12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хисамова Рамиля Рамисовна149
Учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., Буинск

Урок «Жыйнак хэм жэенке жомлэлэр»

Җыйнак җөмләләр Җәенке җөмләләр Яз җитте. Ямьле яз җитте. Кояш җылыта. Якты кояш җирне җылыта. Яңгырлар явып үтте. Беренче яңгырлар явып үтте. Җил назлый. Җылы җил битләрне назлый. Агачлар күмелде. Агачлар яшел яфракка күмелде. Чәчәкләр үсә. Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.

Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала. Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар.

1. Бу җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара? 2. Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? 3. Хәзерге вакытта табигатьтә тагы нинди үзгәрешләр бар? 4. Бүген кайсы татар шагыйренең туган көне ?

Габдулла Тукай Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының  Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана. Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә. 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. 1966 нчы елдан башлап , 26 нчы апрель - Г.Тукай туган көн - республикабызда шигырь бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Еллар үткән саен аның бөеклеге арта гына бара.

Егерме алтынчы апрель. Чәршәмбе көн. Сыйныф эше. Матур язу күнегүе. Яя, Әә, Уу Яз җитте. Ямьле яз җитте.

Юкә. Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры — июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1 га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Шәһәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла. Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә — салкын тиюне тир чыгарып дәвалый торган бик борынгы дәвалау чарасы. Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнәгатендә кулланыла. Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар. Йомшак үзагачыннан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала.

Кошлар кайта.  Бу нинди җөмлә? (җыйнак җөмлә)

Укучылар сезгә бу җөмләне җәенкеләндерергә кирәк. (Күчмә кошлар кайта. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. һ.б.)

Күчмә кошлар.

Сез нинди күчмә кошлар беләсез? Монда нинди кошлар? Беренче булып нинди кошлар кайта? Сез сыерчыкларга оялар ясадыгызмы? Кошлар безгә нинди файда китерәләр? Кошларны рәнҗетергә ярыймы?

Тест эшләү. 1. Җәенке җөмләне тап. а) Барам; б) Мин барам; в) Мин мәктәпкә барам. 2. Җыйнак җөмләне тап. а) Яз җитте; б) Матур яз җитте; в) Тиздән ямьле яз җитәр. 3. Җәенке җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре була? а) хәбәр генә була; б) баш кисәкләр генә була; в) баш һәм иярчен кисәкләр була. 4. Җөмләнең баш кисәкләре А) хәбәр, аергыч; Б) ия, хәбәр; В) ия, тәмамлык. 5. Җөмләнең иярчен кисәкләре А) хәл, аергыч, ия; Б) тәмамлык, аргыч; В) хәл, тәмамлык, ия; 6. Бу нинди җөмлә? Аяз дәрестә шигырь сөйләде. А) җыйнак; б) җәенке. 7.Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди була? А) хикәя, җәенке; Б) сорау, боеру, хикәя; В) җыйнак боеру. 8. Нинди җөмлә җыйнак дип атала? А) баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак дип атала; Б) баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре булган җөмлә; В) баш кисәге исем белән белдергән җөмлә.

Тикшерәбез!!! В А В Б 5. Б 6. Б 7. Б 8. А