12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ахмадуллина Разина Рафисовна29

Технологик карта

АХМАДУЛЛИНА Рәзинә Рафисовна,

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Тема: Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре. Әдәби әсәрнең жанры, проблемасы.


Тема

Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре. Әдәби әсәрнең жанры, проблемасы.

Дәреснең тибы

Яңа материалны үзләштерү

Дәреснең максатлары

Матурлык” әсәрен анализлау. Әсәрнең жанрын, проблемасын билгеләү.

Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәcьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

Укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү.

Дәреснең бурычлары

Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.

Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбия бирү максаты: Укучыларны матурлыкны күрә белергә өйрәтү, матурлык хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен, проблемасын күрсәтү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучыларның кешенең эчке матурлыгын күрергә өйрәнү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “матурлык” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: күңел матурлыгы турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Татар әдәбияты Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р. Рамазанова. 2015 ел.

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, фонохрестоматия.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә, парлап һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, эчке матурлык проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогик технологияләр

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә



ДӘРЕС БАРЫШЫ



Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Танып-белү эшчәнлеге

Коммуникатив

Регулятив

Эшчәнлек төре гамәлләре

Танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары

Эшчәнлек төре гамәлләре

Коммуникатив эшчәнлекне оештыру формалары

Эшчәнлек төре гамәлләре

Регуля тив эшчәнлекне оештыру формала ры

Тема, максат, бурыч лар билге ләү.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Хәерле иртә, балалар!

Кәефләрегез әйбәтме? Матурлыкка бай ул безнең заман,

Адым саен бездә матурлык.

Барлык батырлыкның, Матурлыкның

Иҗат итүчесе бит халык!

Һади Такташ. 1нче слайд

-Укучылар, безнең дәресебез нәрсә турында булыр?

Матурлык турында кайсы язучының нинди әсәренә бәйле рәвештә сөйләшербез?

Әйе, без бүген Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясен анализларбыз, хикәяне жанрын һәм проблемасын ачыкларбыз.

Укучылар шулай булгач, дәресебезнең темасы ничек булыр?

Ә хәзер дәреснең максатын билгеләп карыйк әле. Кем әйтеп карый.

Әйе, бик дөрес. Менә бу слайдка (2 слайд) игътибар итегез әле. Дәресебезнең максатлары түбәндәгеләр булыр.

1) “Матурлык” әсәрен анализлау. Әсәрнең жанрын, проблемасын билгеләү.

Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәcьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3) Укучыларда ата-аналарга миһербанлык тәрбияләү. Бәдретдин образы, шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше һәм бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтү.

Матурлык турында.














Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясенә бәйле рәвештә











Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре. Әдәби әсәрнең жанры, проблемасы.




Матурлык” әсәрен анализлау. Әсәрнең жанрын, проблемасын билгеләү.

Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү.

Индивидуль сорауларга җавап бирү

Башкаларның сөйләмен тыңлау.


















Үз фикереңне төгәл җиткерү


Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Теләкләр телиләр:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа «5»леләр алыйк!

Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!






Белемнәрне актуальләштерү

Ә хәзер Ә.Еникинең тормыш юлын искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез кул күтәреп җавап бирерсез. (3слайд)

Ә.Еники кайчан, кайда туган? (1909 нчы елның 2 мартында, Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында)

Ул нинди гаиләдә туа? (крестьян гаиләсендә)

Ә.Еники нинди сугышта катнаша? (Бөек Ватан сугышы)

Ә.Еники нинди мактаулы исемнәргә ия була? (Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның халык язучысы)

Ә.Еники кайчан вафат була? (2000 нче елның 16 февралендә)

Сорауларга җавап бирү

































































































Хәзер сезнең бу әсәр буенча белемегезне тест ярдәмендә тикшереп алырмын.

Ә Еникинең “Матурлык”хикәясе буенча тест сораулары:

1.Бәдретдин нинди тормышта яши?

А)фәкыйрь Б)бай В)урта хәлле

2.Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

А)сыерчык Б)сандугач В)тургай

3.Бәдретдиннең өе:

А)яңа Б)ишелеп беткән В)юк

4.Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

А) әйе Б) юк

5.Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр:

А) тетрәнеп китәләр Б) көләләр В) куркалар

6.Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

А) әйе Б) юк

7.Автор Бәдретдиннең әнисен:

А) матур ди Б) ямьсез ди.

8.Әсәрнең авторы?

А) Ә.Еники Б) С.Хәким В) А.Расих


Индивидуаль
































































































Индивидуаль











































Ә хәзер дөрес җавап бирүчеләр монда түгәрәк ясап чыгып басыгыз. Урыннарда утырып калучылар тиз генә әлеге биш кешенең берсенең артына килеп басыгыз һәм бер-берегезгә карап басыгыз. Бер-берегезнең матур сыйфатын күзләренә карап ягымлы итеп әйтегез. Беренче түгәрәк эчендәгеләр әйтә, аннары тышындагылар. Мәсәлән: Әдилә синең чәчләрең шулкадәр матур. Илсаф синең күзләрең аеруча матур, алар тирән күлне хәтерләтәләр. Менә шулай без бер-беребезнең күңелен күтәрергә өйрәнербез.

Ә хәзер түгәрәк эчендәгеләр сулга борылып, тышындагылар уңга борылып басыгыз. Без сезнең белән “Матурлык” әсәрен укуыгызны һәм ничек укуыгызны тикшерербез. Бәдретдиннәр ничә шәкерт өйләренә кайтканнарын белеп, шуның хәтле адым алга атлыйбыз. Алия син ничә адым атладың? Өч. Ни өчен? Чөнки алар өч шәкерт кайталар. Бер-берегезгә карап басыгыз да. Түгәрәк эчендәгеләр каршыдагы парларына әсәрнең әчтәлеге буенча сорау бирә, ә парлары сорауга җавап бирә. Аннары киресенчә түгәрәк тышындагылар сорау бирә, ә эчендәгеләр җавап бирә. Башладык. Вакыт чикле. Бер парның соравы һәм җавабы тикшерелә.

Ә хәзер Бәдретдиннең гаиләсендә ничә кеше шулкадәр адым алга атлагыз. Салават ничә адым атладың? 4 Дөресме укучылар? Әйе алар гаиләсендә дүрт кеше. Парларыгызга карап матур итеп елмаегыз һәм бер-берегезгә сорау бирегез, парыгызның соравына җавап бирегез. Беренче чәчләре озынрак укучылар сорау бирә. Аннары каршыдагылары. Бер парның сорау- җаваплары тикшерелә. Менә әсәрнең эчтәлеген тикшердек. Урыннарыгызга утырыгыз.


Парлар да эш



Проблемалы ситуация булдыру.


Укучылар, ә сез матурлыкны ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул матурлык? (4 слайд) “Матурлык” әсәрендә нинди матурлык турында сүз бара? Ягъни әсәр нәрсә турында? Ә.Еники үзенең бу әсәрендә «Матурлык» темасын ничек итеп ача соң? Авторның матурлыкны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен әйтеп китик.

(5 слайд) Әсәр матурлык турында.

Кешенең эчке матурлыгы.

Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы.

Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

Табигать матурлыгы турында.

Шәкертләрнең матур мөгамәләсе.


индивидуаль





Яңа тема өйрәнү





































Әйдәгез, бу әсәрнең жанрын билгеләп үтик. Әсәр нинди жанрда язылган?



Хикәянең формасына игътибар итик әле. Кем исеменнән сөйләнә?











Хикәядә күренеп торган конфликт, ягъни каршылык бармы?

Шушы матурлыкка нәрсә каршы куела?





Беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка әйләнә бара. Лирик герой-шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матурлыкка соклана. Нинди күренеш шәкертнең фикерләрен үзгәртә.

Шәкерт матурлыкны нидә күрә соң? Матурлык кайда? Бәдретдиндәме? Аның әнисендәме? Әллә әтисендәме?



























































































































(7 слайд) Ана - бөекисем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...дип яза Һ.Такташ. Димәк, Бәдретдиннең әнисе дә ана булу белән матур. -Әйе, әни-баланы тудыра, яратып үстерә. Һәр әни дә баласыннан шундый ук матур мөнәсәбәт күрәме?

-Дөрес әйтәсез. Тормышта кешенең нинди булуы кешенең әнисенә карашыннан күренә дип тә әйтәләр. «Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың». Дип әйтелә халык мәкаленә. Үч төбендә тәбә пешереп булмаган кебек, әниләргә булган бурычны түләп бетереп булмый. Шуңа күрә без укучылар әниләребезгә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк.













































Бу әдәби әсәр хикәя жанрына карый, чөнки сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны сурәтләгән кечкенә күләмле жанр төре.

Хикәядәге бөтен вакыйгага геройларның берсе бәя бирә. Без дә һәр күренешне аның күзе белән күрәбез. Ләкин бу күз шәкерт күзе түгел, ә карт әдип күзе. Карт әдип шәкерт чагын исенә төшереп, шул шәкерт чагындагы хисләренә үзенең өлкән кеше хисләрен дә өстәп сөйли.

Бар.

Ямьсезлек – матурлык каршылыгы. Бәдретдиннең өе һәм өй эчендә герой-шәкерт күргәннәре.

Бәдретдиннең әти-әнисенә булган мәхәббәте, карашы.









Барысында да. Ләкин бу матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдәге ямьсез, имгәнгән кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә. Өй эчендәге «гади, табигый, җылы-якын мөнәсәбәттә». Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән, чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы, яратышуы, мәхәббәтләренең табагыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән дә, гариплегеннән дә, бабасының сукырлыгыннан да, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый. Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми. Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.



































































































Әниләренә дорфа эндәшүче, кычкыручы, кайгы-хәсрәт китерүче, картлык көннәрендә ташлап китүче балалар да бар.
































Индивидуаль сорауларга җавап бирү







































































































































































Әйдәгез шәкертнең сорауларына җавап бирик әле. Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? Бәдретдин бу кыен хәлне күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да бик тирән яшерә беләме? Бәдретдин әнисенең ямьсезлеген ни өчен яшерми?

- Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

Бәдретдин әлеге ямьсез ханымны чит кеше булса яратыр идеме?

Әйе, Бәдретдин язмыш тарафыннан кыерсытылган әлеге хатынны, Әни кеше, Ана булганга ярата, хөрмәт итә.























(8 слайд) Ә хәзер беренче төркем әсәрнең проблемасы, икенче төркем әсәрне идеясе, авторның әйтергә теләгән фикере турында, өченче төркем әсәрнең әһәмияте һәм тәрбияви роле турында сөйләргә әзерләнә. Укучылар чыгышын тыңлау.







































































































































































Индивидуаль сорауларга җавап җирү















































Төркем нәрдә эш.

(6 слайд) Төркемнәрдә шушы мәсьәләләрне тикшереп китик әле.

1 төркем – Кешенең эчке матурлыгы. Бәдретдиннең күңел матурлыгы.

2 төркем – Ана белән бала мәхәббәтенең матурлыгы. Гаилә мөнәсәбәтләренең матурлыгы.

3 нче төркем. Табигать матурлыгы һәм шәкертләрнең матур мөгалләмәсе турында чыгыш ясый, фикерәлегезне бергә туплагыз. (укучыларның төркемнәрдә җаваплары тыңлана)









































































Ә хәзер без сезнең белән образларга характеритика бирербез. Барыгыз да монда чыгыгыз. Мин музыка куям, сез шул мызыкага биисез, мин музыканы туктатам да бер сан әйтәм. Сез шул сан исәбенчә берләшеп калырга тиеш буласыз. Мәсәлән музыканы туктатуга 2 дип әйтәм икән ике кеше пралашасыз, 4 дип әйтәм икән 4 әр кеше парлашасыз, һәм мин әйткән образга хас сыйфатларны тиз генә кәгазьгә язасыз.

3 Бәдретдин

2 Әтисе, әнисе, бабасы

4 Шәкертләр

Эш беткәч урыннарга утыралар.

Укучылар, хәзер Ана һәм Бәдретдин образларына тукталып китәрбез. Без укучылар, шәкертләр белән беррәттән анасының алар янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз. Өйгә кергәч тә, Бәдретдин анасын чакырып кына чыгара. Ана белән очрашкач, шәкертләр нинди хисләр кичерә һәм ни өчен? Әйдәгез әле әсәрдән шушы урынны табып укып китик. 270 нче бит.


Төркем нәрдә эш





































































































Парлар да эшләү






























































Материалны ныгыту

Укучылар, әлеге әсәрдәге бала образы белән “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге балаларны чагыштырып буламы? Ни өчен?

Хикәя соңында мондый сүзләр бар: «Бу йортның безгә билгесез ниндидер тирән сере, - бәхетсезлегеме, фаҗигасеме, әллә без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлешеме бәхетеме торып калды». Җавап бирегез: чыннан да, кайсы? Фаҗигасеме, бәхетеме?

Бәхет нәрсә ул?

Ә хәзер укучылар дәфтәрләрегезне ачып әсәрнең идеясен, проблемасын, жанрын язып куегыз әле.

Бәхете






(9слайд) Бәхет ананың баласында үзенә карата хөрмәт, ярату күрүендә, баласының уңган булуын күрүендә. Бәдретдиннең ярата белүендә, үзен шулай ярата белә торган әнисе булуында. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендә.




















Дәфтәрләрдә индивидуаль эш.





Рефлек сия

Укучылар, әйдәгез хәзер дәрескә йомгак ясыйк. Без дәрескә нинди максатлар куйган идек? Максатларга

ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә

тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга

мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?

Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Өй эше бирү. - Без сезнең белән әсәрдәге Бәдретдин образындагы күңел матурлыгын, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, ана белән бала мәхәббәте матурлыгын дәлилләп киттек. Шулай ук әсәрдә табигать матурлыгы да бар дидек. Өйдә әсәрдәге табигать матурлыгы, тургай образы һәм аның әһәмияте, әсәрнең эчтәлегенә бәйләнеше турында язып килегез.

Укучылар әйдәгез хәзер билгеләр куйык әле. Төркемнәдә һәр кешегә билге куегыз да ни өчен икәнен аңлатыгыз. Билгеләр кую.

Укучылар сезгә дәрес ошадымы? Аңладыгызмы? Әгәр дә аңласагыз, ошаса менәшушы агачка яшел яфраклар куегыз, әгәр дә киресенчә икән, сары яфраклар куегыз.











Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.