12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Шаехова Алина40

Сыйфат дәрәҗәләре

Сыйфат дәрәҗәләре

Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булырга мөмкин. Һәм бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип йөртелә. Татар телендә сыйфатның дүрт дәрәҗәсе бар: гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре.

Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти (төп) билгесен белдерә. Аларның махсус кушымчалары булмый. Мәсәлән: тәмле, озын, кара, гүзәл һ.б.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы шундый ук билгедән чагыштырмача артыграк яки азрак булуын күрсәтә. Алар гади дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак/-рәк кушымчасы ялганып ясала. Мисаллар: зуррак, кыскарак, күркәмрәк, аграк һ.б.

Шуны да истә тотарга кирәк: сузык авазга беткән сыйфатка кушымча ялганганда, сузык авазны белдергән хәреф саклана. Мәсәлән, кыскарак, җитдирәк, яхшырак. Ә тартык авазга беткән сыйфатка кушымча ялганганда, [ы], [э] авазлары ишетелсә дә алар язуда күрсәтелми. Мәсәлән, безнең [салкыныракъ], [озыныракъ], [тизэрәк] дип әйтәсебез килсә дә, без салкынрак, озынрак, тизрәк дип язабыз.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең барлык башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык икәнлеген белдерә. Ул төрлечә ясалырга мөмкин: а) сыйфатның кабатланып килгән беренче иҗегенә [п] яки [м] авазы өстәлеп. Мисаллар: кап-кара, ап-ак, зәп-зәңгәр һ.б. ә) иң, җете, үтә, дөм һ.б. кисәкчәләр ярдәмендә ясалырга мөмкиннәр: иң көчле, җете кызыл, үтә килешле, дөм караңгы һ.б. Шулай ук артыклык дәрәҗәсен бер үк сыйфатны кабатлау юлы белән ясарга мөмкин. Мәсәлән: йомшакның йомшагы, еракның ерагы һ.б.