12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кильмухаметова Лилия Мансуровна4181
Россия, Оренбургская обл., Оренбург

Презентация «Нәрсә ул фразеологик әйтелмә?»

Тема. Фразеологик берәмлекләр.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү. Дәреснең төре: гамәли дәрес. Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, фразеологик сүзлек, компьютер, дәреслек

Нәрсә ул фразеологик әйтелмә?

Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелеп, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип атала.

1. Тыгыз бәйләнештә булу 2. Берничә сүздән тору 3. Бербөтен мәгънәдә булу 4. Телдә әзер килеш куллану

Фразеологик әйтелмәләр – телнең матурлыгын, үткенлеген күрсәтүче берәмлекләр, телнең җәүһәрләре.

Сәламәт булыйм дисәң, Бар эшкә өлгерим дисәң, Вакытны әрәм итмә, Көн тәртибен син үтә.

Режим сүзе нәрсәне аңлата?

Режим – эштә, хезмәттә, мәктәптә, көндәлек тормышта һ.б.ш. төгәл билгеләнгән тәртип. (Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән).

Сул аяктан торды Кара таңнан торды Таң әтәчләре белән уяна Иртән күзен тырнап ача

Чәпе-чәпе китерде Аннан-моннан пычтырдады

Хәрәкәттә бәрәкәт Сәламәт тәндә - сәламәт акыл Саулык – зур байлык Аяктан егылу Аякка басу Тән җиңеләю

Ашаганда бүредәй, эшләгәндә шүредәй Аш талымлау Аштан өстен булу Ашаганым аш түгел

Очып барды Канатланып барды Канаты каерылгандай

Тел очында гына тора Судан коры чыга Сүз эзләп кесәгә керми Биш бармак кебек белә

Башы күккә тигән Борынын күтәргән Борыны салынган

Кул кушырып утыру Трай тибү Бармакка бармак та сукмау

“Эһ” дигәнче эшли Башыннан ахырына кадәр Кул селтәү

Кул арасына керү Әнинең уң кулы Кулдан килгәнчә

Әвем базарына китү Изрәп китү