Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы

0
0
Материал опубликован 9 October 2023

Камалтдинова Лилия Рифкать кызы,

1 квалификацион категорияле туган теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема:Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы

Фәнни эшнең максатлары һәм бурычлары: Хезмәтемнең төп максаты -Туфан Миңнуллинның татар драматургиясен үстерүдә тоткан роле. Драматургның иҗатында халык язмышы. Һәр драма әсәре - үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр. (“Нигез ташлары”, “Үзебез сайлаган язмыш”драмалары) Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләгенә лаек.

Барлык әдәби жанрлар арасыннан миңа драматургия якын. Минем дә яраткан драматургларым бар, әмма шулар арасында иң хөрмәт иткәнем – Туфан Миңнуллин.

Мин аның ике драма әсәренә тукталып китәсем килә. Ни өчен дисезме? Чөнки бу драма әсәрләре өчен Туфан абый 1974 елда Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләгенә лаек була.

1967 елда язылган “Нигез ташлары” пьесасын алыйк. Бу комедиясендә драматург заман белән бергә ата-бала мөнәсәбәтләренең инде үзгәрә башлавын, балаларның үз нигезләрен элеккеге бабайлар кебек якын итмәүләрен күрсәтә. Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш, җиңел юл белән тапкан мал аның өчен чит күренеш. Алай гына да түгел, ата-ана нигезенә җиңелрәк караган улларының йөзләре дә шактый үзгәргән булып чыга. Драматург үзенең шушы әсәре белән тормышның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрә.

Туфанның шул елларда иҗат иткән тагын бер пьесасы “Үзебез сайлаган язмыш” мәктәп тормышына мөрәҗәгать итеп язылган. Бу пьесада мәктәп тормышы, аның каршылыклары, тормыштагы уңай һәм тискәре күренешләрне автор күтәреп чыга.

Язучыны иң борчыганы - халык язмышы.Ул әсәрләрендә чын тормышны, аның четрекле якларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, буыннар арасындагы бәйләнешне сурәтли. Күпчелек әсәрләрендә автор – кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, намуслылыгы, туган җиренә, туган халкына, үткәненә ихтирамы һәм киләчәк язмышына ышанычы турында сүз алып бара. Аның тынгысыз характеры, табигый сәләте, әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе тиз арада әдәби иҗатта үз урынын табуга китерә.Ул үзенең әсәрләрендә актуаль, җитди мәсьәләләрен күтәрә.

Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә, сәхнә әсәрләре авторы, язучы, әдип, халкыбызның яраткан улы Туфан ага Миңнуллин иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтә, чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра. Чөнки тормышны тирәнтен белә ул, аның четрекле якларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаҗәп катлаулылыгын бөтен күңеле белән тоя, йөрәге аша кичерә, борчыла, эзләнә. Ә инде иң борчыганы – киләчәк кешесе.

Әйе, еллар үтә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә, ләкин төп сыйфатлар һичкайчан да үзенең кыйммәтен югалтмый, төссезләнми. Үзенең драма әсәрләрендә Туфан Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын – хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды.

План:

Кереш өлеше.

Туфан Миңнуллинның татар драматургиясен үстерүдә тоткан роле.

Туфан - минем яраткан язучым.

Төп өлеш.

Язучы иҗатында халык язмышы.

Һәр драма әсәре - үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр. (“Нигез ташлары”, “Үзебез сайлаган язмыш”драмалары)

Йомгаклау.

Туфан Миңнуллинны халкым онытмас.

Файдаланылган әдәбият.

Фәнни эшнең максатлары һәм бурычлары: Хезмәтемнең төп максаты -Туфан Миңнуллинның татар драматургиясен үстерүдә тоткан ролен ачыклау. Драматургның иҗатында халык язмышы. Һәр драма әсәре - үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр. (“Нигез ташлары”, “Үзебез сайлаган язмыш”драмалары) Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләгенә лаек.

Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Әдәбият – җан җылысы, хисләр ташкыны. Әдәби әсәрләр безне дөрес яшәргә, кешеләргә карата миһербанлы, кешелекле булырга өйрәтә. Рухи камиллекә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак, әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле зур. Бүгенге театрларыбызның тамырлары бик тирәннән, ерактан килә.

Барлык әдәби жанрлар арасыннан миңа драматургия якын. Минем дә яраткан драматургларым бар, әмма шулар арасында иң хөрмәт иткәнем – Туфан Миңнуллин.

Ул татар драматургиясенең йөзек кашы дип әйтер идем, чөнки үзенең көчен төрле жанрларда сыный. Туфан абый – халык язучысы, хикәяче, публицист, драматург. Ә ничек һәм кайчан драматург булып китә соң?

1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлый. Шуннан соң Минзәлә драма театрында, аннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия тетрында актер булып хезмәт итә. Менә бит, безнең Туфаныбыз актер да әле ул!

Артистлык һөнәре булачак драматургка әдәбиятны, аның нечкәлекләрен аңларга мөмкинлек бирү белән бергә, тормышны тагын да якынрак аңларга, кешеләрне, аларның проблемаларын тагын да тирәнрәк тоярга мөмкинлек тудыра. Ил тормышының тотрыксыз чорында милләтнең чын уллары, асыл затлары курыкмыйча үз сүзләрен әйтә алудан, йокымсырап ятучыларны уята белүдән күп нәрсә тора. Милләтне саклап калуда ул бик күп көч куйган шәхес.

Урамда хәер сорап утыручы әбиләр дә, ялгыш юлга кереп киткән яшүсмерләр дә, әти-әни тәрбиясенә мохтаҗ сабыйлар да, бәхетлесе, бәхетсезе ... кемнәр генә юк Туфан иҗатында. Ул аларның һәрберсе өчен дә борчыла, бөтен йөрәге белән әрни-әрни кылган ялгышлыкларына ачулана, аларны төзәтергә тырыша. Кеше бәхетенә куана, бары шуннан чыгып кына үзен бәхетле саный драматург.

Язучыны иң борчыганы - халык язмышы. Ул әсәрләрендә чын тормышны, аның четрекле якларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, буыннар арасындагы бәйләнешне сурәтли. Күпчелек әсәрләрендә автор – кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, намуслылыгы, туган җиренә, туган халкына, үткәненә ихтирамы һәм киләчәк язмышына ышанычы турында сүз алып бара. Аның тынгысыз характеры, табигый сәләте, әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе тиз арада әдәби иҗатта үз урынын табуга китерә.Ул үзенең әсәрләрендә актуаль, җитди мәсьәләләрен күтәрә.

Мин аның ике драма әсәренә тукталып китәсем килә. Ни өчен дисезме? Чөнки бу драма әсәрләре өчен Туфан абый 1974 елда Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика бүләгенә лаек була.

1967 елда язылган “Нигез ташлары” пьесасын алыйк. Бу комедиясендә драматург заман белән бергә ата-бала мөнәсәбәтләренең инде үзгәрә башлавын, балаларның үз нигезләрен элеккеге бабайлар кебек якын итмәүләрен күрсәтә. Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш, җиңел юл белән тапкан мал аның өчен чит күренеш. Алай гына да түгел, ата-ана нигезенә җиңелрәк караган улларының йөзләре дә шактый үзгәргән булып чыга. Драматург үзенең шушы әсәре белән тормышның әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрә.

Бу пьеса, әйтерсең лә, Туфан Миңнуллинның кырык еллык иҗатының нигез ташлары булып тора. Чөнки бүгенге заманда бу күренешләр – милләт, тел язмышының аянычлыгы, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте кинәт кенә туган әйберләр түгел. Андый яралгылар күптән булгандыр дип уйларга була. Бәлки моңа вакытында игътибар итүче булмагандыр? Әгәр Туфанның әсәрендәге Гарифулла абзый кебекләр буынының һәр вәкиле балаларына моны тиешенчә аңлатып, төшендереп торган булсалар, бүгенге яшәеш бу кадәр аяныч төс алмас та иде.

Драматургның шул елларда иҗат иткән тагын бер пьесасы “Үзебез сайлаган язмыш” мәктәп тормышына мөрәҗәгать итеп язылган. Бу пьесада мәктәп тормышы, аның каршылыклары, тормыштагы уңай һәм тискәре күренешләрне автор күтәреп чыга.

Ныклы нигездә тәрбияләнгән кеше үзе укый торган мәктәбендә яхшы белем өстенә дөрес тәрбия, тормышка әзерлек тә алса, инде бу тәрбияне бирүчеләрнең үзләренең дә күңелләре саф, чиста булса гына, халкыбызның йөз аклыгын саклап калырга мөмкин дигән фикер аңлашыла һәр ике әсәрдән.

Туфан Миңнуллин драмаларында пассивлык, ваемсызлык, тормышка кул селтәп яшәү күренешләре кискен тәнкыйтьләнә. Аның иҗатының буеннан -буена тормышта югалып калмаска, куйган максатыңа ирешергә, бәхетеңне кулдан очкындырмаска өнди. Шулай ук матурлыкны да күрә белеп, аннан тәм табып яшәргә, шушы матурлыкны саклый белергә өйрәтә. Кеше бу дөньяга яшәү өчен яратылган икән, син үзеңнән соң нинди дә булса яхшы эз калдырырга тиеш. Автор, бөтен драматурглардан аермалы буларак, татар халкының күңелен тирәнтен өйрәнә. Һәр әсәрен йөрәге аша үткәреп яза. Мин язучы турында каләмдәшләренең, дусларының берничә фикерен үземнең эшемә кертмичә булдыра алмадым.

М.Шәймиев: ”Туфан Миңнуллин – гәҗәп талант иясе. Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен, тормышны өйрәнә белү тырышлыгын, аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән” .

Г. Ахунов:“... Җанга бер очрашуда урнашып кала торган милли образлары белән ул К.Тинчуриннар мәктәбен яңа шартларда үстерә, камилләштерә барды.”

Әлбәттә, бу сүзләрне укыгач минем Туфан Миңнуллинга хөрмәтем чиксез зур, чөнки язучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Гомумән , язучының әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра , куандыра да һәм зур киңлекләргә очыра.

Туфан Миңнуллинның төп бурычы – яхшылыкны исбат итеп, яманлыкны инкарь итеп, дөньяның матурлыгын күрсәтү. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән, иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Ул үзенең тамашачысын тапты, “Туфан театры” дигән гыйбарә барлыкка килде.

Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Тормыш авыр һәм катлаулы. Шул сынауларны үтеп, чын тормышның гүзәллеген, яшәүнең мәгънәсен аңлаган, чын кеше булып кала белгән, нинди генә авырлыклар кичерсә дә, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган кешеләр сокландыра мине.

Сәхнә әсәрләре авторы, язучы, әдип, халкыбызның яраткан улы Туфан ага Миңнуллин иҗаты безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгылардан өстен булырга өйрәтә, чын мәгънәсендә Кеше булырга чакыра. Чөнки тормышны тирәнтен белә ул, аның четрекле якларын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаҗәп катлаулылыгын бөтен күңеле белән тоя, йөрәге аша кичерә, борчыла, эзләнә. Ә инде иң борчыганы – киләчәк кешесе. Замандаш үзенә тапшырылган миссиясе – чын мәгънәсендә кеше булуын аклыймы? Ата-бабалардан калган, гасырлар буе тупланган мирасны кадерләп саклыймы? Киләчәк буыннарга үрнәк булырлык итеп яшиме һәм хезмәт итәме? Бу сорауларга аның әсәрләрен укыган һәр кеше җавап бирә ала, минем уйлавымча.

Әйе, еллар үтә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә, ләкин төп сыйфатлар һичкайчан да үзенең кыйммәтен югалтмый, төссезләнми. Шуңа да аның әсәрләре бер сулыш белән укыла, хәтердә уелып кала.

Сәхнә закончалыкларын яхшы белеп эш иткән, сәнгати сурәтләү чараларыннан оста файдаланып, үзенең драма әсәрләрендә Туфан Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын – хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды.

Кулланылган әдәбият исемлеге:​​​​​​​

Ф.Ганиева Татар драматурглары”, 2007.- “Татарстан китап нәшрияты”.

Р.Даутов “ Балачак әдипләре”, 2006 .- ”Мәгариф” нәшрияты.

Ә.Н.Нәҗипова – Зиннәтуллина(төзүче) “Туфан Миңнуллин” Сайланма әсәрләр, 2008. – “Хәтер” нәшрияты.

А.Саттарова “ Татар драматургиясе”, 2003.-“Хәтер” нәшрияты.





в формате Microsoft Word (.doc / .docx)
Комментарии
Комментариев пока нет.

Похожие публикации