12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Кабирова Гульуса Рафилевна22
Любли художественные фильмы,художественную литературу, занимаюсь спортом.
Россия, Татарстан респ., Зеленодольск

Урок «Саклау-яклау көтә туган тел»

Саклау- яклау көтә. Туган тел

Максат Төрле чор шагыйрьләрнең иҗаты аша туган тел проблемасын ачыклау, һәр чорда да телебезнең актуальлеген ассызыклау ; Укучыларда милли узаң булдыру, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; Туган телебезгә мәхәббәт,ихтирам, сакчыл караш тәрбияләү.

Бу нинди гөл?

Бу нинди гөл?

“ Тел – халык күңеленең кыңгыравы, ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый” Ф. Яруллин

Яндың да син, туңдың да син,  Нишләтмәде язмыш сине.  Дөньяда күп нәрсә күрдең,  Әй, мөкатдәс Тукай теле. Әй син батыр татар теле.

И минем җандай кадерле, И җылы, тере телем Сыкраулар теле түгел син, Күкрәүләр теле бүген.

Туган тел ул - Бездән соң да Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел.

Татарча да яхшы бел,  Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел.

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!  Дөньяда күп нәрсә белдем  Син туган тел аркылы.

Туган тел турында нинди матур сүзләр беләсез?