12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Хисамова Рамиля Рамисовна149
Учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., Буинск

Антоним һәм синоним сыйфатлар (3 нче сыйныф)

Дәреснең темасы: антоним һәм синоним сыйфатлар

Табышмак һәм мәкальләрне укыйбыз. Сыйфатларны табабыз. Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә. (яфрак) Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап. (китап) Теле озынның акылы кыска. (мәкаль) Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр. (белем) Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (мәкаль)

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар, ак-кара---антонимнар, озын-кыска--- антонимнар, акыллы-акылсыз---антонимнар, пакъ-ак--синонимнар.

Егерменче гыйнвар. Егерменче гыйнвар. Чәршәмбе көн. Сыйныф эше. к н л .алкын, оз.н, .омшак, .айдалы, б.ллы, .үгәрәк.

«Сорау бездән, җавап-сездән» Тест 1 .Сыйфат нәрсәне белдерә? А)предметны Б)предметның эшен В)предметның билгесен 2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә? А) Кем? Нәрсә? Б)Нинди? Кайсы? В)Нишли?Нишләде? Нишләгән? 3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә? А) фигыльгә Б)исемгә В)алмашлыкка 4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә А)Алсу мәктәптә укый. Б)Бүгенге көн кояшлы булды. В) Әни миңа күлмәк алды.

«Бер предметка күп билге» 1 нче рәт – алма 2 нче рәт – кыяр 3 нче рәт – помидор сүзләренә сыйфатлар табып язарга.

“Антоним сыйфатлар” патшалыгы Зур Батыр Эшчән Киң Юмарт Җылы Биек Салкын Тар Саран Кечкенә Тәбәнәк Куркак ялкау

Сыйфатларның антонимын табарга Матур - җиңел- Яшь- ачы- Яңа- салкын- Караңгы- чиста- Бай- төз-

Тикшерәбез! Матур - ямьсез җиңел- авыр Яшь- карт ачы- баллы Яңа- иске салкын- җылы Караңгы- якты чиста-пычрак Бай- ярлы төз-кәкре

Физик ЯЛ МИНУТЫ.

Билгеләмә 1. Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатлар мәгънәдәш яки синоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: олы, зур; эссе, кайнар; матур, чибәр; батыр, кыю. 2. Мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр антоним сыйфатлар дип аталалар. Мәсәлән: матур — ямьсез, эшчән — ялкау, батыр —куркак.

Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез. Кышын көн кыска, ә төн ... (озын) Җәен көн аяз, ә көзен ... (болытлы) Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... (белемсез) Китап калын, ә дәфтәр ... (юка) Алма баллы, ә лимон ... . (ачы) Кар йомшак, ә боз ... . (каты) Шикәр ак, ә күмер ... . (кара)

Антоним сыйфатлар куеп, мәкальләрне күчереп язарга. Ялкау кеше – яфрактай, ....... кеше - имәндәй. Кечкенә чишмәләрдән ..... елгалар була. Эше ачы булса, ашы ..... булыр. Иске дус ..... дустан яхшырак. Тикшерәбез! Ялкау кеше – яфрактай, тырыш кеше - имәндәй. Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була. Эше ачы булса, ашы татлы булыр. Иске дус яңа дустан яхшырак.

Синоним һәм антоним сыйфатлар турында ниләр белдек укучылар?