12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
Материал опубликовал
Ахтямова Гузалия Гильмутдиновна107
Россия, Татарстан респ., Казань

Тема: Заһир Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романында ана һәм кыз – бала язмышы

Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы. ТР Казан шәһәре Вахитов районы МАОУ «131нче лицей»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гүзәлия Гыйльметдин кызы

Дәреснең максаты: З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышы һәм карт ананың ялгыз калуның сәбәпләрен ачыклау, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләү. Бурычлары: Белем бирү: укучының текстны аңлап, йөгерек һәм сәнгатьле итеп укуына, дөрес яза белүенә, иркен сөйләшүенә ирешү; Белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү: әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына, актуальлегенә игътибар итү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү; Тәрбияви: дөньядагы иң кадерле кешеләр – әти-әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам – хөрмәт хисе тәрбияләү, аларның өметен акларлык шәхесләр булып җитлегүләренә омтылыш уяту.

Өй эшен тикшерү З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә ” романын электрон китапханәдән табып, тулысынча укырга тәкъдим ителгән иде. Сез җинаятьтә Мусаның дусты да шиккә алынганын белдегез. Әмма чын үтерүче ул булып чыкмый. Әсәр ничек тәмамлана? Муса һәм Габденнасыйр язмышларын тыңланылган аудиоязмадан соң дәвам итеп сөйләгез.   Муса Салихов Габденнасыйр

“Мәктәптә бала дөрес язарга өйрәнсен өчен алдан язарга өйрәнү дәфтәрен бирәләр. Соңыннан асыл дәфтәргә күчереп язарга кушалар. Әмма кешегә бирелгән гомер белән алай эшләп булмый шул. Ялгыш кылып яшәгән гомерне киредән күчереп язып булмый. Шулай булгач, әй бәхет эзләүче дустым, гомер дәфтәреңә үкенерлек хәлләрне язарга ашкынма”. Бүгенге дәресне хикмәтле сүз белән башларга телим. Дәреснең эпиграфы:

Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Заһир Бигиев романында нинди ялгышлар һәм үкенерлек хәлләр турында сүз бара. Санап китегез. “Үкенерлек ялгышлар” дигән сүзтезмәне ничек аңлыйсыз? “Үкенерлек ялгышлар” дигән сүзтезмә романның кайсы геройларына туры килә? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Бүгенге тема: Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында ана һәм кыз – бала язмышы”. Дәреснең максаты: З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышы һәм карт ананың ялгыз калуның сәбәпләрен ачыклау, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзләү.

Укучылар, дәресебезнең максатында нинди сүзләр күңелгә авыр тәэсир итә? “Татар теле аңлатмалы сүзлеге”ндә “фаҗига”, “фаҗигале” сүзләренә түбәндәге аңлатма бирелә. Фаҗига - котычкыч авыр хәл,вакыйга; зур бәхетсезлек Фаҗигале - фаҗигый . 1. фаҗигане эченә алган, фаҗига белән бәйләнешле. Авыр вакыйгаларны, кемнең дә булса тормышында авыр кичерешләрне күрсәткән, белдергән. 2. Фаҗига нәтиҗәсендә килеп чыккан

Фаҗига нәрсәгә китерергә мөмкин? Романда яшь кыз Зөләйханың фаҗигале язмышын сурәтләүгә киңрәк урын бирелә.Зөләйха - укымышлы, тәрбияле, матур кыз. Ләкин аның акчасы юк. Шуңа күрә ул үзе теләгән кешесенең – Мусаның хәләл җефете була алмый, ахыр чиктә атылып үләргә мәҗбүр була. Аны үлемгә китергән сәбәпләрне автор мәгърифәтчеләргә аңлата. Бу Зөләйханың үлеме алдыннан әнисенә язган хатында ачык чагыла. (Электрон китаптан Зөләйханың хаты укыла.)

Әни кеше бу хатны укыгач, нәрсәләр кичергән икән? Зөләйха әнисен яратамы? Зөләйханың әнисенә нинди мөнәсәбете? Зөләйханың бәхетсезлегенең төп сәбәбе нәрсәдә? Үзенең ялгышлыгын аңлыймы? Зөләйха хатасын да аңлый, Мусаны да гафу итә, Муса белән Хәдичә туташка яхшы теләкләр дә тели, ни өчен ул, мөмкинлеге булып та, әнисе янына кире кайтмый?

Ата – ананы рәнҗетү – иң зур гөнаһларның берсе. Ата – аналарга карата балаларга зур җаваплылык, олы бурычлар йөкләнгән. Зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгаләмәгә һәм тәрбиягә ата – анадан да лаек беркем юк. Ата – анага ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга булышу, мөмкин кадәр тормышын җиңеләйтергә тырышу – баланың изге бурычы. Бала ата – ананың кәефен җибәрә торган эшләрдән тыелырга, аларга карата түземле һәм кайгыртучан булырга тиеш. Ата – ана ни дә булса үтенеп, бу эш баланың көченнән килмәгән очракта да ул алардан гафу үтенергә, кичерүләрен сорарга бурычлы.

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әгәр Зөләйха әнисенә әйтеп Казанга китсә, аның белән шундый фаҗига булыр идеме? Һәр эштә ата – ананың хәер – догасын, ризалыгын алу – һәр баланың изге бурычы. “Ата – ана догасы утка – суга батырмас ” , - ди халкыбыз. Төрле зур эшләр – укырга керү, өйләнү яки кияүгә чыгу, сәфәр кылу һ.б. – алдыннан ата – ананың, әби – бабайларның хәер – фатихасын, догасын алу борынгыдан мәртәбәле, саваплы гамәл булган, ул яшь кешегә күңел тынычлыгы биргән, башкарылачак эшнең уңышлы булуына өмет – ышаныч өстәгән. Шуңа күрә элек – электән олысы да, кечесе дә әлеге гамәлгә бик игътибарлы булган.

Ана кызының үлемендә кызын гына гаеплиме, бәлки аның да гаебе бардыр? Ничек уйлыйсыз? Гаиләдәге иң четерекле бурыч әни кешегә йөкләнгән. Бу бурыч – бала тәрбияләү. Бала үзен – үзе хөрмәт итә белергә тиеш. Беркайчан да балага начар сүзләр әйтергә, кимсетергә ярамый. Бу юлы барып чыкмаган икән, икенче юлы барып чыгар. Баланы үсендереп тору кирәк. Баланың үз – үзенә ышанычы артсын. Үз – үзенә ышанган кеше таулар күчерергә дә үзендә көч таба. Ышану ул – җиңү, дигән сүз. Бәлки Зөләйха да үз – үзенә ышана алмагандыр. Сез ничек уйлыйсыз?

Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Укучылар, мин сезгә “Алтын бөртекләр” дигән мультфильм карарга тәкъдим итәм. (“Алтын бөртекләр” мультфильмын карау).

Мультфильмны игътибар белән караганнан соң, сездә нинди фикер туды?

Әти – әнинең сүзен тыңлаган, әти – әнинең сүзеннән чыкмаган, әти – әнине хөрмәт иткән, әти –әнигә итагатьле булган, әти – әни белән киңәшләшкән, әти –әни өчен борчылган балалар, чыннан да, киләчәктә алтын бөртекләр үстерерләр. Бәхетле булалар! Авырлыкка дучар булсалар да, аны җиңәргә тырышалар. Кайгы килсә дә, җиңел кичерәләр. Тормышның сикәлтәле юлында абынып егылсалар да, торып басалар, юлларын дәвам итәләр. Тормышта һәркем хаталанырга мөмкин, әмма вакытында шушы хатаны төзәтә белергә кирәк.

Бүгенге көндә бу әсәр актуальме? Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә? Кем гаепле Зөләйханың фаҗигале язмышында? Дәрескә куелган максатка ирештекме? Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?