12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кабирова Гульуса Рафилевна22
Любли художественные фильмы,художественную литературу, занимаюсь спортом.
Россия, Татарстан респ., Зеленодольск
0

Урок «Саклау-яклау көтә туган тел»



Саклау – яклау көтә туган тел.

( Туган телгә багышланган бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Кабирова Гөлүсә Рафил кызы

Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кереш (аннотация)

“Милли горурлык хисе булган халык үз тамырына үзе балта чапмас, ятлар колагына бәлки бик үк ягымлы ишетелмәгән “татар” исемен йөртүче безнең күпне күргән, күпне татыган чыдам, тырыш, уңган ватанпәрвәр халкыбыз ике телне дә камил белергә тиеш. Әмма иң газизе аның өчен – туган теле”.

Ә.Еники

Бөек шәхесләребез белән беррәттән бу барлык татар халкының җан авазы. Шуңа күрә дә туган телгә мәхәббәт уятуны кече яшьтән үк, бишек җырларыннан башларга кирәк.Бу мәхәббәтне саклауда гаилә белән бергә балалар бакчасы һәм мәктәпнең роле зур булырга тиеш. Мәктәп программасына кертелгән бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләрендә туган телнең әһәмиятен, аның матурлыгын күрсәтү мөһим.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Метапредмет нәтиҗәләре: укучыларның шагыйрьләр тарафыннан язылган туган тел турындагы фикерләрен дөрес бәяләүләренә ирешү.

Предмет нәтиҗәләре: шигъри әсәрнең идеясен, проблемасын билгели алуларына ирешү.

Шәхси нәтиҗәләр: туган телне онытмау, аңа игътибарлы булу.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси: халкыбызның рухи кыйммәтләрен күңел түренә салу

Регулятив: максат куя белү, эшчәнлекне планлаштыру, гомуми нәтиҗәләр ясау.

Танып белү: шигъри әсәрләрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү һәм аларга мөнәсәбәт белдерү.

Коммуникатив: фәлсәфи фикерләүгә ирешү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, үз фикереңне җиткерә белү

Максат: 1. Төрле чор шагыйрьләренең иҗаты аша туган тел проблемасын ачыклау, һәр чорда да телебезнең актуальлеген ассызыклау.

2.Укучыларда милли үзаң булдыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Туган телебезгә мәхәббәт, ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, энциклопедия, шигырьләр җыентыгы, проектор, презентация.

Дәрес төре: катнаш

Кулланылган метод һәм алымнар: эзләнү методы, проблемалы сорау кую, иҗади эш алымнары

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

Хәерле көн укучылар!

Бүгенге дәрес туган телгә багышланган. Халкыбызның танылган шагыйрьләре аша туган телгә булган мәхәббәтен, хөрмәтен ачыклап китәрбез. ( дәреснең темасы, максатлары әзерләнгән презентация куелып барыла)

Актуальләштерү өлеше.

Без төрле чор шагыйрьләренең милләт һәм туган тел турындагы шигырьләре белән якыннан танышырбыз.

Төп эшкә күчкәнче туган телгә багышланган тест сорауларын эшләп китәрбез. Үз эшегезгә бәя биреп, билгеләр куеп барырга онытмагыз ( кушымта)

Яңа тема буенча эш

1.Укытучының кереш сүзе.

Җир йөзендә 6000 тел бар дип исәпләнә.

“Тел – халык күңеленең кыңгаравы,

Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый”( кыңгырау чыңлавын күрсәт.)

Ф.Яруллин

Укучылар, түбәндәге слайдта гөл рәсеме бирелгән.

Бирем: шушы гөл сезнеңчә нинди?

Җавап: гөл матур, алсу, кызыл төстә, хуш исле,тәбәнәк һ.б.

2 нче рәсемдәге гөл турында нинди фикерләр әйтә аласыз?

Җавап: бу гөл сулган, кипкән, яшәргә өмет юк

Сорау: менә шушы рәсемнәргә карап, туган тел белән бәйләп нинди төп фикер әйтеп булыр икән?

Җавап: әйе,телебезне сакламасак, аңа даими рәвештә су сибеп тормасак, ул “сулачак”

Сорау: туган тел турында нинди матур сүзләр беләсез?

Җавап: туган тел – минем өчен кадерле, газиз, якын, иркә, тылсымлы, ягымлы, аһәңле, матур һ.б.

Нәтиҗә: туган телем – иркә гөлем

Киңдер сиңа күңел түрем, дип әйтәбез. Бик күп шагыйрьләрнең дә күңел түрләре туган тел өчен киң. Хисләрен алар шушы юлларга күчергәннәр.

Сорау: укучылар, сез хәзер шушы өзекнең авторын,хисне, проблемасын әйтергә тиеш.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең

Әй мөкатдәс татар теле

Әй син бөек татар теле.

Укучылар, сезгә өч вариант бирелә

а) Г.Тукай

б) Н.Нәҗми

в) Ш.Маннур

Бу шигырьнең авторы – Наҗар Нәҗми

Төп проблема – татар теленә янаулар да, аны кимсетүләр дә аның рухын сүндермәгән. Киләчәккә өмет белән алга барган.

2.Сорау: укучылар, сез бу өзекнең авторын, андагы хисне,идеяне әйтегез.

И минем җандай кадерле,

И җылы, тере телем

Сыкраулар теле түгел син
Күкрәүләр теле бүген.

Җавап: Хәсән Туфан үзенең шигырендә туган телнең газизлеген, җанга якын тел булуын ачыклап бирә. Киләчәккә өмет баглау - төп идея. Шигырь юллары туган телне ярату хисе белән сугарылган.

3.Укучылар, сезгә өч вариант бирелә

а) Дәрдемәнд

б) Х.Туфан

в)Р.Фәйзуллин


 

Туган тел ул –

Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Яшәр өчен туган тел

Сорау: бу шигырьнең темасын әйтегез.

Җавап: Дәрдемәнднең бу шигырендә тел һәм аның киләчәге яктыртыла.

4.Татарча да яхшы бел

Русча да яхшы бел

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел

Сорау: бу шигырьнең авторы кем?

а) Ш.Галиев

б) Ш.Маннур

в) Р.Валиев

Сорау: бу шигырьнең актуальлеге нәрсәдә чагыла?

Җавап: рус һәм татар теле – дәүләт телләре. Без аларның икесен дә камил белергә тырышырга тиеш. Ләкин кешенең күңел түрендә туган теле урын алырга һәм гомер буе сакланырга тиеш.

Укытучы: безнең туган телебез – Тукай теле. Аның туган телне ихлас сөюе иҗатында төп урын алып тора. Дөньякүләм танылган “Туган тел” шигыре турында нинди фикерләрегез бар?

Җавап: бу шигырь 100 ләп телгә тәрҗемә ителгән

Сорау: сезнеңчә ни өчен?

Җавап: һәркем өчен үз туган теле якын, кадерле һәм һәр кеше бу шигырьне сөйләгәндә үз туган телен күңелендә саклап сөйли. Бу сүзләрне һәр халык үзенеке дип кабул итте.

Гомуми нәтиҗә: бу дәрестә шагыйрьләр иҗатында туган телнең нинди зур урын алып торуын күрдек. Аларның телебезгә карата булган мәхәббәтен, күңел түрендәге хисләрен ачып бирүгә ирештек.

Сорау: укучылар, туган телне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен нинди эшләр башкара алабыз? Әйдәгез, бу телебезне саклап калуда нык корылма төзик.

Гаиләдә һәм әйләнә – тирәлектә саф ана телебездз сөйләшү;

Тәрбияви тапшыруларны карау;

Мәктәптә барлык фәннәрне татарча уку;

Татар телендә газета – журналлар яздыру;

Әдәби китаплар уку;

Нәтиҗә: шушы нык корылма ярдәмендә телебезне саклауга үз өлешебезне кертик

IV.Рефлексия. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә белеп калдык? Бу дәрестә алган белемнәр киләчәк тормышта кирәк булырмы?

Үзбәя.

Йомгаклау.Укучылар, без бүген туган телебез, аның киләчәге турында сөйләштек. Шагыйрьләр иҗаты аша туган телебезнең әһәмияте, аның киләчәге турында фикер алыштык.

Өй эше.

Иҗади эш – шигырьне дәвам итәргә.

(Саклау – яклау көтә туган тел)

Үрнәк: Үз телең була бер генә

Саклау – яклау көтә туган тел

Күңелнең ул иң-иң түрендә

Сакла аны һәм дә кадерен бел!

Ярымиҗади эш – сочинение язарга

Репродуктив эш- әйтемнәр, мәкальләр әзерләп килергә.

Дәрескә нәтиҗә,билгеләр кую.

 

Тест (кушымта)

1.Татар халкының язу тарихы

а) кириллица, латин, гарәп

б) гарәп, латин, кириллица

в) латин, кириллица,гарәп

2.Латин графикасы ничәнче елда кабул ителә?

а) 1917

б) 1927

в)1937

3.Кыйссаи Йосыф кайсы чор әсәре?

а) Болгар чоры

б) Казан ханлыгы чоры

в) Совет чоры

4. Татар телендә беренче газета нәшер итүче

а) Дәрдемәнд

б) Г.Исхакый

в) И.Гаспринский

5.Татар телендә чыгарылган беренче газета исеме

а) “Әл- ислах”

б) “Тәрҗеман”

в) “Яшен”

6.Дәрдемәнд кемнең тәхәллүсе?

а) З.Рәмиев

б) С.Рәмиев

в) Ш.Рәмиев

7. Г.Тукайның иҗат гомере

а) 7

б) 12

в) 5

8.Татарча беренче спектакль ничәнче елда куела?

а) 1896

б) 1906

в) 2016

9.Университет ничәнче елда ачыла?

а) 1804

б)1904

в) 1910

10.Паралич сугып,аяклары йөрмәс булган язучы

а) Г.Ибраһимов

б) Ф.Әмирхан

в) Г.Исхакый

Файдаланылган әдәбият

1.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф,2003.-162

2.Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф.Заһидуллина.-Казан: Мәгариф, 2004.-372б.

3.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика: педагогик уку йортлары,көллиятләр, гимназияләр,лицейлар өчен уку әсбабы.- Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2000.-474б.

4.”Мәгариф” журналы, 2019,№3.-44б

/data/files/p1555437444.pptx (Саклау-яклау туган телне көтә.)

Опубликовано


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.