12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Асылгараева Гулиса38
Минзәлә шәһәре гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Россия, Татарстан респ., Мензелинск

Урок «4нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе «Асыл һәм нисби сыйфатлар»»

Урманнар, кырлар ап-ак юрган белән капланды.

ТЕСТ 1.Сыйфатлар нәрсә белдерә? а) предметны; б) предметның эшен; в) предметның билгесен; 2. Сыйфатларга нинди сораулар куела? а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?; 3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә? а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә; 4. Уңган сүзенә синоним сыйфат табыгыз: а) ялкау; б) шаян; в) өлгер; 5. Киң сүзенә антоним сыйфат табыгыз: а) кыска; б)тар; в)кечкенә; 6. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтне билгелә: а)ал, кызыл; б)зәңгәррәк, аграк; в)саргылт, яшькелт.

1 в) предметның билгесен; 2. б) нинди? кайсы?; 3. а) исемгә; 4. в) өлгер; 5. б) тар; 6. б)зәңгәррәк, аграк; Тестның җаваплары

Кышкы урманның үз яме бар. Кояшлы жилсез иртәләрдә ул бик матур. Зәңгәрсу күктән елмаеп торган саргылт кояш нурында ап-ак кар бөртекләре җемелдиләр. Урмандагы ямь-яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган агачлар хәзер тирән уйга талган кебек тып-тын.

кышкы кояшлы җилсез бик матур зәңгәрсу ап-ак урмандагы ямь-яшел тирән тып-тын Нисби АСЫЛ

СЫЙФАТ АСЫЛ НИСБИ дәрәҗәгә куела ясалышы: тамыр, ясалма дәрәҗәгә куелмый ясалышы: ясалма предметның төп билгесен белдерә предметның башка предмет аша билгесен ачыклыйлар

Ап-ак тун киеп кыш килде, Яфрак-яфрак кар ява. Без дә кидек җылы туннар, Куркытмый салкын һава. Сөенәбез, шатланабыз, Күңелле үтә кышлар. Чаңгы, чана, тимераяк – Безнең иң якын дуслар  .  

Алдагы дәрес өчен проблемалы сорау Алсу матур күлмәк кигән. Алсуның күлмәге матур.

Дәреслек, 6нчы күнегү,сыйфатларны язып алып, дәрәҗәләрен һәм төрен билгеләргә; Иҗади эш:1үк сыйфат үзе ачыклап килгән сүзнең алдында да,артында да торган 2 шәр җөмлә төзергә. Өй эше: