12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Гизатуллина Линиза Минехурматулловна68
Россия, Татарстан респ., Казань

Урок «Исем сүз төркемен гомумиләштерү»

Исем сүз төркемен гомумиләштерү (4нче сыйныфның татар төркеме)

- Исәнмесез,саумысез,укучылар! - Кәефләрегез ничек? - Кояшлы иртә кебек. - Татар телен , әнкәм телен - Өйрәнергә дип килдек! -Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

http://www.youtube.com/ «Бумеранг добра»(2мин.)

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!”

Исем

Үзбәя картасы 1нче баскыч: -Үз эшем, җавапларым белән канәгать түгел - дигәнне аңлата. 2нче баскыч: - Яхшырак та эшли,җавап бирә ала идем - дигәнне аңлата. 3нче баскыч: -Кулымнан килгәннең барысын да эшләдем - дигәнне аңлата.

Бирем:№1 Парлап эшләү Ролик караганда язып алган сүзләр белән фильм буенча дәфтәрегезгә ике җөмлә язарга.

Бирем:№2 Л.Толстойның“Розка”хикәясеннән алынган өзек буенча эш. Тексттагы җөмләләрне дөрес итеп урнаштырырга һәм төшеп калган кушымчаларны куеп дәфтәргә язарга.

Розка Малайлар килделәр дә, берсен өй... алып керделәр. Ишегалды... Розка дигән эт яши. Печән... аның балалар... уйный.  Малайлар көчек... Розка... бирделәр. Розка, бер көчек(г).. эзләп, улый башлады. Ул аны арка...... капты да оя....... илтеп куйды.Ул аны мич баш...... тапты, тик улау... туктамады.  Кушымчалар:-нда, -дә, -ы, -гә, -ен, -ыннан, -дан, -не, -га, -сыннан,-сына

Розка Ишегалдында Розка дигән эт яши. Печәндә аның балалары уйный. Малайлар килделәр дә, берсен өйгә алып керделәр. Розка, бер көчеген эзләп, улый башлады. Ул аны мич башыннан тапты, тик улаудан туктамады. Малайлар көчекне Розкага бирделәр. Ул аны аркасыннан капты да оясына илтеп куйды.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Ял минуты. Серле тартма уены.

1.Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? Казан 2.Укырга да өйрәтә, язарга да өйрәтә, аны белә һәр кеше, ул була ... Укытучы 3.Аягы суда, башы көн дә. Төнбоек 4.Кем үз оясы өстендә йөри? Әкәм - төкәм 5.Кызыл төймә таптым, авызыма каптым. Җир җиләге

Исемнәрнең ясалышы

Бирем:№3 Төркемнәрдә эшләү Бирелгән рәсемнәрдән күплек сандагы исемнәрне дәфтәргә язарга. 1 төркем 2 төркем 3 төркем

Бирем:№4 (флипчарт тактасында эш) Флипчарттагы агач рәсеменнән берәм-берәм чыгып, я кул, я йөрәк рәсемен алырга һәм артындагы дәреслектәге 120 нче күнегүдән алынган җөмләләрне татарчага тәрҗемә итеп, дәфтәргә язып куярга. Яхшы эшләр

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Бирем:№5 Җөмләдә бирелгән исемгә морфологик анализ ясарга. Үрнәк: Әтием – уртаклык исем, берлек санда, I зат берлек сандагы тартым белән төрләнгән,баш килештә,җөмләдә ия.Тамыр исем.

Бирем:№6 Төркемнәрдә эшләү Исем сүз төркеме буенча кластер төзү

Өй эше. 1.Мәҗбүри өй эше (репродуктив) - дәреслектәге 127 нче күнегү.Төшеп калган кушымчаларны куеп, күчереп язарга,өч исемне сайлап алып морфологик анализ ясарга. 2.Ярым иҗади (конструктив) -“Сабантуй” газетасыннан исемнәр кергән 5 җөмлә язарга. 3.Иҗади-"Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Исем дигән сүз төркеме яшәгән икән......" дип башланган әкиятне дәвам итәргә.

Ә бит дөнья шундый матур үзе, Каш җыермый гына карасаң. Һәрберебез өчен кояш чыга, Һәрберебез өчен таң ата. Һәрберебез зур бәхеткә лаек, Һәрберебез кеше ләбаса. Яшәү шундый җиңел булыр иде, Һәркем әгәр башка берәүнең дә Кеше икәнлеген аңласа. Нинди генә авыр вакытлар булса да, кеше булып кала белергә кирәк!