12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Мубаракшина Альфинур323
Учитель татарского языка и литературы, пед. стаж -31год

Урок «Сертотмас үрдәк әкияте буенча дәрес планы. Күп сөйләгән авыз-бәхетсезлек капкасы»

Күп сөйләгән авыз - бәхетсезлек капкасы. А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе

А. Алишның туган елы- Туган ягы- Укырга кемнән өйрәнә? Кайсы мәдрәсәдә укый? Казанга кайчан килә? Сугышка кайчан китә? Әсирлектә кем белән очраша? А.Алиш кайчан үтерелә? Алишны беләсеңме?

“ Н. . . . . . . л” “К. . . . . . .р” “К . . . к. . .” “С . . . . . . . . Ү. . . .” “Б . . . . . .р белән Б . . . . . . .к” “П . . . . . . Һәм к . . . . .р” Әкиятләр илендә.

“Бер кеше сүз сөйләп тә як-ягына каранса, ул сүз әманәт-сер, ягъни сер булып, аны башкасына сөйләү ярамыйдыр. «Бу сүз әманәт-сер, моны фаш итә күрмә!»- димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына карануы башкаларга белдерәсе килмәүгә вә башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер» “Бер кеше сүз сөйләп тә як-ягына каранса, ул сүз әманәт-сер, ягъни сер булып, аны башкасына сөйләү ярамыйдыр. «Бу сүз әманәт-сер, моны фаш итә күрмә!»- димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына карануы башкаларга белдерәсе килмәүгә вә башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер» Риза Фәхреддин. “Җәвамигуль кәлим шәрхе” 43нче бит.

"Сертотмас үрдәк"

“Сертотмас үрдәк” әкиятенең “Сертотмас үрдәк” әкиятенең эчтәлеге буенча сораулар. 1.”Сертотмас үрдәк” әкияте әкиятләрнең кайсы төренә керә? 2. Ни өчен шундый җаваплы эшне үрдәккә кушканнар? 3.Юлга чыкканда үрдәккә нинди киңәшләр бирәләр? 4.Йорт хайваннарының әйткән сүзләренә үрдәк җитди карыймы? 5.Вакыйгаларның ахыры үрдәк өчен фаҗигале бетә. Ни өчен ул фаҗигага юлыга? 6.Үрдәк белән булган шикелле вакыйгалар кешеләр белән дә булырга мөмкинме? 7.Димәк, автор нинди мәсьәләне кузгата? 8.Нәрсә ул сер? 9.Үрдәккә нинди сыйфат җитми? 10.Үрдәк кебек кешеләр үзләренә карата нинди билгене югалталар?

Сер саклау турында халык ни ди? Сер саклау турында халык ни ди? Сер тотмас – дус тапмас. Сереңне тик йөрәгеңә ач. Үзең саклый алмаган сереңне кеше ничек сакласын. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы. Сер саклый белүче даһи бул.

Сүзлек өстендә эш. Сүзлек өстендә эш. Сер – кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат. Ышаныч – нәрсәнең дә булса тормышка ашуына шикләнмәү хисе. Җаваплылык – эшкә җитди караш.

Нәтиҗә. Нәтиҗә. 1.Әкияттә нинди тема кузгатылды? 2.Сер саклый белү нинди әхлакый сыйфат? Уңаймы, тискәреме? 3.Кешеләрдә тагын нинди уңай сыйфатлар беләсез?Әхлаклы бала дип нинди балага әйтәләр?