12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Галаветдинова Гюзелия Хамитовна39
Россия, Татарстан респ., Казань

Исем сүз төркемен кабатлау (4нче сыйныфның татар төркемендә мультимедия чаралары кулланып кабатлау дәресе)

Таңнар саен хәерле көн телим, Аяз күкләр телим Җиремә. Кояшлы көн телим бар кешегә, Һәм иминлек телим илемә!

http://www.youtube.com/ «Бумеранг добра»

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!” Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!

Тема: ИСЕМ сүз төркемен кабатлау

Бәяләү критерийлары -Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. - -Әйбәт эшлим, материалны аңладым, ләкин бераз каушап калам. - -Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

Ял итеп алыйк әле!

Исемнең берлек һәм күплектә килүе. Берлек сандагы исем бер предметны белдерә Күплектәге исем күп предметны белдерә бала юл кеше төзүче урман тиен җиң миң балалар юллар кешеләр төзүчеләр урманнар тиеннәр җиңнәр миңнәр

http://tatarschool.ru/ Татар телендә килешләр Татар телендә 6 килеш бар. Килешләр Сораулар Кушымчалар калын нечкә Баш килеш кем? нәрсә? --- ---- Иялек килеш кемнең? нәрсәнең? - ның - нең Юнәлеш килеше кемгә? нәрсәгә? - га, - ка - гә, - кә Төшем килеше кемне? нәрсәне? - ны - не Чыгыш килеше кемнән? нәрсәдән? кайдан? -нан, - дан, - тан - нән, - дән, - тән Урын – вакыт килеше кемдә? нәрсәдә? кайда? - да, - та - дә, - тә

Зат БЕРЛЕК САН ЫМ / - ЕМ, -М  КҮПЛЕК САН   I   -ЫБЫЗ / - ЕБЕЗ, -БЫЗ / - БЕЗ     II - ЫҢ / - ЕҢ - Ң   - ЫГЫЗ / -ЕГЕЗ, -ГЫЗ / - ГЕЗ     III - Ы / - Е, - СЫ / - СЕ -       - ЛАРЫ / -ЛӘРЕ, -  НАРЫ / - НӘРЕ   http://tatarschool.ru/ Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Әкиятне дәвам ит. “Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Исем дигән сүз төркеме яшәгән ди....”

ИСЕМНӘРНЕҢ ЯСАЛЫШЫ ТАМЫР сәгать, үлән ЯСАЛМА күзлек, урманчы КУШМА аккош, ташбака ТЕЗМӘ салават күпере, каен җиләге ПАРЛЫ әти-әни, савыт-саба КЫСКАРТЫЛМА филфак, ТР

Морфологик анализ Күңелең иркен булса, бәхетең киң булыр. Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи. Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

?- уртаклык исем, берлек санда, урын-вакыт килешендә, 1зат берлек сан тартым белән төрләнгән, ясалма сүз. ? -ялгызлык исем, берлек санда, иялек килешендә, 3зат берлек сан тартым белән төрләнгән, тамыр сүз. ?- уртаклык исем, күплек санда, төшем килешендә, 2зат күплек сан тартым белән төрләнгән, кушма сүз.

Өй эше: Яхшылык темасына караган синквейн язып килергә.