12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Карамова Эльмира Юнусовна16

"Мин яратам сине Туган җирем"

Темам:«Мин яратам сине, туган җирем,туган мәктәбем!” Катнашырга тәкъдим иткән оешма: Казан шәһәре Яна-Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбе Фәнни җитәкче: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Карамова Эльмира Юныс кызы Хабибуллина Альбина ,7 нче сыйныф

Тау астында инешләр ага, тау өстенең як-ягына йортлар тезелеп киткән. Бер як урамның озынлыгы чакрым ярымга җитә

Исеме җисеменә туры килсен өчен, халык бүген дә йорт каршысына чыршы агачлары утыртырга тырыша. Бу эштә мәктәп балалары да булыша.

Талантлы әдип,публицист Рабит Батулла,”Мунча ташы” театрының беренче җитәкчесе ,театрга нигез салучы Шәмси Закир,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ульяна Князева кебек күренекле галимнәрнең йортлары бар

Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның тулысынча матурлыгын күрә алмас.

. . Авылның көнкүреше өчен кирәкле үзәкләрдән кибет, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы да бер-берләренә якын гына урнашкан

Тау астында инешләр ага, тау өстенең як-ягына йортлар тезелеп киткән. Бер як урамның озынлыгы чакрым ярымга җитә

Чыршы төп мәктәбе 1992 елда элеккеге мәчет бинасында ачылган, 1996 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелгән. 2011 елда урта гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенә үзгәртелде. 2013 елда "Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең филиалына үзгәртеп корылды.

Мәктәп мөдирләре: 1920 -1964 елларда Хайруллина Мәйсәрә Галимҗан кызы,Абдуллина Разыя Абдул кызы-мөдир 1964 - 1992 нчы елларда Абдуллина Флёра Абдул кызы-мөдир 1992 - 2006 елларда Халитов Фаиль Гариф улы-директор 2006 - 2011 нче елларда Ибраһимов Альфат Каюм улы директор 2011 - хәзерге көнгә кадәр Хөсәенова Энҗе Ильдус кызы-мөдир

Чыршы авылындагы мәктәп белән дә шушындый хәл күзәтелә. 1996 елда авыл халкы акчасы һәм хезмәте белән төзелеп, 15 ел буена уңышлы эшләп килгән урта мәктәпнең 8 август көнне кинәт кенә ябылачагы билгеле булган. анда белем алучы 29 балага 9 км ераклыктагы Дөбьяз мәктәбенә барырга тәкъдим ителә.

1965 Елда авылыбызда “Салават күпере” исемле балалар Бакчасы ачылды.

Илһам һәм Гөлчәчәк Гарифуллиннар гаиләсе «Илһам» чишмәсен булдырдылар. Төсле поликарбонаттан бизәкләп эшләнгән чатыр, эченә миләш тәлгәшле самовар куйдылар. Аннан су килеп тора. Бик күркәм күренеш.

Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны тел гәләп.