0
Исследовательская работа «Каюм Насыйри»

Кереш өлеше. К.Насыйри – безнең районны данга күмүче олы шәхес. Тукай дисәләр, Арча ягы искә төшә; Каюм Насыйри дисәләр, Яшел Үзән ягы күз алдына килә. Килешәсезме, юкмы, бер генә галим, бер генә әдип тә безнең төбәкне Насыйри кебек данга күмә алмады. Аны Ломоносов белән чагыштыруларына элек гаҗәпләнә идем. Иҗатын тирәнтен өйрәнә башлагач, шуны аңладым: Насыйри да күпкырлы энциклопедик зат икән. Быел февраль аенда бөек якташыбызның тууына 190 ел булды. Шул уңайдан бөтен татар җәмәгатьчелеге, безнең районыбыз бу датаны зур әзерлек белән каршы алды. Аеруча Кече Шырдан халкы зур дулкынлану киче...