12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Зиннатуллина Фирая Раиповна50
Учитель татарского языка и литературы
Россия, Татарстан респ., Казань

Аерымланган хәлләрне гомумиләштереп кабатлау

Балачакта өйрәнмәсәң, картайгач үкенерсең. Тырышсаң, морадыңа ирешерсең. Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара. Дөньяда мөмкин булмаган эш юк. Тирләгәнче эшлә, туйганчы аша. Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Җиде кат үлчә, бер кат кис. Кончил дело- гуляй смело. Эш беткәч, уйнарга ярый. В гостях хорошо, а дома лучше. Кунакта яхшы, ә өйдә яхшырак. Семь раз отмерь, один раз отрежь.

Яблоко от яблони недалеко падает. Алма агачыннан ерак төшми. Волков бояться - в лес не ходить. Бүредән курыксаң, урманга барма. Сколько волка не корми, а он все равно в лес смотрит. Бүре баласы бүреккә салсаң да, урманга карый.

Алган белемнәребезне искә төшереп, сорауларга җавап бирегез: - татар телендә нинди җөмлә кисәкләре аерымлана? - нинди иярчен кисәкне аерымланган хәл дип атыйбыз? -нинди хәлләр аерымланмый?   Татар телендә хәлләр һәм аныклагычлар аерымлана. Фигыль кисәге булган һәм ияртүче сүздән ераклашкан хәлләр аерымлана. Татар телендә урын һәм күләм хәлләре аерымланмый.

1. Минем җавапны алуга ул килеп тә җиткән. 2. Бер егет шул җыр яратуы аркасында поезддан да калган иде әле. 3. Талип идарәгә керергә дип ишеккә юнәлде. 4. Ләкин китсә артыкка ял итү дә арыта. 5. Торса да чит илдә ул үз телен онытмаган. 6. Кыз башын иеп халык арасыннан читкә атлады.

1. Хәл фигыльләрнең I төре белән белдерелгән рәвеш хәле аерымлана - 2. Шарт фигыльләр белән белдерелсә, шарт хәле аерымлана - 3. Шарт фигыль һәм да/дә , та/тә кисәкчәләре белән бирелгән кире хәлләр аерымлана - 4. Дип ярдәмлек сүзе һәм инфинитив белән белдерелгән максат хәле аерымлана - 5. Исем фигыль һәм аркасында бәйлек сүзе белән булган сәбәп хәле аерымлана – 6. Юнәлеш килешендәге исем фигыльләр белән белдерелгән вакыт хәле аерымлана -  

1. Балаларның битләре алланган 2.Казанга без сагынып кайттык. 3.Алсу ярышта беренче булды. 4.Өй янына тюльпаннар утыртырбыз. кашкарыйлар җиденче сыйныф укучысы алма кебек булган ягъни туган шәһәребезгә

Бервакыт Сорау билгесе дусларын туган көненә җыйган. Горур Өндәү билгесе, кырыс сызык, җитди нокта, хәтта күпнокталар да килгән, ә Сорауның дусты икеләнүчән Өтер генә килмәгән. Ул Сорауның туган көнен оныткан. Дуслар, җыелышып, күңел ачканнар. Сорау билгесе генә, кашларын җыерып, һаман тиз-тиз сөйләнгән: “Ничек инде, Өтер минем туган көнгә килмәгән? Иң элек аңа шалтыратып әйткән идем бит?!” Ә Өтер, дустының туган көне исенә төшкәч, борчылып, кая барырга да белмәгән. “Мин бик кирәкле дус түгел, өтер генә мин, өтер булмаганнан дөньяда әллә ни үзгәрмәс әле”,- дип, ялгышып, үзен юаткан. Аптырагач, үзенең телефон китабын ачып, болай дип язып куйган: “котларга кирәкми онытырга” һәм тагын бер кат ялгышканын сизми дә калган...

1. Башлам - Бу әкият мине уйланырга мәҗбүр итте. - Бу әкият мине бик кызыксындырды. - Минем бу турында әлегә кадәр уйлаганым булмады. 2. Дәлилләү - Минем уемча... чыннан да... уйлап карасаң... - Мисаллар китереп, мин моны дәлилли алам. - Сүземне исбатлап, шуны әйтәсем килә... 3. Мисал - Мин бер мисал китерер идем: - Тарихта моңа мисаллар күп: - Бу хәл безнең сыйныфта булган иде, мәсәлән: 4. Раслау - Татар халык мәкалендә язылганча,... - Язучының сүзләрен искә төшерик:... - Тикмәгә халык әйтми:... 5. Йомгак - Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: ... - Минемчә, безгә бу турыда онытырга ярамый.

дәреслектәге сорауларга җавап бирергә; 3,4,5 өлешләрне үрнәккә таянып язып бетерергә. Өй эше: