12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галимова Гузалия Рамисовна393

Урок «Аяз Гыйләҗев «Җомга көн, кич белән»»

Аяз Гыйләҗев “Җомга көн, кич белән!” Бибинур – рухи матурлык символы

Бәхет Бәхет Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул? Ничек аны эзләп табарга? Тормышыңда берни уйламыйча, Сөю утларында янарга. Бәхетле булу нәрсә икән соң ул? Тыныч һәм кайгысыз көннәрме? Бу җирдәге һәрбер кешене Язмышлар бәхетле итәрме?

Карабай- символ, ул – Бибинурның балаларын сурәтләп бирә торган явыз җаннарның берсе. Балалары – кешене кеше итеп бизи торган иң гүзәл сыйфатларны югалткан кешеләр. Күренми торган маңкортлар.

“Изгелеккә явызлык белән җавап кайтару кешенең рухын җимерә” А.Гыйләҗев

. . Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле булыр. Татар халык мәкале

Буа тавышы Бибинурның күңелендә яшеренеп яткан Җиһангирга карата сөю хисен, туган җирне сагыну тойгысын, балаларына рәнҗүен чагылдыра. Буа туган җир, туган туфрак тавышы. Ул Бибинурны каядыр чакыра кебек, ләкин Бибинур карарларны үзе чыгара. Шәфкатьлелеге, изгелеге мәхәббәттән өстен чыга. Ул ятим балаларны сайлый. Ут- яшәеш чыганагы, юл –Бибинурның күңел кичерешләре, тормыш юлы.

Әсәрнең исеме Бибинур һәлак булган көн белән бәйле. Татарларда “җомга көн үлгән кеше – изге дигән” ышану бар. Автор төп геройны изгеләр рәтенә бастыра. Бу фикер әсәр азагында да урын ала.

Әсәрдә фәлсәфи яссылыктагы яшәү – үлем каршылыгы бар. Автор Гайшә, Җиһангир, Бибинур үлемнәренә туктала. Асылда бу үлемнәр кешене мәңгеләштерә

Җөмләләрне язып бетер: “Бүген мин дәрестә ...... белдем. Миңа ...... кызганыч тоелды. Үземә ..... алдым

Мин барысын да аңладым, сорауларга җавап бирә алам, башкаларга да аңлата алам. Мин барысын да аңладым, сораулар буенча эшли алам. Мин барысын да аңладым, ләкин әсәрне кабат укып чыгарга кирәк.