12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Рафигуллина Миляуша Марвановна1044
Россия, Татарстан респ., Альметьевск

Урок «Гыйлем кояштан яктырак (Мәшһүр галимнәр Утыз Имәни (1825-1902) һәм Каюм Насыйри(1754-1834)ларның иҗади мирасына нигезләнеп өйрәнү)»

Дәреснең темасы:  ... кояштан яктырак (Мәшһүр галимнәр Утыз Имәни (1825-1902) һәм Каюм Насыйри(1754-1834)ларның  иҗади мирасына нигезләнеп өйрәнү).

Кроссворд

940-1037 елларда Урта Азиядә яшәгән һәм иҗат иткән галим, философ, әдип. 940-1037 елларда Урта Азиядә яшәгән һәм иҗат иткән галим, философ, әдип. Каюм Насыйри туган авыл исеме. Татар халкының горурлыгы булган шагыйрь. Укытучы сүзенең синонимы. Каюм Насыйри төрки теленнән тәрҗемә иткән әсәр. Утыз Имәнинең исеме.

Кроссвордның чишелеше:

Дәреснең темасы:  Гыйлем кояштан яктырак (Мәшһүр галимнәр Утыз Имәни (1825-1902) һәм Каюм Насыйри(1754-1834)ларның  иҗади мирасына нигезләнеп өйрәнү).

гыйлем Гыйлем — 1. Белем. Тормыш тәҗрибәсе 2. Фән 3. Галим гыйлем кеше икән. ГЫЙЛЕМ АЛУ – Белем алу. ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ, ГЫЙЛЕМ КЕШЕ – Галим. ГЫЙЛЕМ ЙОРТЫ – иск. Уку йорты … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 1. Знание; учение; просвещение. 2) Наука.

Табиблар дәваламас авыруын наданның, Дәвала белем белән наданлыгын аның.  Йосыф Баласагунлы

Уен ”Мәкальне төгәллә ” Гыйлем алу — ... Гыйлемнән зур... Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы... Җирнең нуры кояш, кешенең нуры... Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң... Гыйлемсез бер яши, гыйлемле...

Җаваплар: Гыйлем алу — инә белән кое казу. Гыйлемнән зур хәзинә юк. Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы белем. Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем. Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы. 6. Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.

                                                   Дәрес планы 1. Гыйльми һәм әдәби мираслары. Утыз Имәни - талантлы шәхес.  Каюм Насыйри-күпкырлы эшчәнлек күрсәткән мәгърифәтче галим. 2. а) Утыз Имәни иҗатында белем, мәгърифәт мәсьәләләре. ә) Каюм Насыйриның “Әбүгалисина кыйссасы”нда парлы сүзләрнең стилистикасы. 3. Гыйлемлек-яшерен хәзинә.                                     Гыйлемнең өстенлеге турында.                                     Гыйлемлек һәм наданлык. 4. Миннән сорау-сездән җавап (төркемнәрдә эш) 5. Белем төшенчәсе - эш-гамәл белән тыгыз бәйләнештә. Егет булу турында. Остазсыз һөнәр юк. 6. Галимнәрнең иҗади мирасларының әһәмияте. Өй эше .  Заһир Бигиевнең иҗат мирасы турында укырга.

Эпиграф: Төрле-төрле гыйлем, һөнәр белмәк кирәк, Һөнәр, гыйлем мәктәбенә кермәк кирәк, Мич башына гыйлемлекләр килеп кермәс, Гыйлем өчен аһ-ваһ итеп йөрмәк кирәк. Бөек татар драматургы Г.Камал

Утыз Имәни (1825-1902) (Каюм Насыйри(1754-1834)

Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”

Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл, Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул. Белмәде һөнәрне гыйлемсез кеше, Булмады аңарда бәхетнең эзе. Габдерәхим Утыз Имәни

«Габдерәхим хәзрәт сүз сөйләргә гаять тә сәләтле улып, кулында чукмары вә агызында чукмарыннан да куәтле теле улып, нә дөнья вә дин тугрысында бәхәс иткәндә жиңеләеп калмамыштыр». «Габдерәхим хәзрәт сүз сөйләргә гаять тә сәләтле улып, кулында чукмары вә агызында чукмарыннан да куәтле теле улып, нә дөнья вә дин тугрысында бәхәс иткәндә жиңеләеп калмамыштыр». Риза Фәхретдинов

Утыз Имәни - талантлы шәхес. 1. Утыз Имәни гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек, татар телләрен яхшы белгән. 2. Утыз Имәнинең гыйльми һәм әдәби мирасы педагагик эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән. 3. Аның күп кенә китаплары белем-тәрбия бирүне , уку-укыту ихтыяҗларын күздә тотып язылган. Утыз Имәни тудырган йөзләп китапның яртысын диярлек педагогик, гыйльми хезмәтләр, сузлекләр, төрле шәрехләр, белешмәләр алып тора. Алар татарча, гарәпчә, фарсыча яки катнаш телләрдә язылган. 4.Утыз Имәни үзенең әсәрләрендә дә укытучы булып кала. Аның иҗатында акыл, үгет – нәсыйхәт бирү, киңәш итү өстенлек тота. 5. Әдипнең гыйльми – педагогик эшчәнлеге тарих, фарсы, тел белеме, хокук фәне, медицина, астрономия, сәүдә, икътисад тармакларда барган.

Бел: гыйлем - нур ул, сине нурландырыр,  Ә наданлык - ут, сине ул яндырыр. Габдерәхим Утыз Имәни.

Утыз Имәни хезмәтләре:

“Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлегә” “Гавариф эз-заман”(“Замана укымышлылары”) “Әбъяте төрки фи фазыйләте гыйлем”(“Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр”) “Тәнзилел-әфкяр фи нәсаихел-әхъяр”(“Фикерләрне пакъләндерә торган игелекле үгетләр”) “Фасыл фи фазыйләтел –гыйлем вәл-гакыл”(“Гыйлем һәм акылның өстенлеге турындагы бүлек”) “Мөһиммәт эз-заман”(“Заманның мөһим билгеләре”)

Г. Утыз Имәни фикеренчә: - Белем ул - бәхет ачкычы. Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл, Ал гыйлем , чөнки тереклек суы ул. Белмәде һөнәрне гыйлемсез кеше, Булмады аңарда бәхетнең эзе. Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлегә. («Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр»).

Утыз Имәни хезмәтләре:

Утыз Имәни турында бөек шәхесләребез... “Ул заманының атаклыларыннан, вакытының бөеклекләреннән хөрмәтле галим, дәрес бирүче язучы иде,”-дип язган Ш.Мәрҗани. “Утыз Имәни Гәбдерәхим хәзрәт –талантлы шагыйрь.Ул дәвернең икътисади –мәдәни туфрагында үскән гөл буларак җитеште,” –дип язган Г.Ибраһимов.

Утыз Имәни энциклопедик мирасы , күпкырлы эш-гамәлләре белән рус әдипләреннән В.М. Ломоносов эшчәнлеген хәтерләтә. Утыз Имәни энциклопедик мирасы , күпкырлы эш-гамәлләре белән рус әдипләреннән В.М. Ломоносов эшчәнлеген хәтерләтә.

Каюм Насыйри – күпкырлы эшчәнлек күрсәткән мәгърифәтче галим

Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр: татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият") татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Ән-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр) этнография фольклор педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия") астрономия математика ("Хисаплык", "Гыйльме һәмдәсә") география ("Истилаһәте җәгърәфия") физиология ботаника слесарьлык эше кулинария

КАЮМ НАСЫЙРИ – КҮПКЫРЛЫ ШӘХЕС К.Насыйри журналист-энциклопедист, тарихчы, галим, тел   белгече, фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче. Тел язмышы - халык язмышы. Каюм Насыйри – татар әдәби теленә нигез салучы  “Без татарлар, телебез – татар теле, мөстакыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел”... Татар, гарәп, фарсы, рус, төрек телләрен камил белгән,  фәннәрнең төрле тармакларыннан хәбәрдар булган. Дәреслекләренә карталар сыза, басылган китапларны төпли, рәсемнәр төшерә, агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан.

Балалар укыта, китаплар яза, аларны үзе ук бастырып тарата, календарьлар чыгара. Балалар укыта, китаплар яза, аларны үзе ук бастырып тарата, календарьлар чыгара. Борынгы  кабер  ташларындагы язуларны укый , авыл тарихларын  язып ала,  гореф-гадәтләрен  йолаларын өйрәнә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Тарихның Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый. Ш.Мәржани, Г.Ильяси  кебек укымышлылар белән Казан  университеты  каршындагы Археология, тарих, этнография, җәмгыя-те  утырышына йөри, докладлар ясый. Дәреслекләр, китаплар яза. Гаризалар язып бирә,  тәрҗемә итә, китаплар сата . Төрле    үләннәр  белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән . Ятып авырмаган Гомеренең соңгы елларында аякларын  җиңелчә  паралич  суга.  Үзен-үзе  электр  белән дәвалый, аяклары языла, йөрерлек хәлгә килә.

Уку китаплары hәм дәреслекләр язган : “Нәхү китабы ” (татар теле синтаксисы  ). Русча төзелгән. Бу татар те- лен өйрәнүче  руслар өчен . “Буш вакыт ”. Анатомия, табигать белеменнән кыскача мәглъуматлар белән таныштыра . “hавагыйде китабы ” (язу кагыйдәләре). “Әнмузәҗ китабы ”. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (“Ләһҗәи татари ”. Бу – татар теле- нең фәнни  грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә) . 6.Элек гарәпчә булганнары урынына Каюм Насыйри керткән терминнар: сан, бүлү, калдык. “Кыйрәте рус”, “Нәмүнә яки Әнмүзәҗ” (рус теле грамматикасы , русча-татарча сузлекләр ).

Гыйлем алу турында И газиз бала! Агяһ бул, адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә — гыйлемдер. Вә гыйлем дигәнебез белмәгән нәрсәне үгрәнеп вә сорашып белмәктер. Вә наданлык дигәнебез белмәклеге лазем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара торган нәрсәдер вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр. Инде гыйлем үгрәнмәгә, ниятеңне яхшы дөресләп укымага, язмага вә һөнәр, вә мәгърифәт хасыйл итмәгә иҗтиһад кыйл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр җирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр. Наданлык һәркайчан сине үкендерер, һай, гомерем үтте, сабак укымадым, надан калдым, дирерсән… Наданлык шундаен бер сыйфаттыр. Илаһи ният кыйлдым гыйлем үгрәнмәккә, белмәгәнемне белмәк өчен вә белмәгәннәргә үгрәтмәк өчен, вә шәригатьне тергезмәк өчен, вә дин исламны бакый кыйлмак өчен, дип ният итеп гыйлем үгрәнмәгә иҗтиһад кыйла күр… Наданлык сыйфаты бик яхшы сыйфат түгел. Надан кала күрмә, сабак укыганда белмәгән вә аңламаган сүзеңне хәлфәдән сора. Укып кына белми кеше, сорашып күбрәк гыйлем хасыйл була. Ни укысаң да, сабак алган вакытта белми китәргә бер дә ярамас. Белмәгән сүзеңне хәлфәңнән йә башка кешедән сорарга бер дә оялма… Хәлфәңне борчып бетер, бу тугрыда хәлфә сиңа бер дә рәнҗемәс. Инде һәркайчан мәсьәлә сорасаң, ашыгып сорама, үзеңә гыйбадәткә вә мөгамәләгә тиешле мәсьәләне сора. Урынсыз ашыгып сорасаң вә тиешсез мәсьәләне сорасаң, оятка калырсән, наданлыгың зоһур булыр…  

Каюм Насыйри турында бөек шәхесләребез... «Каюм бабаның хезмәте – гыйлем дөньясы  өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл гыйльми мәгълүматны  татар халкына башлап бирүдә... ул бездә Европа гыйлемнәреннән беренче популяризатор иде». Г.Ибраһимов. Җамал Вәлиди «Каюм Насыйри – иң элек безнең  татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды».

Күзләргә күнегүләр

Леонардо да Винчи “Алар - барысы да энциклопедистлар булганнар, алар… нинди дә булса бер фәннең яки сәнгатьнең кысасы эченә генә сыеп калмаганнар. Алар үзләренең кыска гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калдырырга ашыкканнар... Кем булган Ломоносов: физикмы, механикмы, тел белгечеме, әдәбиятчымы? Леонардо да Винчи... һәм Каюм Насыйри кем булган, дигән сорауга җавап бирү дә шактый кыен...” Каюм Насыйри Михаил ВасильевичЛомоносов Русның мәшһүр тюркологы Н. Дмитриев аның галим буларак эшчәнлеген Лео-нардо да Винчо hэм Ломоносовка охшата. Н.К. Дмитриев

Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә. Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә. К. Насыйри исеме – бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә.  

Аларның исеме мәңгелек!