“Милләттәшебез — данлы мәгариф эшлеклесе Шакирҗан Таһири”

2
0
Материал опубликован 14 October 2023

Автор публикации: Р. Бикмуллин, ученик 8 класса

Чыгыш.


1 СЛАЙД Хәерле көн, исәнмесез кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар! Мин,Бикмуллин Ринат, 6 сыйныф укучысы.

Бүгенге проектымның темасын Милләттәшебез — данлы

мәгариф эшлеклесе Шакирҗан Таһири”дип атадым.

2 СЛАЙД Бу теманы ачу өчен мин үз алдыма максатлар һәм бурычлар куйдым:

Ш.Таһириның кыскача тормыш юлы гаиләсе белән танышу;

Чын педагог һәм мәгърифәтче булып формалашуын ачып бирү;

Педагогик, методик мирасын барлау;

3 СЛАЙД Бөек мәгърифәтче, беренче татар әлифбасына нигез салучы, беренче каллиграф Шакирҗан Таһири Ачасыр авылының,минем туган авылымның горурлыгы булып тора.

Шакирҗан Таһири 1858 елда хәзерге Яшел Үзән районының Ачасыр авылында туа. Анда башлангыч белем алганнан соң, Казандагы "Мәрҗани" мәдрәсәсендә укый.

1876 елда яңа ачылган Татар укытучылар мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, рус-татар мәктәбендә — рус теле укытучысы, бераздан үзе белем алып чыккан укытучылар мәктәбендә рәсем, сызым һәм матур язу мөгаллиме булып эшли. Гомеренең ахырына кадәр әлеге мәктәптә шул хезмәтен дәвам иттерә. 1918 елның 14 гыйнваренда алтмышынчы яшендә вафат була.

Укытучы буларак ул үз эшенең чын остасы булган. Эшләгән җирендә иң таләпчән, гадел һәм тәҗрибәле педагоглардан саналган.

4 СЛАЙД Ш. Таһириның нәселе шәҗәрәсе.

1.2.Әтиләре юлыннан.

Кеше дөньяга туа, яши һәм шул дәвердә үз эзен калдырып, фани дөньядан китеп бара. Ләкин кешенең юлын дәвам итүче , аның исемен мәңгеләштерүче бер нәрсә бар. Бу-шәхеснең үзе калдырып киткән хезмәтләре һәм дә яшәешнең киләчәге булган балалар.

Шакирҗан Таһири да үзенә әнә шундый алмашчылар тәрбияли. Гөлчәһрәбану белән алар бергәләп 13 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның 7 ир , 6 кыз бала.

Хәзер Суфия ,Рифгать ,Фаикларга аерым тукталып узыйк.

1.2.1. Татарлардан беренче хатын-кыз библиограф.

Татарлардан беренче хатын-кыз библиограф та Таһирилар нәселеннән чыга. Ул - Шакирҗан Таһириның кызы-Суфия.

Әтисенең юлын дәвам итеп, тормышын укытучылык эшенә багышлый. Суфия Таһирова эш тәҗрибәсеннән чыгып, дәреслекләр дә язган.

1.2.2. Күренекле тарихчы һәм библиограф.

Рифгать Таһиров танылган тарихчы ,педагог һәм җәмәгать эшлеклесе , Бөек Ватан сугышы ветераны ,Татарстан китап палатасына нигез салган шәхес. Танылган профессор.

Р.Таһиров –танылган тарихчы да . Ул илдә барган тарихи вакыйгалар белән һәрдаим танышып барган.

1.2.3. Танылган рәссам –график.

Ш.Таһириның рәсем сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам итүче баласы –Фаик икәнлеген белдек.

Ф.Таһировның талант бик тиз танылып өлгерә.Бөтен дөньяга танылган рәссам, матбугат басмаларында кулланыла торган хәрефләрне камилләштерү эшенә керешә, әтисенең эшен яңадан үстереп җибәрә.

Димәк,без күрәбез Ш.Таһириның Россия,Татарстан мәдәнияты һәм фәне үсешенә зур өлеш керткән нәсел дәвамчылары,балалары.


II бүлек. Ш.Таһириның педагогик һәм методик мирасы.

19 нчы гасырның соңгы чирегендә татар телендә укыту күзәтелә башлый. Ш.Таһириның шушы еллардагы хезмәтен карап китик.

5 СЛАЙД Ш.Таһириның кулъязмасын күрәсез.

6 СЛАЙД Аның хезмәтләре:

1.Башлангычлар өчен әлифба.

Аның беренчесе-“Бәдьэәл – тәгълим нам мөкәммәл әлифба”( Татарча башлап уку китабы) .

Икенче китабы-“Мөкәммәл әлифба”. Үзенең әлифбасын әле беркем тарафыннан да танылмаган 10 сузык аваз нигезендә төзи.

1914 елда “ Рәсемле әлифба” бастырып чыгара.Рәсемнәрен үзе иҗат итә.

2.Урта яшьтәге балалар өчен дәреслекләр төзүче буларак та билгеле. 1.“Мохтасар кавагыйд-эт – тәҗвид ” дигән китабы. БуДәреслектә гарәп хәрефләрен ,сүзләрен дөрес язарга, укырга һәм гарәп теле нормаларын үзләштерергә мөмкин.

2. “Әл – мөртәбе әү- ән-нәй –сәбе” дип аталган китабы. Бу дәреслек нигезендә гарәп телендәге 3 сүз төркеме -исем, фигыль ,хәреф белән танышырга мөмкин.

3. Дини әсбаплар.

Ш.Таһири дингә хезмәт итүдән баш тартмаган .

1.“Абдәст вә намаз”.Бу дәреслектә автор дөрес итеп тәхәрәтләнергә, намаз укырга өйрәтә.

2.“Тарих исламнан. Хәлифәи Рашидин заманы” дип атала.

Автор бу әсәрен 7 нче гасырда яшәгән Әбүбәкер дигән акыл иясенә багышлый.

4. Татарлардан беренче каллиграф.

Һәм монда өстәп Ш.Таһири татарлардан беренче каллиграфта булган.


Шулай итеп,без Ш.Таһириның педагогик һәм методик мирасына күзәтү ясадык. Аның мирасы бөтенләй үк югалмавын күрдек.




7 СЛАЙД

III бүлек.Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле байлык ул.

Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Әти – әнием һәм үземнең беренче китабыбыз менә шушы әлифба китаплары булды .Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле байлык ул.

8 СЛАЙД Мәктәптә балачак иленең иң күңелле бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәмен үткәрәбез.Әлифба китабы рәсемнәрен ясыйбыз.

Йомгаклау.

Сүземне йомгаклап,Шакирҗан Таһирины без укыту эшенә реформа ясаучы , мәктәпләрдә аваз методы белән укытуга нигез салучы шәхес , чын мәгьрифәтче дип атый алабыз.

Ш. Таһири балаларына да үзе башлаган эшне дәвам иттерүнең әһәмиятенә төшендерә алган. Без моны үзләренең гомерләрен халыкка хезмәт күрсәтүгә багышлаган балаларында күрдек. Таһири гаиләсенең үз халкына күрсәткән тырышлыгы зур ихтирамга лаек булды.





4


в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.

Похожие публикации