12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ильина Миләүшә Әхтәм кызы38
Минзәлә шәһәре гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
Россия, Татарстан респ., Мензелинск
0

5нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе «Сингармонизм законы турында төшенчә»



 Тема: Сингармонизм законы  турында төшенчә.

Максат: сингармонизм законы һәм аныӊ ике төре турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек /Р.Г.Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2012. – 100 б. 50 нче бирем), сүзлек дәфтәре, кагыйдә китабы, карточкалар, экран, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”.

 

 Дәрес барышы:            

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру:  

— Хәерле көн, кадерле укучылар, килгән кунакларыбыз!!! Кәефләрегез ничек? Урамда көз уртасы, дөнья алтынга күмелә, сезгә көзнең матурлыгы турында искиткеч матур шигырь укыйсым  килә (1-4  нче слайдлар )

 

Көз йөри.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап,

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

Балаларны мәктәпләргә дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

                                  Гәрәй Рәхим.

— Укучылар мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә җанлы, актив эшләвегезне телим.

ә) белемнәрне актуальләштерү:

— Әйдәгез, алдагы дәресләрдә алган  белемнәрне искә төшереп китик.

— Һәр өстәлдә карточкалар ята, сезнең белән ДЖОТ ТОТС үтибез.

 Бирем: сузык авазлар язарга. (а, ә, у, ү, о, ө, и, ы, э)

— Бу авазлар белән Сорт Картс эшлибез.

— Сез җавап бирергә әзерме? Һәр төркем эш нәтиҗәсе белән таныштыра.

 (Һәр төркемнән бер бала җавап бирә)

5 нче слайд Бәяләү критерие: ( СОРТ КАРТС)

«5» – 4 төркемгә аера алган (калын, нечкә сузык, иренләшкән, иренләшмәгән сузык).

«4» – 3 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык, иренләшкән сузык).

«3» – 2 төркемгә аера алган (калын сузык, нечкә сузык).

 

— Димәк, сузык авазлар...(балалар әйтә: калын,нечкә, иренләшкән, иренләшмәгән була)

6 нчы слайд.   Сүзләргә кушымча ялгау.

Бал... (- лы/ -ле)

Болын  (-нар/ -нәр)

Күл... (-лар/ -ләр)

Уй...(-ла/ -лә)

Яшел... (-лык/ -лек)

Нәтиҗә. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымча ялгана.

 

2. УМ кую ситуациясе.

7 нче слайдта ребус чыга.

— Ә хәзер ребус чишәбез.( Сингармонизм сүзе чыга)

— Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Аңлата аласызмы? (Юк.)

— Нинди ярдәмлеккә таянып, сүзнең лексик мәгънәсен белә алабыз?

(Сүзлек, интернет, кагыйдә китабы)

— Мин сездән бу җавапны көттем. Сүзлекләр әзерләп куйдым. Ә сез, егетләр, интернеттан эзләп карагыз.

(Кемдер интернеттан эзли, кемдер сүзлектән)

— Кайсы өстәлгә сүз бирәбез? Игътибар белән тыңлагыз,  исегездә калдырыгыз.

(Җавапны укыйлар)

— Димәк, укучылар сингармонизм сүзе нәрсәне аңлата? К.җ.: Сузыкларныӊ, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сингармонизм дип атала.

— Әйе, сингармонизм сүзе гармония дигән сүздән ясалган. Гармония ул - ярашу, килешеп яшәү дигән сүз. Татар сүзләре нәрсәдә яраша булып чыга инде?  (калынлыкта-нечкәлектә ярашалар.)

 

— Бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз инде?

(сингармонизм турында өйрәнәбез)

8 нче слайдта сингармонизм сүзе тора. 

 

Дәреснең тулы варианты берткелгән файлда:

/data/files/e1519811263.pptx (Презентация)

/data/files/m1519811213.docx (Дәрес конспекты)

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.