12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хасанова Фарида Искандаровна23
Россия, Татарстан респ., Агрыз

Открытый урок по татарскому языку «Путешествие в страну прилагательных»

«Сыйфат патшалыгы»на сәяхәт. ( Путешествие в страну прилагательных) Төзүче: Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе шәһәрендәге 2нче филиалының I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Фәридә Искәндәр кызы

Сыйфат патшалыклары

I патшалык. Сорауларга җавап бирү. С ы й ф а т 1 2 3 4 5 6 Сораулары: 1.Сыйфат нәрсәне белдерә? 2.Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә? 3.Сыйфатны ачыклап килгән исем нәрсә була? 4.Сыйфат җөмләдә күбесенчә нәрсә булып килә? 5.Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? 6.Сыйфат кергән бер җөмлә уйлап әйтегез.

II патшалык Перфокарточкалар белән эшләү. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Гади дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе 1.Саргылт 2. Җете кызыл 3. Матур 4. Яшьрәк 5. Үтә өлгер (кыз) 6. Әчкелтем (лимон) 7. Баллырак (чәй) 8. Дөм караңгы (төн) 9. Тәүге (адым) 10. Сусыл (алма)

III патшалык. Сыйфатларның ясалышын искә төшерү. 1. Сылу 2. Аңлы 3. Куе кызыл 4. Унберьеллык 5. Аллы- кызыллы

Утыз беренче октябрь. Сишәмбе көн. Сыйфатларны кабатлау.

IV патшалык. Бирелгән сыйфатларның синоним һәм антоним парларын табу. 1.Синонимнарын язарга. Матур( красивый)- Яхшы (хороший)- Кайнар ( горячий)- Бай ( богатый)- Начар ( плохой)-  2. Бирелгән сыйфатларның антонимнарын табарга Начар(плохой)- Олы ( большой)- Салкын (холодный)- Батыр ( храбрый)- Ялкау ( ленивый)-

Физкультминутка «Без шулай ял итәбез»

V патшалык Кроссворд чишү 1. Аягы юк, кулы юк Ишек ачуга өй эченә йөгерә. Бу ни була,кем белә? 2. Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре. Бу ни була- эзлә әле! 3. Койрыгын тартсаң, Арлы- бирле тәгәри. 4. Ул җимеш бездә үсми, Ул үзе кояш төсле. Кем әйтә, бу нәрсә соң? 5.Күзе дә юк, кулы да юк, Үзе сукырны йөртә. 6.Бар бер үлән чокырда. Аны таный сукыр да.

VI патшалык Сыйфатларга сыйфатланмышлар өстибез. Яшькелт( зеленоватый) Бай ( богатый) Аксыл( беловатый) Бәйсез ( независимый) Кечкенә ( маленкий) Алсу (розовый) Татлы ( сладкий) Нурлы ( лучезарный) Җылы ( теплый) Тозлы ( соленый)

  VII патшалык Бирелгән карточкалардагы җөмләләрдән сыйфатларны табу. I карточка 1. Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер песи баласы булган. (А. Алиш) 2. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти алган. (А. Алиш) 3. Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.(М )     II карточка 1. Җиңелрәк, шаянрак холыклы бер кызый иде. (Э. Касыймов) 2. Иң татлы җимешләр, иң шифалы чишмә сулары да аның хәлен җиңеләйтә алмады. (Ф. Яруллин) 3. Татлы тел тимер капканы ачар. (М.)  

III карточка 1. Бакча эченә ап- ак кар эре- эре кар бөртекләре ява иде. ( Г. Әпсәләмов) 2.Клара өчен биредә һәр нәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. (Ә. Енеки) 3. Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын. (М.)   IV карточка 1. Яңгырлы- болытлы көз, аның артыннан карлы- буранлы каты кыш үткән. (Г. Ибраһимов) 2. Менә кып- кызыл нур хәтфә-яшел төскә буялды. Яшел прожектор алсу нур сирпеде. (Г. С.)   3.Бик татлы булма, кабып йотарлар Бик ачы булма- төкереп ташларлар. (М.)   V карточка 1. Бала итәкле зәңгәрсу сатин күлмәк өстеннән ап- ак халат киеп куйган, аягында кызгылт эчле тирән калош. (Г. Ахунов) 2.Өстендә эре- эре кара тәңкә төшкән ак кофта. (М. Мәһдиев) 3.Үткен тел- бәхет, Озын тел- бәла! (М.)

VIII патшалык. Бирелгән җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны табу. 1. Һәрхәлдә монда искесе, яңасы бергә иде. (Ә. Е.) 2. Сөйләшкәндә төрле сүзләр очрый: Салкыны бар, була җылысы. (Й. Г.) 3. Серләшкәндә төрле сүзләр чыга. Ялтырата йөзне кайнары. (Й. Г.) 4. Яхшының сүзе татлы. (М.) 5. Кыюның бәхете алда. (М.)

Хәзер үзегезгә бәя бирәсез. *Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела). *Мин аңладым, эталон буенча эшли алам.( “4”ле куела.) *Мин аңладым, тик сорауларым калды. ( “3” ле куела.)

Өй эше “Минем бүгенге көнем” дигән темага сыйфатлар кулланып кечкенә инша язып килергә.