12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Данилова Анастасия Николаевна52
Россия, Татарстан респ., Елабуга
0

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр



Укытучы

Данилова Анастасия Николаевна

Алабуга шәһәре 10нчы урта мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияте укытучысы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

3сыйныф

Дәрес төре

Яңа тема өйрәнү дәресе

Дәрес темасы

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

Максатлар

Белем бирү максаты : Укучыларга бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр төшенчәсен бирү,җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү.

Үстерелеш максаты: Эш куша белү, эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү.

Тәрбияви максаты: Татар сүзләренең матур яңгырашына кызыксыну уяту

Җиһазлау

Дәреслек : 3сыйныф “Күңелле татар теле”Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева, мультимедиа, таблица, презентация, методик кулланма


 

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универ.уку гамәлләре

Оештыру

Мотивлаш тыру

Классны дәрескә әзерләү, уңай климат булдыру, яңа белем алуны мотивлаштыру, бүгенге дәрес өчен кирәкле сыйфатларны ачыклау.

-Исәнмесез!Хәерле көн сезгә укучылар.

-Бүген сыйныфта кем кизү тора?

-....

-Бүген ничәсе?Сыйныфта кемнәр юк?

-...

Китап-дәфтәрләрне барлау.

Исәнләшү, укытучыга, бер-берсенә яхшы кәеф, уңышлар теләү.

Дежур укучы җавабы.

Уку эшчәнлеген оештыра белү, укытучыны, сыйныфташларыңны хөрмәт итү

Белемнәрне актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү (1-2 м.) 66бит, 11нче күнегү

2. Белемнәрне тигезләү: темага чыгарлык итеп үтелгәнне кабатлау, кыен очракларны ачыклау(4-5 м.)

-фонетик зарядка эшләү

Прослушайте и укажите хлопком со звуком {у}

Зур, кечкенә, шәһәр, мин, фатир, кат, мәктәп, бара, ничә, янында, унынчы, эчендә

-сүзлек өст.эшне оештыру:

-Таныш түгел сүзне ачыклагыз.

Эчендә-внутри, в

*Өй эшенә бирелгән күнегүне телдән сөйләү.

*дикторны тыңлап {у}авазы кергән сүзне дөрес табу һәм аны тәрҗемә итү

*Эчендә сүзе белән җөмлә төзү

Иптәшеңне тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә чыгару, үз эшеңне тикшерү-бәяләү күнекмәләре.

Уку мәсьәләсен кую

Теманы ребус аша чыгару.

-Тәрҗемә итегез һәм ачкыч сүзне табыгыз.

1)Высокий 2) На чем? 3) Ладно 4) Отрицание 5)Магазин 6) Широкий

Проблема кую, дәреснең максатын билгеләтү

Б ә й л е к сүзен укып тәрҗемәсен табу, күплек санда кую.

 

-Нинди максат куябыз?Чишү юлларын әйтегез?

 

/data/files/b1490451571.pptx (Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр)

Ребус чишү,

ачкыч сүзне эзләү(1нче слайд)

Укытучы ярдәмендә уку мәсьәләсен куя, максат билгели белүе, иптәшеңне тыңлый белү.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү эше

Физминут

-Материалны аңлауга юнәлтелгән биремнәрне телдән эшәүне оештыру.

2нче слайдтагы рәсемнәр белән Кем кайда?соравына җавап бирү.

-Үзләштерүне беренчел тикшерү.

*артында, алдында, янында, эчендә, каршында, өстендә бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзеп дәфтәргә язу(2нче слайд)

Физкультминутка “Куллар кайда?”

Уң кул кайда?

Ул монда.

Сул кул кайда?

Ул монда.

Куллар кайда?

Куллар алда.

Куллар артта.

Куллар өстә.

Куллар аста.

бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү

Эш алгоритмын аңлавы, теманы аңлап кабул итүен бәяләве, үрнәк буенча эшли белүе.

Ныгыту эше, үзаллы эш.

Үзбәя

Тема буенча мөстәкыйль күнегү эшләүне оештыру

-41бит, 1нче күнегүдәге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

диалогка чыгару

-.... ?

-Өй янында мәктәп һәм кибет бар.Ә синең өең артында нәрсәләр бар?

-.... .

ситуатив күнегүгә чыгару

Узнай у друга:

-что есть перед домом, около дома, за домом

*Төшеп калган репликаны парларда эшләп табу

*Парларда эшләп ситуацияне чыгару һәм аңа җавап эзләү

Үз эшен оештыра белүе, үз-үзенә ышаныч булдыру, бәяләргә өйрәнүе, әңгәмәдәше белән аралашу калыбын төзүе.

Өйгә эш бирү

Өй эшен аңлатып бирү, яздыру

44бит, 4күнегү

Көндәлеккә язу

 

Рефлексия

Үзбәя, бәя

Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди?

Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?

Нәтиҗә ясау, бәяләү.

Эш башкару ысулларына анализ ясый белү.

Өлге буенча үзен бәяләве.



ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.