12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург

Васил Маликов иҗаты.

Васил Маликов тормышы һәм иҗаты  Татар теле һәм әдәбият укытучысы, Кильмухаметова Л.М. югары категория МОБУ Никитинская СОШ

Васил Малик улы Маликов  (19 октябрь 1924 – 11 октябрь 1992) – танылган рәссам, сынчы, Казандагы Мулланур Вахитов һәм Муса Җәлил  һәйкәлләре авторы.

Тормыш юлы Васил Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.

Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша.  1948–1953 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау(скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора.

Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык мисалы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача.

Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышандыра.

«Соңгысы»

 1980 елда  республиканың  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә  лаек була. Рәссамга иҗаттагы уңышлары өчен  Муса Җәлил премиясе, РСФСРның  атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә.

В. Маликов 1992 елның  11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.