12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовал
Нуруллина Руфия Ислямовна18

 Хуш, Әлифба!

Укытучы. Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар! Рөхсәт итегез барыбыз да көтеп алган һәм һәммәбез өчен дә кадерле булган олы бәйрәмнәрнең берсе – Әлифба бәйрәмен башлап җибәрергә.

Гүзәл.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

Сәет

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

Мәктәп ” җыры.

Дилә

Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

Фаяз

Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

Айсылу

Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.

Бәйрәмебез котлы булсын!

Әйдәгез әле , балалар, кадерле “Әлифба”бызны бәйрәмгә чакырыйк.

Балалар. Әлифба, кил безнең бәйрәмгә.

(Әлифба керә).

Әлифба.Гөлназ

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

Зилә.

Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

Алфавитны “Туган тел “ көенә җырлау.


 

Динә.

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

Шигырьләр сөйләү.

Фәридә.

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

Әти-әниләргә табышмаклар әйтү.


 

Әлифба.

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

Рамазан

Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

Азбука.

Исәнмесез, дусларым.

Хәмит

Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

Әнис шигырь сөйли.

Инсаф.

Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

Далеко, далеко.

Азбука. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым.


 

Хәниф.

Кадерлеләребез! Әлифба һәм Азбука! Бик зур рәхмәт сезгә.

Җырыбызны бүләк итеп алыгыз.

Әлифба “ җыры.

(Математика керә).Наилә.

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

3) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

4) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!


 

Ашыга-ашыга “5”ле керә. Камил

5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?


 

Хәниф

Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

Айнур.

Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.


 

(“4” ле билгесе керә).Фәнил

4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.


 

(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).

3” ле билгесе. Илнар

Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?

2” ле билгесе. Рәмзит

Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

3” ле.

Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

2” ле.

Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

Ләлә

Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз без,

Түгеп җиргә кайнар тир.

Туган тел. Резедә

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.


 

Әлифба. Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

Гүзәл.

Рәхмәт , Әлифба! Туган телебез турында без җыр да өйрәндек. Рөхсәт итегез җырны башкарып китәргә. “Татар теле – туган телем.”

Әлифба.

Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

5” ле белән дус булыгыз,

3” ле эләктермәгез.

Мухаммад.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Бергә.

Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба. (Әлифба китә)

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик(Укучыларның үз куллары белән әзерләнгән бүләкләре тапшырыла).

Сәет.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Рәхмәт, әти – әни! - диябез.

Дәреслекләр киңәше.

Туган тел.

Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Азбука.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

Туган тел.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

Математика.

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Туган тел.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Укытучы.

Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Балалар .

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

5” кә укырга.

Җыр “Бәхеттә, шатлыкта...” (Рамил Чурагулов сүзләре)


 


 

Гүзәл.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

 

Сәет

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.


 

Дилә

Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?


 

Фаяз

Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.


 

Айсылу

Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.


 

Әлифба.Гөлназ

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.


 

Зилә.

Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.


 

Динә.

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.


 

Фәридә.

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.


 

Әлифба.

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.


 

Рамазан

Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.


 

Азбука.

Исәнмесез, дусларым.


 

Хәмит

Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.


 

Инсаф.

Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

Далеко, далеко.


 

Азбука. Рәхмәт сезгә, нәни дусларым.


 

Хәниф.

Кадерлеләребез! Әлифба һәм Азбука! Бик зур рәхмәт сезгә.

Җырыбызны бүләк итеп алыгыз.


 


 

(Математика керә).Наилә.

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

3) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

4) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.


 

Ашыга-ашыга “5”ле керә. Камил

5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?


 

Хәниф

Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.


 

Айнур.

Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.


 

(“4” ле билгесе керә).Фәнил

4” ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.


 

(“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе кочаклашып керә).

3” ле билгесе. Илнар

Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?


 

2” ле билгесе. Рәмзит

Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!


 

3” ле.

Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.


 

2” ле.

Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.


 

Ләлә

Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз без,

Түгеп җиргә кайнар тир.


 

Туган тел. Резедә

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.


 

Әлифба. Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.


 

Гүзәл.

Рәхмәт , Әлифба! Туган телебез турында без җыр да өйрәндек. Рөхсәт итегез җырны башкарып китәргә. “Татар теле – туган телем.”


 

Әлифба.

Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

5” ле белән дус булыгыз,

3” ле эләктермәгез.


 

Мухаммад.

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.


 

Бергә.

Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба. (Әлифба китә)


 

Сәет.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Рәхмәт, әти – әни! - диябез.


 

Туган тел.

Китап – ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.


 

Азбука.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.


 

Туган тел.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.


 

Математика.

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.


 

Туган тел.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.


 

Балалар .

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

5” кә укырга.

Опубликовано в группе «УРОК.РФ: группа для участников конкурсов»


Комментарии (0)

Чтобы написать комментарий необходимо авторизоваться.