12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Ильсия80
Россия, Татарстан респ., Кошки

Чәчәкләр — матурлык һәм үлемсезлек символы. М. Җәлил «Чәчәкләр» шигыре

Чәчәкләр – матурлык һәм үлемсезлек символы МУСА ҖӘЛИЛ ( 1906 – 1944 )

1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында дөньяга килә.

- 6 яшеннән авыл мәктәбендә, аннан Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала - 1919 елда комсомолга кабул ителә. - 1927 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1931 елда, аны тәмамлагач, Казанга кайта. - 1939 елда ул Татарстан АССР Язучылар союзының рәисе һәм шәһәр Советы депутаты итеп сайланыла. - Бөек Ватан сугышында Ленинград һәм Волхов фронтларында катнаша. «Отвага» армия газетасында корреспондент була.

- 1942 елның 26 июнендә өлкән политрук Җәлилов М.М. чолганышта кала. Сугышта каты яраланып, аңын югалткан хәлдә әсирлеккә төшә. - Шпандау концлагеренда фашистлар җәзалавына каршы торырга өмет уяткан төрле листовкалар, үзе язган шигырьләрен тарата, әсирләр арасында патриотик эш алып бара. - 1943 елның 14 августында әсирләр фетнәсен әзерли, әмма гестапочылар тарафыннан кулга алына, Моабит төрмәсенең аерым камерасына ябыла. Каты җәзалаулар М.Җәлилнең Туган иленә булган тугрылыгын сындыра алмый. - Үлемгә хөкем ителә. 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.

Хатыны – Әминә кызы- Чулпан

М.Җәлилнең музей-фатиры

М.Җәлилнең музей-фатиры

М.Җәлилнең музей-фатиры

Музей-квартира выдающегося татарского поэта, Героя Советского Союза, литературного и общественного деятеля Мусы Джалиля (1906-1944) основан в 1982 году. Располагается он на четвертом этаже дома № 17 по улице Горького, где поэт жил с октября 1940 по июль 1941 года. Музей занимает две смежные квартиры, одна из которых мемориальная, в ней же находится и выставочный зал. Во второй квартире располагается литературно-музыкальный салон. Экспозиция музея на основе подлинных экспонатов рассказывает о казанском периоде жизни Мусы Джалиля, трагических страницах военного времени и нелегкой судьбе военнопленного. Мемориальная часть экспозиции воссоздана по воспоминаниям вдовы поэта Амины Залиловой и его современников – поэта С. Хакима, композитора Н. Жиганова, писателя Г. Кашшафа. Здесь представлены личные вещи поэта и его семьи, предметы эпохи. Кабинет М. Джалиля – здесь все, как при его жизни. Подлинные экспонаты подарены А.К. Залиловой – это письменный стол, купленный самим Джалилем в 1935 году, книжный шкаф, в котором хранится личная библиотека поэта. Среди мемориальных предметов также мандолина, приобретенная им в 1934 году, фотоальбом, где сохранились снимки друзей, родных и личные фотографии поэта. Сегодня музей на примере жизни поэта-героя воспитывает у подрастающего поколения любовь к Отчизне и к своему народу. Экспозиции музея, работа клуба «Красная ромашка», вечера и встречи, которые проходят в музее, помогают глубже раскрыть школьную программу, знакомят не только с жизнью и творчеством Мусы Джалиля, но и с его творческими единомышленниками – выдающимися деятелями татарской культуры.

М.Җәлилнең музей-фатиры

М.Җәлилнең китаплары

ҺӘЙКӘЛЛӘР Мостафа авылында Муса Җәлилгә куелган һәйкәл (скульптор Н.Петина)

ЧӘЧӘКЛӘР НӘРКИС СӨМБЕЛ

МӘК

Чәчәкләр Барыгыз болынга, балалар!  Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!  Елмайсын күреп шат аналар,  Юансын боеккан күңлегез. Болында күп матур чәчәкләр,  Барсы да татлы хуш ислеләр.  Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,  Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр. Җил көйләп тирбәтә аларны,  Иркәли кояшның нурлары.  Алар бит изге Җир-ананың  Сөекле кызлары, уллары.

Бу җирдә күп булды сугышлар,  Янгыннар, явымнар, давыллар,  Киселде күп батыр тормышлар,  Янды зур калалар, авыллар. Ил эчен барды бу зур көрәш,  Давыллы, дарылы елларда. Сеңде бу туфракка күпме яшь,  Күпме кан тамды бу кырларга. Шул каннар һәм яшьләр аркылы,  Ил бөек җиңүгә иреште.  Яз килде; дулкынлы, ялкынлы,  Чәчәккә төренде җир өсте.

Бу гөлләр шытты Җир-ананың  Яралы йөрәге түрендә.  Ничек ул йөрәкнең янганын  Мин күрәм аның һәр гөлендә. Җыегыз, балалар, сез җирнең  Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.  Китерегез данлыклы хөр илнең,  Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен. Сезнең дә, бәлки, бу сугышта  Үлгәндер атагыз, агагыз,  Хәтерләп сезне соң сулышта...  Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.

Сез назлап үбегез гөлләрне,  Хуш истән күңлегез ачылсын.  Җир бирде сезгә шат көннәрне,  Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын. Балалар, сез гөлләр үзегез,  Чыктыгыз калкып җир карныннан. Һәм чәчәк аттыгыз, үстегез  Атагыз, агагыз каныннан. Сез безгә шулкадәр кадерле,  Шулкадәр ягымлы, сөйкемле!  Ал таңы алдагы дәвернең  Йөзегездә чагыладыр шикелле. Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,  Дәрт биреп безнең шат күңелгә.  Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр  Бит җиңеп алынган гомергә. 1943, 9 ноябрь

«Моабит дәфтәре» (Moabit dəftəre, рус. Моаби́тская тетра́дь) — татар шагыйре Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы. Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалифбелән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган. Аерым бер биттә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән. Беренче дәфтәрдә - 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган. Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәмБельгия патриоты Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган.