12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Курмаева Рушания Рафиковна90
Россия, Татарстан респ., Кутлу-Букаш

Урок «Мәүлә Колый хикмәтләрендә суфичылык мотивлары»

Мәүлә Колый хикмәтләрендә суфичылык мотивлары

Дәреснең максаты 1.М. Колыйның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. 2.Хикмәтләрен укып анализлау,үзенчәлекләрен билгеләү. 3. Чыганаклар белән эшләү һәм конспектларга өйрәнү күнекмәләрен булдыру. 4. Туган як тарихына, аның шәхесләренә, рухи мираска ихтирам тәрбияләү. Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү

Суфый- гомерен Аллага, дингә хезмәт итүгә багышлаган, дөнья рәхәтеннән ваз кичкән мөселман.(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге) Суфый- гомерен Аллага, дингә хезмәт итүгә багышлаган, дөнья рәхәтеннән ваз кичкән мөселман.(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)

Суфичылык Исам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул мөселман кешесенең үз-үзен, рухын камилләштерү юлы белән Аллага якынаюын һәм кушылуын күздә тоткан төрле системадагы дини-фәлсәфи, мистик карашлар һәм йолалар җыелмасыннан гыйбарәт. ( Әдәбият белеме сүзлеге)

Суфичылык әдәбияты. Аның нигезен, асылын Урта гасыр мөселман дөньясында киң таралган суфичылык тәгълиматы тәшкил итә.”Суф” сүзе гарәпчә “йон” , “йон тукыма” мәгънәләрен белдерә Шәрык телендә бу исем еш кына «диндар», «дәрвиш», «тәкъва», «акыл иясе» дигән сүзләрнең синонимы да булып йөри.(Әдәбият белеме сүзлеге) Суфичылык әдәбияты. Аның нигезен, асылын Урта гасыр мөселман дөньясында киң таралган суфичылык тәгълиматы тәшкил итә.”Суф” сүзе гарәпчә “йон” , “йон тукыма” мәгънәләрен белдерә Шәрык телендә бу исем еш кына «диндар», «дәрвиш», «тәкъва», «акыл иясе» дигән сүзләрнең синонимы да булып йөри.(Әдәбият белеме сүзлеге)

Суфизм- мистико- аскетическое направление в исламе ( как суннитском, так и шиитском). Суфизм- мистико- аскетическое направление в исламе ( как суннитском, так и шиитском). Его название (араб.тасаввуф), видимо, производное от суф “шерсть” ,“ власяница” , ибо грубое одеяние традиционно считалось главным атрибутом аскета. ( Ислам на Европейском Востоке.Энциклопедический словарь)

Суфыйларга хас сыйфатлар үзен тулысынча Аллага багышлый; дөньяның барлык рәхәтләреннән ваз кичә; иң кыен шартларда яшәү рәвешен сайлый; төп шөгыле- Аллага гыйбадәт кылу; кешеләргә яхшылык эшли; үзен ризык куллануда чикли; Алланың бөеклеге турында әсәрләр яза; кешеләрне туры юлга( Алла юлына) өнди; үз фикерләрен тарату өчен дәрвиш булып йөри

Мәүла Колый - XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе

Әдип иҗатын өйрәнүче галимнәр Фазыл Туйкә Габдрахман Сәгъди Латыйф Җәләй Шакир Абилов Хәй Хисмәтуллин Камил Дәүләтшин Гайсә Хөсәенов Марсель Әхмәтҗанов Мәсгуд Гайнетдин

М.Колыйның хикмәтләре “Мирас” журналының 2008 нче елгы 5-9 нчы саннарында дөнья күрде.

Хикмәт — фәлсәфи-дидактик Хикмәт — фәлсәфи-дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр

Ата-ана турында Ата-ананы хөрмәтләү , аларга ярдәм итү - һәр баланың изге бурычы. Әгәр дә киресе икән – ул Аллага каршы килү дигән сүз.

“ Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ” Шагыйрь фикеренчә, гыйлем кешене нурлый.Шуңа күрә кеше белем тупларга бурычлы. “ Угълан икән,- ди ул,- төн-көн гыйлем тәхсил кылсын (өйрәнсен. )” шигырендә ул гыйлем төшенчәсен наданлык белән капма-каршы куеп сурәтли.

“ Игенчелек гали эшдер...” Шагыйрь үзенең заманында җәмгыятьтә материаль байлыкларны җитештерүдә төп көч булган игенчене күкләргә күтәреп мактый, аның эше кара, авыр, әмма игенченең күңеле ак, намусы пакь.

Мәүла Колый хикмәтләренең үзенчәлеге Мәүла Колый нинди мәсьәлә хакында язса, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный. шигырьләренең күбесе аның үз-үзенә мөрәҗәгате, эндәше белән төгәлләнә

. Шагыйрьнең лирик герое төп игътибарын кешегә, аның рухи дөньясына юнәлтә. . Шагыйрьнең лирик герое төп игътибарын кешегә, аның рухи дөньясына юнәлтә. Мәүла Колыйның идеалы — диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат; ул — ихлас, гадел, инсафлы, итәгатьле, ярдәмчел шәхес. Андый кеше, нәфесенә бирелеп, дөнья малына, җиһан ләззәтләренә кызыкмый: рухын пакьләү, үзен эчке яктан камилләштерү белән шөгыльләнә.

Шагыйрь үз идеалын еш кына лирик каһарманны тәнкыйтьләү, аны битәрләү аша гәүдәләндерә. Ягъни аның герое ваемсызлыкка, гөнаһка чумган, нәфескә бирелгән, дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгарган: Шагыйрь үз идеалын еш кына лирик каһарманны тәнкыйтьләү, аны битәрләү аша гәүдәләндерә. Ягъни аның герое ваемсызлыкка, гөнаһка чумган, нәфескә бирелгән, дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгарган: Бу җиһанда (һич) тугмады мәндин яман, Нәфсе илә шайтан мәңа бирде яман

Автор үзенең лирик каһарманын уянырга, тәүбә кылырга, хак юлга басарга өнди: Автор үзенең лирик каһарманын уянырга, тәүбә кылырга, хак юлга басарга өнди: Күңлем эчрә корылмыштыр гөнаһ туе, Уд кабар дип хәүфлемен, белең моны. Ул удларны сүндерер ирмеш тәүбә суы,— Андин үзгә һәргиз (һич тә.— X. М.) дәва юкдыр анда.

Шагыйрь фикеренчә, кеше гомере дә фани. Шуңа күрә үзеңә бирелгән вакытны бушка уздырма: Шагыйрь фикеренчә, кеше гомере дә фани. Шуңа күрә үзеңә бирелгән вакытны бушка уздырма: Бу тереклек кулдин китәр, кайра (кабат — X, М.) килмәс. Гомрең заигъ кичәр, сәңа әсигъ (файда.—  X. М.) кыйлмас, Нәчә кусаң үткән гомер янә булмас,— Тереклектә хак зикрендә торгым микән?

Ү3 укучысын дөнья белән мавыкмаска чакырып, болай ди: Ү3 укучысын дөнья белән мавыкмаска чакырып, болай ди: Бу дөньяны үләксә ит кебектер бел, Дөнья өчен талашканлар — этләрдер, бел. Талашканлар китәр, дөнья калыр, күргел,— Гыйбрәт алып тәүбә — тәүфикъ итәйен мән.

Мәүла Колый нәфескә бирелеп, хәрам мал җыеп, тәкәбберләнеп йөргән кешенең ахыргы язмышын болай тасвирлый: Мәүла Колый нәфескә бирелеп, хәрам мал җыеп, тәкәбберләнеп йөргән кешенең ахыргы язмышын болай тасвирлый: Туным бар,— тиб, дөнья тунын кигән кеше, Хак кашында ябынурга туны юкдыр.

Шагыйрь кулланган әдәби чаралар сурәтләрнең һәм төшенчәләрнең шактые реаль чынбарлыктан, тормыштан алынган. Әмма бер өлеше дини-мифологик характерда: оҗмах, тәмуг, Әйүб, Мөнкир-Нәкир (кабердә сорау алучы ике фәрештәнең исеме), Иблис һ. б.

капма-каршы кую, ягъни антитеза алымын яратып куллана: яшьлек — картлык, яз — кыш, оҗмах — тәмуг, юмартлык — саранлык, фани дөнья — бакый дөнья һ. б. капма-каршы кую, ягъни антитеза алымын яратып куллана: яшьлек — картлык, яз — кыш, оҗмах — тәмуг, юмартлык — саранлык, фани дөнья — бакый дөнья һ. б.

Стилистик фигуралар Автор кичерешләрнең тирәнлеген, хәрәкәтнең дәвамчанлыгын белдерү өчен бер сүзне янәшә куеп кабатларга ярата Ирүр дөнья бер сәгать, Нә ятурсән, кыйл тәгать (буйсыну.—X. М.), Бу җан тәндә әманәт, Белгел, беләй (бел әй), белсәнә.

Мәүла Колый урыны белән анафораларга да мөрәҗәгать итә: Мәүла Колый урыны белән анафораларга да мөрәҗәгать итә: Сабыр берлә Әйүб тапты сыйххәт үзен, Сабыр берлә Йагъкуб ачды күрмәс күзен. Сабыр берлә Йосыф табды дәүләт йөзен,— Сабыр берлә телдин җөда (мәхрүм.—X. М.) итсә булмас. (Бу юллар — «Кыйссаи Йосыф» традицияләренең дәвам ителешенә дә бер дәлил.)

Мәүла Колый иҗаты — үзенә кадәрге төрки-татар әдәбиятындагы аерым сәнгати казанышларның билгеле бер дәрәҗәдә кабат торгызылуы һәм дәвамы да ул Мәүла Колый иҗаты — үзенә кадәрге төрки-татар әдәбиятындагы аерым сәнгати казанышларның билгеле бер дәрәҗәдә кабат торгызылуы һәм дәвамы да ул

Фәлсәфәче, табиб, дин белгече суфый Идрис Зөлмөхәммәд Рәссам Рушан Шәмсетдинов эше

Тәб Чаллы зиратында Хәлфә бабай кабере

Идрис хәлфә хөрмәтенә куелган һәйкәл

Хәлфә бабай чишмәсе

Туган якны өйрәнү музеенда Идрис Зөлмөхәммәт почмагы