12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гарифуллина Миляуша Анасовна7
Учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., Лениногорск

8 сыйныф өчен татар теле дәресе. (татар классы)

Тема. Синтетик иярчен җөмлә.

Максат.

Яңа тема белән таныштыру, синтетик иярчен җөмләне таный белү. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; текст, җөмләләр

арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш төшенчәсен актуальләштерү.

1 Предмет нәтиҗәләре. Тема буенча белемнәрне дөрес куллана белү, белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү.

2.Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив УУГ: дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау, дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә үзбәя бирә белү,

Танып-белү УУГ: төп мәгълүматны аеру, нәтиҗә чыгара, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив УУГ: фикерләрне төгәл җиткерә белү, сыйныфташларыңның фикерен исәпкә алып эш итү, алар белән уртак хезмәттәшлек итә белү.

3 Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Тема буенча белемнәрне дөрес куллана белү, белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү. Гражданлык хисе камилләштерү. Әти-әнигә мәхәббәт хисе уяту.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1 а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: өй эшен тикшерү

II.УМ кую.  Тактада.

Җөмләләр бирелә.

Син әйткәч, ул елмайды.

Кайчан яз җитте, шунда кошлар кайтты.

Болар нинди җөмлә? (иярченле кушма).

Бер-берсеннән нәрсә белән аералар? Кайда монда бәйләүче чара?

Шулай булгач, бу 2 төрле җөмлә була бит? Алар ничек дип аталалар икән, беләсе килә бит?

Менә без яңа темага кердек. (слайд)

3.Уку мәсьәләсен чишү.

Төшенчә (нәрсә ул синтетик). Слайдта , китапта укырга.

Җөмләләрне анализлау. (3 слайд)

Таблица

III. Яңа тема өйрәнү.

1. Парлап эшләү. Бирелгән җөмләләрдә нигезләрен табарга, основа, бу синтетик иярчен җөмлә икәнен исбатларга (доказать). Схемасын ясарга. Карточки.

Яз җиткәч, кошлар кайтты.

Син әйткәнне мин эшләдем.

Яңгыр яуган булуга карамастан, юлда тузан басылмаган.

Физминутка

2.  Тәрбияви минут.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.

Нинди текст бу? Гимн. Синтетик иярченле җөмләне табыгыз. Нинди чара белән бәйләнгән? Ни өчен Ватаныбыз сүзе зур хәреф белән бирелгән?

Бу юлларны укыганда, гимнны ишеткәндә сездә нинди хисләр туа?

(Көтелгән җавап: горурлык хисләре). Сез ничек уйлыйсыз, сез патриотмы? Татарча әйткәндә, милләтпәрвар.

3.Ныгыту.

61 күнегү, 8,9 җөмләләргә схема төзү.

IV. Рефлексия, бәяләү. Өй эше.

1.Димәк, нинди тема үттек? Синтетик иярчен җөмләләренең төп билгеләре нинди? Слайд.

 Кемгә аңлашылды? Кем аңламый калды?

2. Өй эше. Синең иң кадерле кешеләрең кемнәр? Бирелгән фикерне дәвам

итеп, шул турыда 10-12 җөмләдән торган текст төзергә

Син дөньяда үзеңнең иң ышанычлы һәм иң якын дусларыңны беләсеңме?

Алар — синең әниең һәм әтиең. Алар һәрвакыт синең яныңда: бәйрәмнәрдә

дә, иң авыр минутларда да .(дәвам итәргә)

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.