12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Курмаева Рушания Рафиковна90
Россия, Татарстан респ., Кутлу-Букаш

Урок «Сыйфатларның ясалышы»

Хәерле иртә, дустым! Хәерле көн, укытучым!

- Саумы, кояш, саумы, көн! - Саумы, кояш, саумы, көн! Дусларым, хәерле көн! Телим сезгә сәламәтлек, Бәхет һәм яшәү дәрте. Уе изге баласына Булышыр табигать тә. Эшкә тотыныйк, дусларым Хуш, хәерле сәгатьтә!

Сыйфатларны табып, сүз төзелеше ягыннан тикшер. Нәтиҗә яса. Ноябрь Кургаш болытлар ага, Карлы яңгырлар ява. Кояшлы көннәр сирәк, Суына бара һава. Рафис Корбан

Тикшерегез! Кургаш сыйфатның тамыры - кургаш , нигезе- кургаш, тамыр сыйфат.

Тикшерегез! Карлы сыйфатның тамыры – кар , сүз ясагыч кушымча – лы , сүзнең нигезе – карлы , ясалма сыйфат .

Тикшерегез! Кояшлы сыйфатның тамыры – кояш , сүз ясагыч кушымча - лы , сүзнең нигезе – кояшлы ясалма сыйфат.

Кагыйдә Төзелешләре ягыннан сыйфатлар тамыр һәм ясалма була.

Сыйфатларның ясалышы Сыйфатларның ясалышы

Кагыйдә Сыйфат ясагыч кушымчалар кушма, парлы һәм тезмә сыйфатларга да ялгана.

Кагыйдә Сыйфатлар исемнәрдән һәм фигыльләрдән ясала.

Сыйфатларның ясалышы Сыйфат тамыр ясалма   кушымча ялгану юлы белән ясалган сыйфат кушма сыйфат парлы сыйфат тезмә сыйфат   тамырга кушымча ялганып ике сүз кушылып ике сүз парланып берничә сүз тезелеп матур оялчан халыкара ата-аналы куе яшел

Тәрҗемә эше Көз, кара көз! Күк йөзе караңгы, авыр, юеш болытлар түбәнтен йөзәләр. Урман шәрә һәм үтә күренмәле булып кала. Җәй көне кеше күзе үтә алмаган агач куелыгына кадәр үтәли күренә. Карт агачлар яфракларын күптән коеп бетерделәр. Яшь каеннар гына үзләренең инде шиңгән, көзге кояш нурларында алтын булып ялтырап торган саргылт яфракларын саклыйлар. Сергей Аксаков

А. Мицник “Поздняя осень”

А. Мицник “Поздняя осень” Көз, кара көз! Күк йөзе караңгы, авыр, юеш болытлар түбәнтен йөзәләр. Урман шәрә һәм үтә күренмәле булып кала. Җәй көне кеше күзе үтә алмаган агач куелыгына кадәр үтәли күренә. Карт агачлар яфракларын күптән коеп бетерделәр. Яшь каеннар гына үзләренең инде шиңгән, көзге кояш нурларында алтын булып ялтырап торган саргылт яфракларын саклыйлар. Сергей Аксаков

Көзге табигать - картиналарда В.Поленов “Золотая осень” И.Левитан “Золотая Осень” Н.Остроухов “Золотая осень” Н.Остроухов “Золотая осень в Карелии”

Өй эше 1. Кагыйдәләрне өйрәнергә. 2. 89 нчы күнегүне бирем буенча эшлә. 3. Ярым иҗади: ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар белән җөмләләр төзеп язарга, сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен күрсәтергә.