12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Римма Рафиковна68
Россия, Татарстан респ., Нижнекамск

Тартымлы исемнәрне морфологик яктан тикшерү

Тартымлы исемнәрне кабатлау Укытучы: Мөбарәкшина Римма Рәфыйк кызы, 26нчы урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Түбән Кама шәһәре

тест 1. Исем нәрсәне белдерә: а) предметның билгесен б) предметның санын в) предметны 2. Исемнең сораулары нинди? а) нишләде? нишләгән? б) кем? нәрсә? в) нинди? кайсы?

3. Урманны сүзе кайсы килештә килә? а) төшем килешендә б) баш килештә в) иялек килештә 4. –нар кушымчасы ялганган сүз? а) борын б) авыз в) идән

5. Ялгызлык исемне табыгыз? а) Кулым б) Азат в) Укытучы 6. Исемнәрнең татар телендә ничә килеше бар? а) җиде б) биш в) алты 7. Урам сүзенә 1нче зат берлек сан тартым кушымчасы ялгап яз а) урамыбыз б) урамың в) урамым

Татарстаным Җәйге походка Чыктык без тагын; Көмеш суларың, Зәңгәр урманың Якын күңелгә, Татарстаным! Ачык һәм якты Барыр юлларың, Татарстаным! Син – туган ягым, Син – минем таңым, Татарстаным! Илдар Юзеев

Морфологик анализ үрнәге Татарстаным – уртаклык исем, берлек санда, I зат тартым белән төрләнгән, баш килештә.

Табышмаклар 1. Юк аягы, юк күзе, 3. Башы - тарак Сөйли, өйрәтә үзе. Койрыгы – урак, Телгә аннан оста юк, Кычкыртып быргысын Аннан якын дус та юк. Уята барысын. 2. Канаты бар – җилпенми, Эче җылы – җил тими. Корыч йөрәкле кош ул, Безнең яраткан дус ул.

Мәкальләр. Иптәш... үзеңнән яхшы булсын. Дус... булмаса эзлә, тапсаң – югалтма. Сүз... белән мактанма, эш... белән мактан. Беләг... юан берне егар, белем... юан меңне егар.

“Кайсы сүз артык?” уены 1. Исемем, адрес, бүлмәсе, кулыбыз; 2. урамыбыз, сыйныф, тәрәзәсе, өстәлләре; 3. фамилиясе, чәче, шәһәр, авылыгыз.

Сүзлек диктанты. Дәресем – 1нче зат тартым, шәһәре – 3нче зат тартым, суларың - 2нче зат тартым , авылыбыз - 1нче зат тартым, юлларың - 2нче зат тартым , һавабыз - 1нче зат тартым, урманнары - 3нче зат тартым, паркы - 3нче зат тартым, елгаларыбыз - 1нче зат тартым, чишмәләрегез - 2нче зат тартым.

Билге кую *Мин барысын да аңладым һәм эталон буенча эшли һәм дустыма ярдәм итә алам.(5 ле куела). *Мин аңладым, эталон буенча эшли алам (“4”ле куела). *Мин аңладым, тик сорауларым калды (“3” ле куела).