12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Ахмадуллина Разина Рафисовна29

Начарлыктан тап кала”. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ

АХМАДУЛЛИНА Рәзинә Рафисовна,

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Дәрес темасы: ”Начарлыктан тап кала”. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятенә анализ

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

 1) өйрәтү максаты:  әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренең темасын, пробдемасын, идеясен ачыклау.

2)белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. “Серле дөнья” – әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. – 1997; “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”– К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;

Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.

Предметара

Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.

Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә  белү;

Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес барышы

1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бүген безнең дәресебез дәрәҗәле кунаклар, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашуы белән үзенчәлекле.

Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Укучылар, минем кулымда кирәкле эш кәгазе. Аңа мәктәп директоры кул куйган, һәм аны тиешле урынга тапшырырга кирәк иде. Әмма ләкин кемдер шуңа маркер белән сызган. Хәзер аны бетереп буламы?

Штрих кулланып карадым. Язу тулысынча беттеме?

Бетте, ләкин тап калды?

Укучылар, мондый хәлләр тормышта очрыймы?

– Кеше нинди дә булса начарлык эшли.

Бу начарлыкны ул үзе дә онытып бетерә алмый, башкаларның да исендә кала.

Дәреснең темасын әйтеп карагыз әле.

Начарлыктан эз кала”. Без узган дәрестә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен укыган идек. Дәреснең темасы нинди әсәр белән бәйле булыр? Теманы тулыландырыгыз әле.

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренең темасы, проблемасы, идеясе.

Ә безнең дәресебезнең максатлары нинди булыр?

Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренең темасын билгеләргә, проблемасын, автор әйтергә теләгән фикерен ачыкларга.

II.Уку мәсьәләсе кую

Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә төркемнәрдә эшләргә өй эше бирелгән иде. Өй эшен тикшереп алыйк әле. Беренче төркем әкиятнең эчтәлек буенча планын төзи һәм планга туры килә торган мәкальләр таба. Икенче төркем эчтәлеген рольләргә бүлеп сөйләргә тиеш иде. Ә өченче төркем әкиятнең эчтәлегенең төп өлешләреннән китапчык ясарга. Төркемнәргә сүз бирелә.

_ Укучылар, дәрес дәвамында уйланыгыз әле, кояшта тап чынлап та була аламы?

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Сорауларга җавап бирү

Укучылар, хәзер әсәр буенча сорауларга җавап бирик әле.

Сорауларга җавапны дөрес, ялган дип җавап бирергә кирәк.

Малай әнисенә гел булышкан. Ялган.

Әнисенең бик-бик эчәсе килгән. Дөрес.

Малай гел эшләгән дә эшләгән. Ялган

Малай салкын су эчәргә яраткан. Дөрес.

Малай авырлык белән генә суга барырга ризалык белдергән. Дөрес.

Әнисе суны якындагы чишмәдән алырга кушкан. Ялган

Малай суны якын чишмәдән генә алырга уйлаган. Дөрес

Кояшның йөзе каралмаган. Ялган.

Малай әнисеннән гафу үтенә. Дөрес.

Дөньяда яманлык, ялган эзсез кала. Ялган.

Укучылар, сезгә дөреслек белән ялганны аерырга авыр булдымы?

Юк. Бик тиз аердык.

Ни өчен җиңел аердыгыз?

Әсәрне белгәнгә, укыганга.

Димәк, ялган белән дөреслек бик җиңел аерыла. Аны аеру өчен күп укырга, укымышлы булырга кирәк.

Малай да әнисе ялганын белми дип уйлый. Сез ничек уйлыйсыз әнисе ялганын белгәнме.

Әйе. Белгәндер дип уйлыйм. Әгәр дә чишмәнең суын аера белмәсә, ул Көймә тавы артыннан алырга кушмас иде.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: бер кеше икенчесен ялганласа, әңгәмәдәше аның ялганын һичшиксез беләчәк.

Укучылар, әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә дип уйлыйсыз?

Баланың әнисен алдау.

Эш эшләргә иренү

Эшләгән начарлыкның эзе калу.

Укучылар, мин сезгә әлеге проблемалар язылган бит бирәм. Сез әлеге проблема әсәрдә ничек язылган, тормышта ничек, кайсы очракларда чагыла шул турыда фикерләшегез дә аннары җавап бирерсез. Сезнең үзегезнең алай эшләгәнегез бармы?

Ә хәзер әлеге проблемалар җәмгыятебездә булмасын өчен сез нәрсәләр уйлап чыгарыр, һәм нәрсә эшләр идегез?

Әлеге проблемалар чагылган әсәрләр укыганыгыз бармы? Нинди әсәрләр беләсез?

Сак-сок, “Акбүре” әкияте, “Тукран малае Шуктуган” Җәвад Тәрҗеманов. “Шүрәле”, “Су анасы”Габдулла Тукай.

Укучылар, әсәр нәрсә турында?

Бу хикәя ялган белән дөреслек, яхшылык белән начарлык турында.

Ә хәзер әйдәгез әсәрнең темасын матур итеп формалаштырып әйтик әле.

Ялганлау начар гадәт. Ялган яхшылыкка илтми. Әни сүзен тыңласаң, ятка калмассың. Тырышлык һәркайда мактала.

Укучылар, мин әсәрнең темасын болй дип әйтер идем.

Бер генә яманлык та, ялган да эзсез калмый.

Укучылар, сезнең рус әдәбиятында әлеге тема чагылган әсәрләр укыганыгыз бармы? Нинди рус әсәрләре беләсез?

Физкультминутка

Кояш арыды, ял итә (кулларын партага куеп, башларын кул өстенә куеп йоклыйлар)

Кояш уяна, елмая.(торып басалар, кулларын югары күтәрәләр һәм өскә карыйлар)

Кинәт җил чыкты.(уңга, сулга чайкалалар)

Күк күкри башлады.(кул чабалар)

Яңгыр ява башлады(бармак очлары белән партага бәргәлиләр)

Яңгыр бетте, кояш балкый.(кулларны өскә күтәреп, тирән сулыш алалар һәм утыралар)

Образларга характеристика бирик әле. Әсәрдә нинди образлар бар?

(Кояш, малай, әнисе)

Ә хәзер образларга характеристиканы без пазлда җыячакбыз. Сезгә образлар һәм аларга туры килә торган характеристика тәкъдим ителә, ә сез аларны дөрес итеп җыярга тиеш буласыз. Без бу эшне парлашып, ике укучы бергә эшлибез.

эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, гафу үтенә белүче , оялчан, үз хатасын таный торган, сабыр, миһербанлы, киң күңелле, яктылык чыганагы, җылылык бирүче, тереклек бирүче, акыллы

Ана образына нинди сыйфатлар хас?

-Ана эшчән, тырыш, ягымлы, кайгыртучан, сабыр, миһербанлы, киң күңелле, акыллы.

- Әйе, укучылр, барлык әниләр миһербанлы, киң күңелле, баласы өчен җанын бирергә әзер.

Малайга нинди сыйфатлар хас? 

- Ялкау, тыңламый торган, ялган сөйли торган, гафу үтенә белүче, үз хатасын таный торган.

 - Кояшка нинди сыйфатлар хас? 

-Күзәтүчән, яктылык чыганагы, җылылык бирүче, тереклек бирүче

t1601324460aa.png https://learningapps.org/display ?v=pmguobrda20

- Укучылар, малай бу гамәлләрен начарлык эшлим дип эшлиме? 

Юк. Аның бары тик уйныйсы килә, эшлисе килми.

- Дөрес, ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

Укучылар, малайның гаебен, аның сәбәпләрен әйтеп күрсәтегез әле.

Иренү. Ялкаулык.

Әйе, укучылар, малай иренү, ялкаулануы аркасында ялганлый һәм күңелесез хәлгә кала. Бу турыда Габдулла Тукай:

Зур бәхетләр, сызганып эшкә бирелгәннән килә

Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә,”- дип әйтә “Сабыйга” шигырендә.

Безнең татар халкы, гомумән, бик тырыш, эшчән халык булуын беләбез. Халкыбызның тырыш булуы аркасында безнең туган җиребез бик матур, төзек. Быел ТАССР ның 100 еллык бәйрәмен дә без мул тормышта каршы алабыз. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүебез дә халкыбызның тырыш, батыр булу нәтиҗәсе. Районыбызның 90 еллыгына да туган җиребездә бик күп эшләр башкарыла. Укучылар без тормышыбызга шокер итеп, горурланып яшәргә тиеш.

Укучылар, млайның ялкау булуында кем гаепле дип уйлыйсыз?

Әнисенең гаебе юкмы?

Бар. Ул аңа эшләргә кушмый. Үзе эшли дә эшли.

Укучылар, сез малайга һәм аның әнисенә нинди киңәшләр бирер идегез.

Шул киңәшләрегезне өстәлегездәге кәгазь битенә языгыз әле.

Малай!

Минем сиңа киңәшләрем: ____________________________________________________________________________________________________________________________________

Малайның әнисе!

Минем сиңа киңәшләрем: _______________________________________________________________________


Ядегәр урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы ___________________________

Яле, кемнәр нинди киңәшләр язды?

Ә хәзер бу киңәшләрегезне шушы тартмага салыгыз.

Укучылар, сез кояш турында нәрсәләр беләсез?

Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә.

-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)

- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк.

Укучылар, әсәрнең исеменә игътибар итик әле. “Кояштагы тап”

 Кояш образы матурмы, әллә ямьсезме?

Матур.

Ә ул кайчан ямьсезләнә? Карала? Тап барлыкка килә.

Начарлык эшләгәч.

Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? Шул урынны табып укыгыз әле. Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.

-Ямьсезлекне ничек төзәтеп була?

- Яхшы эшләр эшләп.

Укучылар, автор бу турыда үзе нәрсә дип әйтә, нинди нәтиҗә чыгара? Шул урынны табып укыйк әле.

Сез бу җөмләләрне ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне дәфтәрегезгә языгыз әле.

Тап барлыкка килмәсен өчен без нәрсәләр эшләргә тиеш икән?

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

- Әниләрне тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Әниләргә карата шәфкатьле булырга кирәклеген әйтә ул. Малайлар әниләренә hәрвакыт терәк булырга тиешләр. Авыр вакытта әниләр үзләренең улларына таяналар. Яман эшләр кылмаска, ялган сөйләмәскә.

IV Рефлексия

Укучылар, кояшта тап чынлап та була аламы?

Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

Бугенге алган белемнәребезне тормышта куллана алачакбызмы?

Әйе. Ялганламаска, тырыш булырга өйрәнсәк, ул безгә тормышыбызны матур корырга, дәрәҗәле булырга өйрәтәчәк.

Укучылар, без бүген куйган максатларыбызга ирешә алдыкмы?

Укучылар өй эше. 1) Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен ничек аңлавыгызны инша итеп языгыз. 2) 129 нчы бит, 6 нчы бирем. 3) Әлеге теманы чагылдырган мәкальләр һәм җырлардан 5 әр мисал китерергә.

 V. Үзбәя

Дәрестә актив катнаштым һәм әсәрне тулысынча аңладым, дустыма да аңлата алам дигән укучылар

t1601324460ab.jpg

Әсәрдә әйтелгән фикерне аңладым, ләкин әле сорауларым калды дип уйлаган

t1601324460ac.jpg

Миңа дәреснең темасын аңлавы авыр булды, шактый гына сорауларым калды дип уйлаучылар

t1601324460ad.jpg рәсемнәрне күтәрәләр. Билгеләр кую.


Дәресне йомгаклап шуны әйтәсе килә: Сез бүген Фәнис Яруллинның иҗатының бөеклегенә инангансыздыр дип уйлыйм. 9 нчы февраль көнне исән булса, 82 яшь булыр иде. Безнең бүгене иҗатына сокланубыз, аңа дога булып барып ирешсен иде.

Укучылар, дәрескә нәтиҗәне һәм теләкләремне мин сезгә әлеге хатта җиткерәм. Сез аны ачып укып, саклагыз, сабак алыгыз. Бүгенге дәресемне Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Яхшылык эшлә дә, суга сал-

Минем күңелем иркен.

Судагы яхшылыкларым

Юар кемнеңдер битен.





Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.