а) “Урман”
ә) “Кызыл ромашка”
б) “Пи-би-би-бип”
9) Һ.Такташ кайсы журналда гомеренең ахырына кадәр эшли?
а) “Чаян”
ә) “Казан утлары”
б) “Азат хатын”
10) Һ.Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре
а) “Төркстан сахраларында”
ә) “Газраилләр”
б) “Караңгы төннәрдә”
VII. Йомгаклау.
Һади Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь. Бигрәк тә шигырь төзелешен һәм образлылыкны баетуга ул үзеннән зур өлеш кертте. Аның традицияләре тәрбиясендә татар шагыйрьләренең берничә буыны үсеп чыкты. Еллар үткән саен, аның шигъри иҗатын һәр яңа буын үзенчә кабул итә, аннан үз рухына кирәкле азык таба. Шуңа күрә Һ.Такташ бүген дә заманыбыз белән бергә атлый, аның көчле шагыйранә авазы, үткәннең ерак кайтавазы булып, кайнар рухлы шигырьләре аша безгә килеп ирешә.
Бәяләү.