12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Cиразетдинова Роза Маратовна33

Сыйфат фигыльнең заман формалары

Ул- сыйфат та, фигыль дә, исемнән алда килә, заманнарда төрләнә. Нәрсә ул? Сыйфат фигыль(причастие)

Сыйфат фигыльдә нинди сүз төркемнәренең(части речи) үзенчәлекләре (особенности) бар? Сыйфат фигыльдә сыйфат һәм фигыль сүз төркемнәренең үзенчәлекләре бар.

Сыйфат фигыль нинди заманнарда төрләнә ? Үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман

Сыйфат фигыльнең заман формалары

Китап укыган малай. Малай китап укыган

Хәзерге заман сыйфат фигыль -учы/ -үче (юклык формасы –ма+учы, мә+үче) Уйнаучы бала (уйнамаучы бала; әкият сөйләүче кыз ( сөйләмәүче кыз) х.з.х.ф.+торган Йоклый торган бала(йокламый торган бала)

Үткән заман сыйфат фигыль -ган/-гән, -кан/-кән Караган кино(карамаган кино); күргән кеше(күрмәгән кеше) Яккан учак(якмаган учак); үткән көн(үтмәгән көн).

Киләчәк заман сыйфат фигыль -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк, -ыр/-ер, -ар/-әр, -р, -асы/-әсе, -ыйсы/-исе Барачак юл(бармаячак юл) Киләчәк көз(килмәячәк көз) Караячак спектакль (карамаячак спектакль) Киячәк кием(кимәячәк кием) Барыр юл(бармас юл) Күрер кеше(күрмәс кеше)

Сатар мал(сатмас мал ) Җитәр көн(җитмәс көн) Карар кино(карамас кино) Аласы акча(алмас акча) Бирәсе бурыч (бирмәс бурыч) Кайтасы урын (кайтмас урын) Көйлисе көй(көйләмәс көй)

мин укыган текст, шәһәрдән кайткан дуслар, дәрестә тыңламаган укучылар, шатланган бала, матур җырлаучы кыз, ял итүче балалар, табигатьне яратучы кешеләр, Татарстан аша агучы елгалар, мин яши торган йорт, без укый торган мәкалә, сез эзли торган китап, матур сөйли торган кеше,мин укыйсы китап, син сөйләячәк шигырь, без утыртасы агачлар, эшлисе эшләр

Сыйфат фигыль Үткән заман сыйфат фигыль Хәзерге заман сыйфат фигыль Киләчәк заман сыйфат фигыль мин укыган текст матур җырлаучы кыз мин укыйсы китап шәһәрдән кайткан дуслар ял итүче балалар син сөйләячәк шигырь дәрестә тыңламаган укучылар табигатьне яратучы кешеләр без утыртасы агачлар шатланган бала Татарстан аша агучы елгалар эшлисе эшләр мин яши торган йорт без укый торган мәкалә сез эзли торган китап матур сөйли торган кеше;

Как скажешь, что: - поющий человек был молодым; - к тебе пришел всезнающий(күп белүче) друг; - спетая песня понравилась всем; - дорога, которую предстоит пройти(үтәсе), очень трудная; - гости, которые приедут завтра, нам очень дороги(кадерле). -идёт поющий человек. -прочитанная книга была интересной?