12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Рафигуллина Миляуша Марвановна1044
Россия, Татарстан респ., Альметьевск

Татар халык ашлары нигезендә исем сүз төркемен кабатлау.

  “Милли ризыклар – табын түрендә”

    Ребус: “ “ ,,, “ ‘

    җавап: ИСЕМ

Дәреснең темасы: Татар халык ашлары нигезендә исем сүз төркемен кабатлау Дәреснең темасы: Татар халык ашлары нигезендә исем сүз төркемен кабатлау    “Татар халык ашлары – табын түрендә”

ИСЕМ ИСЕМ аштан ризыкны боткага кеше пешекче предмет зат БЕЛДЕРЕЛҮЕ

ИСЕМ ИСЕМ СОРАУЛАРЫ Кем? Нәрсә?

Тәмле ашлар җырчысы 1956 нчы елда Юныс Әхмәтҗанов кулына каләм ала, үзенең “Татар халык ашлары” китабын бастырып чыгара.Татар халкының аш – су мирасын саклап калу максаты белән, ул татар авылларына чыга, уңган хуҗабикәләрнең тәҗрибәсен өйрәнә, түкми – чәчми җыеп кайта, пешереп карый, камилләштерә. Ю.Әхмәтҗанов татар халык ашларын барлау, туплау, пропагандалау эшенә бөтен көчен бирә. Ул татар халык ашларының классик рецептларның үлемсез китаплары аша киң җиһанга тарата, татар халкының уңганлыгын – булганлыгын раслаучы “әсәрләрне” тарихка калдыра. Юныс Әхмәтҗанов китаплары киң катлам укучылар өчен, барыннан да, элек хуҗабикәләрне күздә тотып чыгарыла. Әмма җәмәгать туклану оешмаларында эшләүчеләр өчен дә Әхмәтҗанов китаплары бик кызыклы һәм файдалы.   «Усал кеше тәмле пешерә белми»

ТӨРКЕМЧӘСЕ ЯЛГЫЗЛЫК УРТАКЛЫК ИСЕМ

Беренче төркемдәге сүзләр белән икенче төркем арасында нинди аерма бар? 1. Икмәк, өчпочмак, бәлеш, кунак, туңдырма, пилмән, бавырсак, пәрәмәч, кош теле. 2. Икмәкләр, өчпочмаклар, бәлешләр, кунаклар, туңдырмалар, пилмәннәр, бавырсаклар, пәрәмәчләр, кош телләре. ИСЕМ

САНЫ БЕРЛЕК КҮПЛЕК ИСЕМ

Шагыйрьләр Нурислам Зиннуров һәм Газиз Набиуллин татар язучылары өчен үткәрелгән бер кичәдән соң, Ю. Әхмәтҗановка, багышлап шигырь язып калдыралар. Хуш килдең син, Юныс иптәш, Халкыбызның аш остасы, Һәр кешенең килә бүген Синең кулны нык кысасы. Татар халык ашларыннан Бөтенебез ләззәт таба, Мул ризык китереп куя Табыннарга майлы таба. Бизи бәйрәм өстәлләрен Бәлеш, чәк – чәк һәм бавырсак. Китабыңнан тәмле ашлар Эзләнәбез без авырсак. Күңелле үтте бу кичә, Онытмабыз аны һич тә. Безне шулай якын иткәч, Рәхмәт сиңа, Юныс иптәш!   «Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган»

изафә исем+исем (–ы/-е;-сы/-се) исем+исем(баш килештә, янәшә) ИСЕМ исем(-ның/нең)+исем(-ы/-е, -сы/-се)

Кроссворд чишү   1                   2             3                 4               5                   6           ИСЕМ (татар халык ризыкларын язу)

Кроссворд 1. Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта 2. Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр. 3. Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су. Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез. 4. Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый. 5. Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты. 6. Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, бар нәрсәдән дә кадерлерәк. ИСЕМ

Кроссворд   к  ы  с Т  ы  б   ы  й     к А   з  ы  л ы  к  с  а  м а  в   ы Р     т  о  к  м  а  ч     б а   в ы   р с   а к      и  к М  ә   к   ИСЕМ

ТАРТЫМ I зат II зат III зат -ым/ -ем -ыбыз/ -ебез -ың/ -ең -ыгыз/ -егез -ы/ -е -сы/ -се -лары/ -ләре ИСЕМ

ИСЕМ Кыстыбый Чәкчәк

баш иялек юнәлеш төшем чыгыш урын-вакыт килешләр ИСЕМ

“Хатаны тап” уены 1 нче төркем Б.к.пешекчегә И.к. пешекчене Ю.к. пешекченең Т.к. пешекче Ч. к. пешекчедә Ур. в. к. пешекчедән 2 нче төркем Б.к. бәлешкә И.к. бәлешне Ю.к. бәлешнең Т.к. бәлеш Ч. к. бәлештә Ур. в. к. бәлештән ИСЕМ

Түбәндә бирелгән җөмләләрдә исемнәрнең ясалышы ягыннан нинди төрләре бар? 2015 нче елның 9 нчы апрелендә Казанда танылган татар галим-этнографы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның Икътисад, идарә һәм хокук институты нәшер иткән “Пешекчегә нәсыйхәт” ("Наставления повару" яки "Иршад әл-Әтбиха") китабын презентацияләделәр. Каюм Насыйри күп кырлы талант иясе булган. Ул кешенең төрле эшчәнлек өлкәләрен өйрәнү белән шөгыльләнгән. Менә 1871 елда журнал-альманах төрендәге календарьлар нәшер итә башлый. Ул нәкъ менә шул календарьларда аш-су рецептларын бастыра. Аннары ул бу рецептларны аерым китап итеп нәшер итәргә уйлый. Шулай итеп, 1894 елда ул “Пешекчегә нәсыйхәт” /"Наставления повару" китабын нәшер итә, анда 70 тән артык рецепт кертелгән. Шул вакыттан бирле китап яңадан нәшер ителмәгән. Бу басманың уникальлеге иске татар теленнән заманча татар һәм рус теленә тәрҗемә ителгән рецептлар кертелүдән гыйбарәт. Бу китап безнең якның тарихы, аның халкы һәм аның аш-су традицияләре буенча көнкүреше белән таныштыра, ашханәдә эшләүчеләргә ярдәмлек булып тора. ("Тат.-информ")

тамыр ясалма кушма тезмә парлы кыскартылма тамыр ИСЕМ

Түбәндәге җөмләләрдән исемнәрне табыгыз, аларның җөмләдәге функциясен билгеләгез   Пешекче – артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Бәлки эчендә әллә нинди кайгы бардыр, әмма син аны сиздермисең. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та. Юныс Әхмәтҗанов кулъязмаларыннан

Пешекче – артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Бәлки эчендә әллә нинди кайгы бардыр, әмма син аны сиздермисең. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – артист ул, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Бәлки эчендә әллә нинди кайгы бардыр, әмма син аны сиздермисең. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та. Юныс Әхмәтҗанов кулъязмаларыннан Исемнең җөмләдәге функциясе

ҖӨМЛӘДӘГЕ ФУНКЦИЯСЕ баш кисәкләр иярчен кисәкләр ия хәбәр аергыч тәмамлык хәл

“Таркалган сүз” уены хәрефләрдән сүзләр төзергә. Беләш Прәчәмә Кәч-кәч Пөчкамоч Быскытый бөгәяди

Исемнең моделе исем Ялгызлык уртаклык белдерә сораулары төрләнеше ясалышы функциясе предмет, затны кем? нәрсә? килеш сан тартым тамыр ясалма кушма парлы тезмә кыскартылма ия хәбәр аергыч тәмамлык хәл

Дөрес җавапны сайла 1. Ноутбукларда (MyTest программасы буенча ) тестлар өстендә эш.

Өй эше Модель буенча исем сүз төркеме турында сөйли белергә. Исемнәрне кулланып, “Кунак өстәлен татар халык ашлары белән әзерләү” дигән темага кечкенә инша язып килергә. ИСЕМ